Булдырып була бит

SONY DSCХөрмәтле редакция!

Белгәнегезчә, Кошки районының Надеждино авылында 2017 елдан башлап хәзергә кадәр факультатив рәвештә татар теле дәресләре укытыла. Барлыгы ике төркем укый – олыраклар һәм кече яшьтәгеләр өчен дәресләр атнасына бер тапкыр үткәрелә. Укулар башланган елда укучылар саны 22 җиткән иде. Хәзер азрак, чөнки мәктәптә дә укучылар саны азайды. Халыкның шәһәрләргә китеп урнашуы бик авыртулы аерым тема. Авылыбызның рус авылы икәнлеген дә онытмаска кирәк, биредә татарлар саны 20 процент кына. Шулай да халык балаларының татар телендә укуын хуплый.

Татар теле дәресләрен укыту программасына кертү өчен күп йөрибез, ләкин әлегә нәтиҗә юк. Бу эштә безгә өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, шәһәр автономиясенең элеккеге җитәкчесе, хәзерге әгъзасы Рифкать Хуҗин, Р. Сабирҗанов бик күп булышалар. Рәхмәт аларга. Аерым рәхмәтебезне татар теле укытучысы Лилия Дамир кызы Имаметдиновага җиткерәбез. Югары белемле, квалификацияле белгеч безгә Иске Җүрәй авылыннан килеп йөри. Шушы вакыт эчендә бер дәресне дә калдырмады. Ә Надеждино белән Иске Җүрәй арасы бер якка гына да утыз километр бит!

Шулай ук безнең гозеребезгә каршы килмәгән, киресенчә, теләктәшлек күрсәткән мәктәп директоры Александр Иванович Романовка да рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Надеждино авылында татар теле дәресләре укыту эшләренең барышы белән халыкны таныштырып торган “Бердәмлек” газетасына да бездән зур рәхмәт.

Рус авылында татар дәресләре укытып булганны, татар авылларында да булдырып буладыр, дип уйлыйм. Балаларыбызны ана теленнән мәхрүм итмик, бөтен мәктәпләрдә дә татар теле төркемнәре булдырыйк!

Надеждино авылы имамы Мәсгут КЫЯМОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 836

Комментирование запрещено