Тормыш бәхетле мизгелләрдән генә тормый

70ddce7874c09b-VМәсҗидкә йөрүче татар бабайларыбыз арасында шундыйлар бар, алар кешеләрне үзләренә җәлеп итеп торалар. Мөлаем йөзләреннән, сөйкемле күзләреннән шундый нур бөркелә ки, яннарыннан узып киткәндә аларга ничек тә игътибар итмичә кала алмыйсың. Чиста-пөхтә, чиккән түбәтәйләрен, ак күлмәкләрен кигән картларыбыз хозурланырлык та инде!

Шундый кешеләрнең берсен — Хәбибулла угылы Хәйдәрҗан бабай  Сафиуллинны күп еллар белсәм дә, аның белән якыннанаралашканым юк иде. Ә инде үзе белән сөйләшеп утырганда бу шәхеснең тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да матур булуынаңладым, аның акыллылыгына исләрең китәр.

Хәйдәрҗан абыйның Самар Җәмигъ мәсҗиденә йөрмәгән көннәрен бармак белән санарлык. Ул көн саен биредә. Гыйбадәтханәгә килүенең төп нияте Намаз уку булса, икенче максаты эш белән
бәйләнгән. Ул инде менә күп еллар монда мөселман кибетен тота. Сату эшен оныгы Динә оста итеп алып барса да, хуҗа күзе дә кирәкми түгел бит.

Татарстанның Иске Ибрай авылында җиде балалы гаиләдә үскән Хәйдарҗан абыйга бүген 82 яшь. Озын гомер…Әлбәттә, шушы дәвер эчендә шатлыгы да, кайгысы да җитәрлек булган. Шулай да, 82 ел гомер бәхетлеләргә генә бирелә. Ә инде хәләл җефетең белән 60 ел бергә яшәү икеләтә бәхетлеләргә насыйп була. Менә Хәйдәрҗан абый да сөйкемле хатыны Зәмзәмия белән шул гомер бергә яшәүләренә сөенеп туя алмый һәм моның өчен Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер кыла.

“Авылыбыз бик матур, зур безнең, меңгә якын йорт. Сөнчәләй елгасы буенда урнашкан. Ике яклап урман. Су буйларында аунап, урманнарга йөреп, табигать кочагында үскән малайлар без”, — дип, хатирәләр дөньясына чумды милләттәшебез.

“Әйе, Хәйдәрҗан абый, балачак еллары гомерлеккә истә кала шул”, — дим аңарга.

70ddce7874c09b-V

Ул, күз яшьләрен сөртеп, сүзен дәвам итте: “Әтиебез сугышка киткәндә миңа өч яшь иде. “Әти, тизрәк кайт”, дип, елый-елый, кул болгап озатып калдык үзен. Раббыбызга шөкер,
сугыштан, яраланып булса да, исән кайтты. Шатлыгыбызның чамасы булмады.
Атабыз укымышлы кеше иде, балачагында ук аңардан мәсҗидтә азан әйттергәннәр, догалар укытканнар.

Әти фронтка киткәндә, әни дүрт бала белән калды. Авыр булды инде мескенемә. Башка хатыннар белән бергә Чистай шәһәренә йөреп, арбаларда, коляскаларда тоз ташый ул. Аннары аны Аксубайга илтеп тапшыра. Моның өчен үзенә бер ыстакан тоз бирәләр. Ул аны башка
нәрсәләргә алмаштыра. Безне ашатырга да, киендерергә дә кирәк бит. Ә ул вакытларда тоз бик тә кыйммәт иде.

“Алайса сез сугыш елларының ачысын татып үскән кешеләр исемлегендә”, — дип сүз куштым.
“Әйтмәгез дә инде! Безнең йорттан ерак түгел манарасы киселгән мәсҗидтә мәктәп урнашкан иде. 45нче елда шунда беренче сыйныфка бардым. Канатланып укып киткән идем, ноябрьдә мәктәпне ташларга туры килде”.

“Ни өчен?” – дип гаҗәпләндем.

“Әйе, кызым, сезнең чор балаларына моны күз алдына китерүе авырдыр шул. Безнең бит ыштан гына түгел, хәтта аягыбызга кияргә чабата да юк иде! Рәхмәт әтинең энесенә. Сугыштан кайткач, ул, үзенең чалбар астына кия торган ыштаннарын карага буяп, безгә бирде. Шуннан 46нчы елдан яңадан мәктәпкә бара алдым. Ә менә ризык ягыннан алай ук кыенсынганымны хәтерләмим. Ике урман, су буйлары, кырлар булгач, ашарга яраклы үләннәр дә күп иде. 17 төрле үлән ашап үстек без. Авылдашым — мәрхүм Вагыйз хәзрәт Яруллин белән аралашканда еш кына балачагыбызны искә төшердек. Авылда ул бездән ерак түгел яшәде. Ничә төр үлән белән тукланып үскәнебезне санап китә идек. Олыгайгач кына, мин ул үләннәрнең безнең өчен дару булганын аңладым. Бәлки, шулар да бу яшькә җитеп, аяк өстендә йөрергә ярдәм иткәндер”.

Хәйдәрҗан абый, сезнең чор балалары, ачлык-ялангычлыктан тыш, авыр эш тә күреп үскән кызлар, малайлар бит әле.
Алтынчы сыйныфта колхозда эшли башладык. Үгез җигеп, төрле эшкә йөрдек – көлтә ташу, суктыру. Авыр булды, әмма хезмәткә өйрәндек. Сигезенче сыйныфта укыганда авылыбызга, нефть, газ бармы-юкмы дип тикшерергә, бораулаучылар килде. Безгә, малайларга, әлбәттә,
бу бик кызык булып тоелды. Әлеге эш шулкадәр ошады күрәсең, унны бетергәч, унбер малай җыелып, Казанга киттек. Ул вакытта нефть чыгару буенча уку йортлары юк иде әле. Без артезиан скважиналарын бораулау буенча техник училищега кердек.
Аннары тормыш җилләре сезне кайларга алып китте?
Сызранга эшкә җибәрделәр. Анда өч ел хезмәт иттем. Мастер булдым. Аннан Куйбышевка күчтем. Институтка керү теләгем бар иде. Шулай шәһәребезнең индустриаль институтында (аннары ул политехник институтка әйләнде) нефть һәм газ скважиналарын бораулаучы һөнәрен  башкардым. Сызранда да, Безенчукта да, Богатовский районында да, гомумән, Самар өлкәсе буенча эшләдек. Инженер-технолог, мастер, участок начальнигы, идарәнең баш инженеры булдым. Шәһәребездә метро төзелешендә катнашырга да туры килде. Шөкер, һәр җирдә дә
фатир белән тәэмин иттеләр. Аннан Самарда проект институты ачтылар һәм мине шунда директор урынбасары итеп чакырдылар. Шунда эшләп, лаеклы ялга чыктым.
Хәйдәрҗан абый, ә хәләл җефетегез белән ничек таныштыгыз?
Сызраннан Куйбышевка күчкәч, ике ел фатирда тордым. Институтта беренче семестрны тәмамлагач, кышкы каникулга авылыбызга кайттым. Яшьләр белән кич утырганда Зәмзәмия исемле бер кызны бик ошаттым. Сөйләшеп туя алмадык. Гел янәшә утырдык. Икенче көнне үк аның янына бардым. Ул сарык фермасында эшли иде. “Сине үзем белән алып китәргә телим”, — дим. Ул да мине бик ошаткан, күрәсең, шунда ук ризалыгын бирде. Миңа 22 яшь, аңа 18 яшь тә
тулмаган иде әле. 13 февральдә никах укыттык. Зәмзәмия кеше белән ачуланыша да белми. Күңеле йомшак, ләкин үҗәтлеге дә бар.
60нчы елларда әти-әнине авылдан шәһәргә алып килдем, йорт сатып алдык, барыбыз бергә шунда яшәдек. Өч балабыз – Салих, Фәһим, Рәмзия туды. Кызганычка, Фәһимебез хәзер якты дөньяда юк инде. Биш оныгыбыз – Динә, Җәмилә, Хәйдәр, Энҗе, Җәлил, алты туруныбыз – Әмир, Самир, Амаль, Мәдинә, Саминә, Ясминә бар. Аллаһыга шөкер, балаларыбыз, президент стипендияләре алып, бик  яхшы укыдылар, тәртипле, акыллы булып үстеләр, Намазчылар,
татарча сөйләшәләр.
 
Бу мәкаләне тулысынча “Сәлам” гәҗитәсеннән укый алачаксыз.
 
Хәйдәрҗан САФИУЛЛИН белән Миләүшә ГАЗЫЙМ серләште.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1210

Комментирование запрещено