Килде – китте: татар театрында Гүзәл Сәгыйтованың эзе калдымы?

AI3I3971Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрында ике ел ярым директор булып эшләде. Шушы көннәрдә аның Казан шәһәре башкарма комитетына эшкә китүе мәгълүм булды. Хәбәрчебез экспертлар белән бергә Гүзәлнең театраль эшчәнлеген күзәтә. 

Гүзәл Сәгыйтова Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп 2018 елның сентябрендә куелды.

Белешмә. Кариев театрын 2013-2018 елларда социология фәннәре кандидаты, баянчы Мансур Ярмиев җитәкләде. Аннан алда 2002 елдан 2013 елга кадәр драма артисты Роберт Мортазин директор булды. 

Роберт Мортазин вакытында театр Гладилов урамында иҗат итте, Ярмиев вакытында «Әкият» балалар үзәгендә курчак театрына өйдәш булып яшәде. 

Роберт Мортазин директор булган вакытта бирелгән бина — Петербург урамындагы кинотеатр бинасы Мансур Ярмиев тырышлыгы белән реконструкцияләнеп, маңгаена «Г.Кариев» дип язылды.

Реконструкцияләнгән бинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе ачты. Театр коллективы Президентка куян турында спектакль күрсәтте: театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Президентка «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклен әзерләгән иде.

Театр 30 еллык юбилеен яшь чибәр директор белән каршылады — театрга Гүзәл Сәгыйтова килде. Театрның юбилеен да ул уздырды.

Гүзәл Сәгыйтованың театрга алып килгән «бирнәсе» — үзе гамәлгә куйган «Калеб» яңа буын җыены проекты иде.

Моңарчы тыйнак кына яшәп, районнарга гастрольләргә чыгып һәм хәрби частьларда татар солдатларына татар спектакле күрсәтеп, тыныч кына үз планын үтәп яшәп яткан театр Гүзәл Сәгыйтова килгәч, гөрли башлады. Яхшы мәгънәдә дә… кыскасы, гомумән…

Килү-китү вазгыятенең алшартлары

Гүзәл Сәгыйтова тумышы белән Башкортстаннан. Югары белемне Уфада алган. Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклаган. Татарстан тамашачысына «Яңа Гасыр» каналындагы «Мәдәният дөньясында» тапшыруы һәм мәдәниятне яктырткан башка тапшырулары белән танылды. Казан Дәүләт консерваториясендә укытты. «Калеб» яңа буын татар яшьләре проектын ул гамәлгә куйды. Камал театрының кече залында татар иҗатчылары белән кичәләр уздыра башлады.

Гүзәл Сәгыйтова үзен яшь драматург буларак та күрсәтте. «Яңа татар пьесасы» драматургия лабораториясендә катнашып, «Томан» пьесасын язды. Аны Фәрит Бикчәнтәевнең куюы театр дөньясына фатиха дигән сүз инде. Дөрес, ул мөстәкыйль куелыш булып түгел, өч спектакльне берләштергән проект булып барды. Ягъни Камал театрына Гүзәл Сәгыйтова үзе яшьләрне «Калеб» белән китерә алды. Ә Камал театры шул яшьләрне «Яшьләр сишәмбесе» проекты белән үз канаты астына алды. Әлеге проектның бер спектакле Гүзәл Сәгыйтованыкы иде.

Гүзәл Сәгыйтованың Кариев театрына — Яшь тамашачы театрына җитәкче итеп билгеләнүе гайре табигый хәл булмады.

Фестиваль, лаборатория, драматургия конкурсы — Гүзәл Сәгыйтова ике ел ярым эчендә заманча театрда булырга тиешле формаларның барысын да кертте. Дөресрәге, ул аларны пандемиягә кадәрге ел ярым эчендә кертеп өлгерде.

Ә пандемия вакытында үз карьерасы белән шөгыльләнергә вакыт тапкан булып чыкты. СМСсыз өйдән дә чыгарга ярамаган вакытта театрга Казан мэры Илсур Метшин килде. Татар театрына йөрми торган түрәнең килеп чыгуы «смотрины» (багу йоласы) булган икән — Гүзәл Сәгыйтова шәһәр думасына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелде. Сайлап та куелды. «Бердәм Россия» партиясеннән.

«Депутат буларак ярты ел эшләү дәверемдә мине борчыган мәсьәләләр — татар телен һәм татар мәдәниятен үстерү буенча бик күп идеяләр барлыкка килде. Мин сүз сөйләүдән баш тартып (Казан шәһәр думасы сессиясендәге беренче чыгышымнан соң мине күпләр буш сүз сүз сөйләүдә гаепләделәр), эшкә күчәргә булдым», — дип язган Гүзәл Сәгыйтова социаль челтәрләргә рус телендә.

Шулай итеп, Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнде. Телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырыласы барлык проектларга да ул кураторлык итәчәк.

«Мин берничә тапкыр баш тарттым. Сезон ахырына кадәр параллель рәвештә эшләргә киңәш итүчеләр дә булды. Алай булмый инде. Хәерлесе», — диде Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтованың татар театры дөньясын шаулаткан проектлары

Кариев театры белән бәйле беренче мәдәни гауга театрның яңа сезоны ачылу уңаеннан күрсәткән перформансы белән бәйле.

Театрның өр-яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова сезон ачылыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистлар алдында Нурбәк Батулладан перформанс әзерләвен үтенгән иде.

Әлеге перформанс театр яшьләренең милли сәхнә киемнәрен салып, «Чиксезлеккә» дип тамгаланган яшел сандыкка тыгып куюларыннан гыйбарәт булды — күпләр бу гамәлне кабул итә алмады. Татар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре Кариев театрын миллилектән баш тартуда, болай да сәхнәдә генә калган милли киемнәрнең сәхнәдән дә сөрелүендә, «мөгез чыгаруда», милләтне чишендерүдә гаепләде.

Перформанс буенча Нурбәк Батулладан нәтиҗә: «Кемнәрдер монда миллилектән баш тарту күрә икән — ихтыяры, кемдер милли кием — ул тышкы кыяфәтебез генә түгел дип уйлый ала. Мин шушы мәгънәне салган идем. Мине гаепләгән өлкән буын нәрсә тели соң? Милләт үлеп ятканда миннән җыр-бию көтәме? Шул ук Фәүзия Бәйрәмовалар, минем әтиләр безгә милләтне нинди хәлдә калдырып бирделәр. Алар безне факт алдына куйдылар һәм хәзер үзләре шуны күрсәтмәскә кушалармы? Мин алай булдыра алмыйм». 

Кариев театрының «Тамга» режиссерлык лабораториясе татар театры дөньясында бәхәс чыгарды.

Белгечләрдә әлеге эскизларның драматургик материалы борчу тудырды: әсәрләрнең берсендә алар суицид темасын күрсәтәләр, икенчесендә балигъ булмаган кызның интим мөнәсәбәтләре булу мөмкинлегенә ишарәләр сизелгән. Бу бәхәсләр чакырылган ике режиссерның эшләре — Норильскидан Тимур Фәйрузовның «Мой папа Питер Пен» һәм Уфадан Илшат Мөхетдиновның «Молчанка» эскизлары белән бәйле. Кайбер экспертлар татар театры мондый юл белән барырга тиеш түгел, дигән фикер җиткерде. Бу бәхәс башка эксперименталь спектакльләр буенча барган фикер алышуларны да кульминация ноктасына җиткерде.

Лаборатория эскизлары буенча Гүзәл Сәгыйтовадан нәтиҗә: «Без лаборатория буенча канәгатьсезләргә игътибар итмәгән булсак, тагын да кыюрак әсәрләргә алыныр идек. Әлбәттә, канәгатьсезләрнең фикере тәэсир итте. Икенче лабораториядә әкиятләргә мөрәҗәгать итү, бер яктан, репертуар таләбе булса, икенче яктан, тынычлану өчен иде. Һәр кешенең тыныч яшисе килә. Яшьрәк чакта мин андый түгел идем, ләкин еллар бара. Коллектив турында да уйлыйсың.

Бәлки, без беренче елны кыюрак башлаганбыздыр. Әкренрәк кирәк булгандыр. Бездә дә хата булмагандыр дип әйтә алмыйм. Гәрчә без заманча театр өчен бернинди гөнаһ эшләмәдек».

Импровизацион спектакль дә гауга чыгарды.

«16+» — Татарстанда беренче импровизацион спектакль. Һәрхәлдә, дәүләт театры диварлары эчендә беренче.

Әмма Яшь тамашачы театры булган Кариев театры залындагы импровизацион спектакль кыргый хәрәкәтләр комплексына әверелде. Спектакль вакытында сүгенү сүзләре дә яңгыравы тамашачыда ризасызлык тудырды. Икенче көнне «Театрда импровизация» лабораториясе кураторлары Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов социаль челтәрдәге битләрендә гафу үтенделәр: «Кариев театрында „16+“ импровизацион спектакле вакытында сүгенү сүзләре яңгырады. Без бөтен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга телибез һәм бу хәл кемне дә булсак кимсетсә яки күңелен җәрәхәтләсә — гафу үтенәбез. Бик кызганыч. Бу импровизация иде. Ни булды — шул булды».

Кариев театры драматургия конкурсы да оештырды. Әмма бу проект әлегә уңышка ирешә алмады. Ул театр дөньясына бернәрсә дә бирмәде, хәтта тәмләп чәйнәрлек җәнҗал да…

«ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсы Россия Театр әһелләре берлеге грантына оештырылды. Рус һәм татар телендәге драма әсәрләре бөтен Россия буенча җыелды. Дөрес, әлеге конкурста җиңгән әсәрләрнең берсе дә театрда куелмады. Бары тик берсенә — Алексей Житковскийның инде шактый билгеле «Девочка с головой волка» әсәренә генә лаборатория кысаларында эскиз күрсәтелде.

Камал театры үзенең «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивален Кариев театрына бүләк итте. Дөрес, ул аны унеллыгын уздырганнан һәм әлеге проект белән Җәлил премиясен үзе алганнан соң гына бирде. Фестиваль кайсы гына театрда үтсә дә, аның кураторы булып Нияз Игъламов калды.

«Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале белән бәйле бер гаделсезлек — 2020 елның декабрендә узган фестивальнең программасына яше 40тан артык булган Гороховскаяның әсәре кертелде. Гәрчә, нигезләмә буенча катнашучыларның яше 35 яшьтән артмаска тиеш булса да.

Гүзәл Сәгыйтова үрнәк әсәрне кунак сыйфатында күрсәтүләрен әйтте. Тик программада «Мио, минем Мио» ның кунак булуы әйтелмәгән иде. 

Гүзәл Сәгыйтова эшләгән вакытта килүчеләр һәм китүчеләр

2019 елның август аенда Нурбәк Батулланың театрдан китүе билгеле булды. Нурбәк Батулла — Гүзәл Сәгыйтовага Мансур Ярмиевтан «мирас» булып калган хореограф. Нурбәк Батулла Гүзәл Сәгыйтова белән төп-төгәл бер ел эшләде.

«Күптән китәргә җыена идем, әмма элегрәк театрны төшенке хәлдә калдырып китү дөрес булмас, качкан кебек булыр иде. Хәзер театр күтәрелештә, шуңа да калдырып китү оят түгел. Миссиямне үтәдем дип саныйм, хәзер башка театрларны күтәрергә киттем», — дип аңлатты Нурбәк Батулла ул вакытта бу карарын.

Гүзәл Сәгыйтова «беренче номерлы шагыйрә» Йолдыз Миңнуллинаны да үз канаты астына алган иде. Әмма ирек сөючән Йолдыз театрда озак эшләмәде.

Иң театраль журналистларның берсе Ләйсән Фәизова әдәбият бүлеге мөдире булып килде. Урынбасарлар Лилия Гәрәева, Искәндәр Вәлиев тә Гүзәл Сәгыйтова янына килгән кадрлар. 

Театрның яшь артистлары да Гүзәл җылысына җыелган егетләр-кызлар. Әле Гүзәлнең китүе зур сер булган вакытта ук театрның яшьләре бу хакта белгәннәр икән. Театрның яшь йолдызы Булат Гатауллинның социаль челтәргә «Яратып китеп кара», — дип язып куюының да сере шунда булган, күрәсең.

Театрның проблемалары бар иде, әлбәттә. Беренчесе — ул әле билет алып театрга йөри торган үз тамашачысын булдырып өлгермәгән иде. Премьерага билгеле затлар килә, аншлаг була иде. Тик премьерага иҗади бомонд чакыру белән килә. Ә көндәлек спектакльләргә билетлар начар сатыла иде. Театр белән бәйле кайбер гаугалар да ата-ананы туктатмадымы икән? Бөтенесен түгел, кайберләрен…

Театр гастрольләргә бик аз йөрде. Мәскәүгә, Башкорстанга булган гастрольләр имидж өчен генә булгандыр, мин аннан тетар акча эшләп кайткандыр дип уйламыйм.

Театрның заллары да тулмагач, районнарда акча эшли торган гастрольләре дә бик булмагач, аның үз акчасы да юк булырга тиештер. Дөрес, Гүзәл Сәгыйтова бәхетенә «Театр — балаларга» проекты белән федераль акчалар булды. Мәдәният министрлыгы да үзе куйган яшь кадрга хәерхаклы мөнәсәбәт күрсәткәндер, мөгаен.

Яңа директорга тамашачы булдыруга өстәп, бина белән бәйле хуҗалык эшләрен дә хәл итәсе була. Бинаның төзекләндерелмәгән подвалы, юл аша гына әлеге бинага карый торган тагын бер бина бар. Болар әлегә кул җитеп бетмәгән проблемалар.

Хыял…

Гүзәл Сәгыйтова: «Хыялыбыз — яшьләр кичке сеанска кино карарга килгән кебек, татар егетләре попкорн алып, кызлары белән театрга килеп утырсын иде. Театр дигәндә: „И, мәктәп белән бер барган идек, кызык түгел“, — димәсеннәр иде. Кариев театры кызлар белән йөри башлаган яшь егетләр өчен модалы урынга әйләнсен иде. Аның өчен без төрлесен эшләп карарга тиешбез. Заманча ысуллар белән…»

Театрның яңа директоры — Луиза Янсуар

Луиза Янсуар — шагыйрә. Янсуар — әдәби псевдоним, фамилиясе Шарова. Шигърияткә аны Рәдиф Гаташ җитәкләп алып керде. Татарстан язучылар берлегендә әдәби консультант булып, «Ялкын», «Татарстан» журналларында журналист буларак эшләде.

Соңгы эш урыннары — Татар китабы йорты мөдире, ТР Милли музее директоры урынбасары һәм Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире иде. Болар бер-бер артлы түгел, параллель башкарылган вазифалар. Әле моңа өстәп, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бирелгән грантка документаль роман язды ул. Тинчурин театры режиссёры Резеда Гарипова белән авторлыкта «Карурман» һәм «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакльләренә пьеса да язды. Болар Луиза Янсуарның нинди эшчән һәм киң колачлы шәхес икәнен аңлатадыр. Кыскасы, Кариев театрына ул административ эштә шактый тәҗрибә туплап килә.

«Гүзәлнең кыйбласы — дөнья»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевнең ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясендә ясаган чыгышыннан кайбер фикерләр: «Соңгы елларда Кариев исемендәге яшь тамашачы театры ирешкән уңышларны күрмәс өчен йә битараф булу, йә күрмәмешкә салышу кирәктер. Кариев театры куйган „Хикмәт әкиятләре“, „Мио, минем Мио“ спектакльләре татар сәхнәсендә дөнья классикасы ничек табигый итеп яңгырарга мөмкин булу үрнәге булса, „Кәҗүл читек“ — татар классикасы бүгенге көндә дә актуаль яңгырашка ирешә алуын һәм гайрәтне чигерә торган нотык укымыйча, үрнәк күрсәтү алымы белән, балаларга тәрбия биреп булу мисалы».

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Гүзәл бөтен яклап та бик күренекле инде: яшь, чибәр, менә дигән татар телле, белемле, битараф түгел. Аның татар театрына килеп, ике ел ярым эшләве зур эш булды. Ул үз артыннан коллективны ияртә алды, труппа җанланып китте. Элек алай түгел иде кебек. Труппада да проблемалар бар иде: таралып бетәрләр иде дә яңадан артистлар җыярлар иде. Мин аптырый идем нишләп Казандагы театр артист эзли икән дип. Лидер кирәк булгандыр.

Гүзәлнең «Калеб”е булуы да, мәдәният-сәнгать дөньясында тирән йөзүе белән дә — барысы да театрга эшләде. Кариев театрының юбилеенда ул: «Без шундый театр төзербез!» — дигән иде. Ул шундый театр төзү юлына борылуда зур адым ясады. Хәзер борылышлар заманы бит. Әлмәт театры да кайчандыр ул борылышны ясады дип уйлыйм. Борылыш ясамыйча бер сукмактан гына баруыбызны дәвам итсәк, театр сүнә. Гел традицияләр дип кенә дә булмый.

Гүзәл безнең кебек күптән эшли торган директорларга да үрнәк булды. Милләтне, телне күтәрү юлында уңышлы юллар булсын! Аңа бу урынны акыллы кешеләр тәкъдим иткән. Чиновниклар арасында милләтне, мәдәниятне, тарихны аңламаганнар күп. Инструкциядән башканы белмәгән андый надан кешеләр белән еш очрашырга туры килә. Мин Гүзәлгә зур өметләр баглыйм. Театрның аны онытмаячагын да беләм».

Михаил Захаров
Сәнгать фәннәре докторы Роза Солтанова: «Гүзәлнең эшчәнлеген мин Кариев театры һәм ике ел белән генә бәйләмәс идем. Аның театр сәнгате үсешенә керткән өлеше «Калеб» белән бәйле. Гүзәл Сәгыйтова очраклы килеп чыккан шәхес түгел, ул табигый рәвештә барлыкка килгән. Чөнки ул татар мәдәниятенә бик кирәк вакытта яшьләрне кузгата алды: музыкантларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны… Ул аларны берләштергән көчле хәрәкәт оештыра алды, журналист буларак җәмгыятьтәге шушы ихтыяҗны күреп алды һәм шушы хәрәкәтнең лидерына әверелде.

Гүзәлнең Кариев театрына килүе табигый иде. Бәлкем, ул ике ел эчендә күп эшләргә өлгерә дә алмагандыр. Әмма башлангычлары күп. Беренчедән, ул «Калеб”кә мәйдан тапты, «Һөнәр» фестивален үзенә тартып китерде. Хәзер инде бу хәрәкәт Гүзәлдән башка да бара алачак.

Хәзер Кариев театрына оештыручы урынына чын иҗатчы килә. Луизаның көчле лидер була алуына өметем бар».

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Гүзәлнең театрдагы зур хыялы — иң заманча татар театры булдыру иде. Аның татар театры дөньясына реформа ясыйсы килде — шундый «Наполеон планнары» белән яшәде. Яңа формат эзләп, ул төрле лабораторияләр оештырды. Бу мәсьәләләрдә аның белән дискуссиягә кергән чакларыбыз да булды. Бер лабораториягә бөтенләй каршы булдым. Бу театр татарлыкны ни дәрәҗәдә саклый дигән сорауларым да туды.

Гомумән алганда, мин Гүзәлнең театрдагы эшчәнлеген хуплыйм. Театрга килгәндә, аның иҗади көчләре тупланган иде, чөнки «Калеб» бар иде. Ул амбициоз максатлар куеп эшләде, аның килүе театрга файдага булды, ул бу труппадан чын труппа ясау өчен күп көч салды. Ул актерларны үстерде. Аларны туплый алды.

Театр тирәсенә яшь көчләрне — режиссерларны, шагыйрьләрне, композиторларны, музыкантларны туплады. Театрны яшь иҗатчылар өчен дискуссия мәйданына әйләндерә алды. Театрда спектакльләр генә күрсәтелеп калмады, кино яки китап презентацияләре дә, җыр кичәләре дә булды. Гүзәл төрле жанрлар белән эшләде.

Гүзәлнең кыйбласы — дөнья. Аның дөньяда булганны үзләштереп, татар дөньясына кертәсе килде.

Гүзәл Сәгыйтова белән Ренат Әюповның бер уңышы — Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәренең яңа формада куелуы. Безнең театрларда төссезлек китте бит, булган формалар кабатлана. Гүзәл стандартлардан чыгарга тырышты. Аның спектакльләре арасыннан минем иң яраткан спектаклем ул.

Ә яңа эш урынына килгәндә, безнең җитәкчелектә татарча сөйләшә торган, халык белә торган шәхесләр җитми, шуңа Гүзәлне җәлеп итүләре табигый. Әмма мин Гүзәлнең риза булуына башта гаҗәпләндем, чөнки ул үзен ирекле кеше итеп күрсәткән иде. Сүздә бер, эштә икенче кебек килеп чыкты».

ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Миңа Гүзәл театрда бик үз урынында кебек иде. Үзенең дә, коллективының да күзләре икенче төрле яна башлаган иде. Матур спектакльләр чыгардылар, үз тамашачысын булдырдылар. Тырышлыгы, фидакарьлеге аркасында Гүзәл театрны кызыклы, күренекле, җылы урынга әйләндерә алды.

Театрның Алафузов залында эшләгән чагын да хәтерлим. Беренче караган спектаклем «Кыйссаи Йосыф» иде. Тамаша залында курткадан утырдык, Илнар абый Низамиевлар шәрә килеш уйнады. Бу театрга бер сүз әйтеп булмый, администраторлык ягыннан гына бәхетсезлеккә дучар иде алар. Эшләгән продукцияне күрсәтә белү булмады. Гүзәл образында шәп администратор табылган иде. Коллективның аның җибәрәсе килмәве бик табигый. Минем өчен дә авыррак яңалык булды.

Түрәлеккә килгәндә, шәхсән минем өчен тагын да авыррак һәм гаҗәбрәк яңалык булгандыр. Мин чамалыйм, беләм аның нәрсә көтәсен. Бу икенче дөнья, сәнгать дөньясы түгел. Анда үзгәчә уйлый торган, икенче төрле кешеләр башкача яшиләр. Анда белгәнеңне әйтергә ярамый. Сүзеңне уйлап, бөтенесен үлчәп әйтергә кирәк. Монда беренче чорда Гүзәлгә бик авыр булыр дип фаразлыйм.

Беркадәр түрә буларак минем бер юанычым — бәлки, республика хакимиятенә һәм Мәдәният министрлыгына шәһәр башкарма комитеты белән эшләү җиңелрәк булмасмы дип өметләнәм. Федераль канун буенча муниципалитет республикага буйсынмый, ул кечкенә генә бер мөстәкыйль субъект рәвешендә. Без аңа хөкүмәт дәрәҗәсендә йөкләмә бирә алмыйбыз, тәкъдим генә итә алабыз. Шуңа эшләр озак һәм авыр бара. Уртак тел табып булмый, тапкан очракта да хилафлыклар килеп чыга. Рөстәм Яхин һәйкәлендә, хәтерлисезме, татарча текст кырыйда калган иде, гәрчә проектларда ул алда бара. Куелган вакытта башкача эшләгәннәр. Биредә шушындый кешебез булганда бу мәсьәләләрне җиңелрәк хәл итеп булыр. Элмә такталары буенча да мәсьәләләр җиңелрәк хәл ителә башлар дигән өмет бар. Гүзәлгә зур уңышлар телим, җиңел булыр димим, ләкин ул булдырыр, дим».

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: «Минем белән киңәшкән иде ул. «Бу зур мөмкинлек, эшләп кара», — дидем. Гүзәлне күп эшләр көтә. Минемчә, аның килүеннән шәһәргә файда булыр. Гүзәл дөньяга ачык күз белән караучы милләтпәрвәр кеше. Ул Европадагы һәм Россиядәге тенденцияләрне белә.

Гүзәлгә кадәр татар ТЮЗын популярлаштыру белән беркем дә шөгыльләнмәде. Мин «Кролик Эдвард”ның премьерасына килгәнемне хәтерлим: ярты зал тамашачы һәм бер журналист та юк. Ул вакытта татар ТЮЗының барлыгын беркем дә белми иде. Бу репертуар белән бәйле түгел, административ як аксады. Роберт Мортазин вакытында да, Мансур Ярмиев эшләгәндә дә театрның барлыгы ишетелмәде. Хәзер театрга Екатерина Гороховская кебек нинди танылган режиссерлар килеп спектакль куйды! Әлбәттә, театрның бөтен спектакльләре «алтын йомырка» түгел. Әмма театрның дәрәҗәсе анда куйган режиссерларга карап та билгеләнә. Соңгы елларда Ренат Әюпов спектакльләрендә дә үсеш күренә — Гүзәл килгәч, аның иҗатында да ренессанс башланды.

Луизаның театр директоры итеп билгеләнүе дә көтелмәгән түгел, аны да беләбез. Театр җитәкчесе буларак түгел, әлбәттә. Татар китабы йортында бик актив эшләде ул».

Гүзәл Сәгыйтовага кадәр шушы ук юлны Зөһрә Нигъмәтуллина да үткән иде. «Татарстан» каналында алып баручы булып эшләгәч, аның кисәк кенә карьера үсеше башланды. Ул башта Милли банкка матбугат секретаре итеп куелды, аннары — Мәдәният министры урынбасары. Ул вазифадан Зөһрә Нигъмәтуллина «Татспиртпром» директоры урынбасарына китте. Аннары — Казан башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. 2018 елдан Зөһрә Нигъмәтуллина Ленин исемендәге Мәдәният йортында директор. 

intertat.tatar

Просмотров: 1021

Один комментарий

  1. Без Ак калфак оешмас Гузэлне бик хормэтлибез унышлар САмара