Конкурс нәтиҗәләре билгеле

1-DSC_0049Социаль челтәрләрдәге татар төркемнәренең администраторлары һәм модераторлары арасындагы конкурсның нәтиҗәләрен игълан итәбез. Бәйге 2019 елның октябреннән 2020 елның ахырына кадәр узды, аны өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы үткәрде.

Хөрмәтле милләттәшләр, конкурсыбызда катнашучылар! Менә, ниһаять, бәйгенең иң кызыклы һәм шул ук вакытта иң четерекле мизгеле килеп җитте. Бу – җиңүчеләрне билгеләү вакыты. Әлбәттә, конкурс һәрвакыт матур, дулкынландыргыч  мизгелләре, җиңү шатлыклары, кайвакыт төрле бәхәсләр, хәтта үпкәләп кую кебек хисләр белән тулы. Шулай да ул безне үзенә тартып тора, анда катнашкан саен катнашасы килә.

Инде җиңүчеләрне игълан итик:

1 нче урын:

төрле социаль челтәрләрдә «Камышлы районы» дигән төркемнәрне алып баручы Артур Әбдерәхимов;

төрле социаль челтәрләрдә Яңа Ярмәк авылына багышланган төркемнәрне  алып баруда катнашучы коллектив (Рузалия Гафурова, Алия Хәмидуллина, Асия Җәләева).

2 нче урын: 

«Одноклассники» социаль челтәрендә Иске Ярмәк авылына багышланган төркемнәрне алып баруда катнашучы коллектив (Гөлисә  Бәдретдинова, Фәрит Шириязданов).

3 нче урын: 

«Одноклассники» социаль челтәрендә Камышлы авылына багышланган төркемне алып баруда катнашучы коллектив (Җәмилә Минегалимова, Рушания Диндарова); 

социаль челтәрләрдә Шенталы районы Денис авылына багышланган төркемнәрне алып баруда катнашучы коллектив (Рөстәм Нуртдинов, Гөлчәчәк Шәрәпова).

Катнашучылар арасында Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең рәхмәт хатларына лаек булучылар да бар: Айсылу Гайсарова (Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы), Зөлфия Хисәметдинова (Иске Усман авылы, Камышлы районы), Гөлүсә Зарипова (Яңа Усман авылы, Камышлы районы), Ольга Софронова (Мулла авылы, Елховка районы), Румил Шәрипов (Самар шәһәре һәм Кошки районындагы Иске Җүрәй авылы), Эльвира Шәрипова, Шамил Шәрипов (Самар шәһәре).

Финалистларга өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте дипломнары һәм өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе тарафыннан акчалата премияләр тапшырылачак. Приз фонды — 50 мең сум.

Бәйгедә җиңүчеләрне тәбрик итәбез!


Конкурста катнашырга җөрьәт иттем
Бөтенебез без ярыштык
Татар телен белүдә.
Кызык яңалыклар язып,
Мәгълүматлар бирүдә.
Өлкә буйлап йөгердек без
Яңа хәбәрләр эзләп.
Финишка килеп егылдык
Җәй үткәч, алтын көзләп.
Ел буе эшләгән эшнең
Көтәбез нәтиҗәсен:
Укучылар ни әйткәнен,
Сүзен тугры рәиснең.
Нәрсә булса, шулай булыр.
Бар да — Ходай кулында
Кемнәрдер — алдынгылар,
Калганнар — үз урынында.
Тагын бергә җыелышып,
Күңел ачып кайтырбыз.
Яшәсен татар халкыбыз,
Ябылмасын сайтыбыз.
Татар яши, яшәде дә,
Тагын да яшиячәк.
Шундый авторлар булганда,
Якты безнең киләчәк.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы, Шенталы районы.

КОНТЕКСТ:

Просмотров: 1629

Один комментарий

  1. Сезнен тырышлык белэн булдырган нэтижэлэр диеп уйлыйбыз. Бездэ булдырабыз девиз астында