Выход в свет новой книги – значимое событие / Югалган авылларны барлыйбыз

HHsRgCzCTLg16 февраля в Камышлинской районной библиотеке прошла презентация книги под редакцией Шамиля Хайдаровича Галимова «Татарские села Самарского края».

Книга включает в себя очерки и воспоминания о татарских сельских населенных пунктах Самарской области, которые прекратили существование и стали достоянием истории.

На презентации присутствовали автор книги, представители Совета Самарской областной татарской национально-культурной автономии, главы сельских поселений, выходцы из этих сел, активисты, помогавшие созданию книги, представители организаций и наши читатели.

Мероприятие открылось стихотворением Рустама Мингалима «Атланабыз атларга» в исполнении Мингазова Нияза. В течение всего вечера звучали воспоминания из уст жителей тех сел Камышлинского района, которые прекратили свое существование. Со слезами на глазах они вспоминали свое детство, проведенное на малой родине. Украшением мероприятия стала песня, прозвучавшая в исполнении Закии Башаровой.

Вниманию наших гостей была предложена выставка краеведческой литературы «Жемчужины Камышлинского района». Книги писателей-земляков очень востребованы и всегда находят живой отклик в сердцах людей. Они прививают любовь и уважение к истории и культуре родного края, помогают полнее ощутить и осознать связь литературы с жизнью, расширяют и обогащают знания о родных местах.

xUxpZxS-NH0

-8GYbXxHKSA

u-JbyNDwLZc QcHHzkA4NOc HHsRgCzCTLg -fjR8LUfmAA d-ZJCJpsy1Q d8iB6lCuoEY

«Межпоселенческая центральная библиотека» муниципального района Камышлинский Самарской области.

***

16 февральдә Камышлы район китапханәсендә Самара татарлары тарихын өйрәнүче Шамил Хәйдәр улы Галимов җитәкчелегендә басылып чыккан “Татарские села Самарского края. Исторические очерки” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы уздырылды.

- Бүген сезгә тәкъдим ителәчәк китап  Самара өлкә мили-мәдәни автономиясенең халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын кайтару һәм пропагандалау эшенең бер өлеше. Үткән елларда без егермедән артык китап, төрле истәлекле вакыйгаларга багышланган китапчык­лар бастырдык, унга якын истәлекле такта урнаштырдык (шуларның берсе – сезнең районда Иске Ярмәк авылында атаклы гармун ясаучы Гали Гәрәев яшәгән йортка куелды), дүрт һәйкәл ачтык, өч фәнни конференция оештырдык. Бу проектлар Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Самара өлкә хөкүмәте биргән грант акчаларына эшләнә, җитмәгәнен хөр­мәтле иганәчеләребез — спонсорлар каплый. Шуларның берсе — шушы залда утыручы өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы Горланов, — дип башлады чараны Шамил Галимов.

Укучыларга тәкъдим ител­гән яңа китап — авторның Самара крае тарихы буенча эзләнүләренең чираттагы җи­меше. Ул Шентала райо­нының Денис авылы турындагы очерк белән ачыла. Шулай ук авторлар Алмалы, Мәзгут, Йолдыз, Золотая Гора кебек өлкәбезнең юкка чыккан авыл­лары тарихын да барлаган.

- Әлеге китапка материал туплауда Габдулла ага Галләмов, бүгенге көндә Самарада яшәүче хәрби врач Рәфгать ага Рә­фәгыйтдинов, Рәис Бәдретдинов, Нура­ния Абзалова, Сә­мә­рия Гатауллина, Мәдинә Сәй­фетдинова, Нә­фигулла Әһ­лиуллиннарның язмалары керде. Моннан тыш, оештыру һәм материалларны туплау эшенә Раилә Сафина, Әминә Ибәтуллина, Әнәс Мингалиев, Минәхмәт Хә­лиулловлар зур өлеш керт­теләр. Мин аларның барысына да рәхмәтләремне җиткерәм, — диде автор.

Китапны тәкъдим итү чарасына авыл җирлекләре баш­лык­лары, китап язуда булышучылар, юкка чыккан авылларда яшәгән кырыклап кеше килгән иде. Йолдыз авылында туып үскән атаклы шагыйрь Рөстәм Мингалимның шигырен мәктәп укучысы Нияз Минһаҗев укыганда, шул авылда туып үскән кешеләренең күзләрендә яшь тамчылары күренде. Авыллар турында сөйләгәндә дә хисләрен тыярга авыр булды. Һәрчак оптимист булган Зәкия апа Башарова башкаруындагы җыр гына күңелләрне күтәреп җибәрде.

Киләчәктә, башка шундый авыллар да онытылмасын өчен, тарихчылар югалган авыллар буенча материаллар җыюын дәвам итәчәкләр.

Чарага килүчеләргә Камышлы районы турында басылып чыккан башка китаплар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Илүсә ГАЙНУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1720

Комментирование запрещено