Обращение муфтия РТ в связи с наступающей ночью Рагаиб / Татарстан мөфтие Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте

muftiyrt[1]Дорогие единоверцы!

Сегодня сразу же после захода солнца, наступит ночь Рагаиб – ночь первой пятницы благословенного месяца Раджаб. Предположительно, в ночь Рагаиб произошло бракосочетание родителей нашего любимого Пророка Мухаммадаﷺ – Абдуллы и Амины. Сообщается, что сам Посланник Аллаха ﷺ говорил: «Не проведите в беспечности первую пятничную ночь месяца Раджаб. Поскольку эта ночь была названа ангелами Рагаиб».

Каждая пятничная ночь ценна. Но когда эта пятничная ночь становится ночью Рагаиб, то ее ценность многократно возрастает. Поэтому Ночь Рагаиб следует проводить в поклонении, совершая намазы, читая Куръан, зикры и принося покаяние за совершенные грехи и ошибки. В четверг днем следует провести в посте, так как за это предусмотрен большой саваб.

Я поздравляю всех мусульман с ночью Рагаиб и прошу Аллаха, чтобы эта ночь стала средством достижения благополучия и бараката в каждой семье Татарстана!

dumrt.ru

***

Бүген, кояш баю белән, мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте

«Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Иртәгә, кояш баю белән, барча мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак. Ул изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнгә туры килә. Риваятьләрдә Рәгаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисе — Габдулла белән Әминә никахлашкан дип хәбәр ителә. Аллаһы Илчесе ﷺ үзе үк бу төн турында болай дип әйткән: «Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу төнгә фәрештәләр Рәгаиб дип исем кушканнар».

Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Бу көн вә кичәнең без белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Бу кичәдә хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга кирәк, начар вә ямьсез гамәлләрдән ерак торырга тиешбез. Пәнҗешәмбе көнендә исә ураза тоту саваплы булыр.

Барлык дин кардәшләремне Рәгаиб кичәсе белән тәбрик итәм һәм бу төн Татарстанның һәр гаиләсе өчен иминлек һәм бәрәкәткә ирешү чарасы булуын сорап, догалар кылам», диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 953

Комментирование запрещено