Гакыйльнең офыклары

Вот такие чудесные рисунки создавал Гакиль, зажав карандаш в зубах15 февральдә Гакыйль Сә­гыйровка 83 яшь тулган бу­лыр иде. Шул уңайдан Татар­стан Язучылар берлеге әгъ­засы, журналист Илдус Дин­даров Гакыйль Сәгыйров турын­да язган мәкаләне бастырабыз.

Кайдандыр басу капкасы ягыннан, ындыр артларын­нан кузгалып, авыл урамына йө­ге­реп кергән язгы гөрләвекне күз алдына китереп ка­рагыз әле. Алтмышынчы еллар ахырында татар әдәбиятына ша­гыйрь Гакыйль Сәгыйров та нәкъ әнә шулай — үзенчә җыр­лап, үз моңы белән килеп кергән иде. Хаста түшәгендә бер хәрәкәтсез яткан килеш, тешләренә карандаш кабып иҗат итүче, искиткеч нык ихтыярлы бу кешене ишетмәгән, белмәгән берәр татар баласы калдымы икән хәзер!? Рәхимсез язмышка баш бирмичә, үч итеп, каләмен теш арасына кыс­тырып, ярсу, тынгысыз хисләрен кәгазьгә төшерә ул. Эч пошканнан түгел — язмыйча түзә алмаганга, күңелендә тор­мышны, кешеләрне чиксез ярату тойгылары ташып торган­га иҗат итә. Шуңа күрә шигырьләре бик тә самими, садә, җылы, рәсемнәре һәркемне сокландырырлык нәфис, гүзәл.

… Сөекле әнисе Хәбибҗамал апа исән булганда, җәйләрен Самара өлкәсендәге Иске Җүрәй авылына кайтып яши тор­ган иде алар. Ә ул йортта, караваты янындагы тәрәзәдән яшел чирәмле, тузанлы урам, инеш, тирәкләр күренеп тора. Бары шулар гына ләбаса. Әмма чын шагыйрь йөрәге тар тәрәзә өлгесеннән дә дөнья матурлыгын, олылыгын күрә белә, яшәү шавын, саф җилләрнең куәтле агышын бөтен җаны-тәне белән тоя. Аның күңел офыкларын һични белән үлчәп булмый. Бу — иҗатында, шигырьләрендә чагыла. Аларда — керсез тойгылары, якты өметләре, ышанычы, яшәү мәгънәсе…

Шөкер, Димитровград шәһә­рендә гомер кичерүче Гакыйль абый белән еш күрешү на­сыйп иде миңа. Очрашкан саен сөйләшеп сүзләребез бетми, сорашасы нәрсәләр бай­так җыела.

- Гакыйль абый, Сез җит­меш­тән дә узып киттегез. Кеше гомере өчен аз түгел. Ә менә иҗатыгызга ничә ел булыр икән?

- Алтмыштан да ким тү­гелдер. Шигырьләрне аны сабый чактан ук языштыргалый идем. Рәсем ясауга хирыслык та шуннан килә. Кайберәүләр уйла­ганча, язу-сызу аяк-кул­­ларга тышау салынгач кына, бичарадан-ничара туган шө­гылем түгел. Гомерем буена җаным-тәнем белән әдәбиятка, сәнгатькә тартылдым мин.

Әйе, чын дөресен сөйли Гакыйль абый. Туган авы­лы Әхмәттә (Нурлат районы) өлкәннәр дә, яшьтиләре дә аның матур итеп рәсем ясавын, мәктәптә стена гәҗитләрен бизәвен, минут саен шигырь-такмак чыгаруын, җыр-музыкага сәләтле булуын бертавыштан раслап торалар. Гомумән, зиһенле бала иде дип, хәзер дә тел шартлатып сөйлиләр. Әлбәттә, мулла кушкан исеме акыл иясе, эшлекле дигәнне аңлатса да, бүтән малай-шалайдан аерым йөрмәгән, яз килгәч, башка бала-чага кебек үк, уен белән мавыгып, урамнан кай­тып кермичә, артыграк шукланып ташлаган мәлләре дә булгалаган. Шуннан зыян да күргән.

Авырып китеп, бераз дәва­ланып рәтләнә төшкәч, әүвәле күр­шедәге Бик­кол мәктәбенә йөри, аннан соң әнисенең туган авылы — Иске Җүрәй мәктәбен уңыш­лы тәмамлый. Пенза рә­сем сәнгате училищесына ке­рергә дигән изге хыялы мәңге үке­нечкә кала менә: мәкерле чир яшүсмергә теше-тырнагы белән ябыша. Алтмышынчы елны, аяк-кулларын гомергә ты­шау­лап, аны хаста түшәгенә бә­реп ега да, михнәтле тәкъдир хөке­менә тапшыра. Әмма ул да егетнең рухын сындыра алмый: шул хәлендә дә читтән торып, Мәс­кәүдәге халык сәнгате универ­ситетын тәмамлауга ире­шә Гакыйль. Үзе бер батырлык бит бу!

Рәсемнәрен мең бәла белән авызындагы карандаш белән сырлап җибәрүен әлеге уку йортының тәҗрибәле рәссам-галимнәре дә сизмиләр башта. «Авырткан кулыңа зыян китерә күрмә берүк, сакланыбрак эш ит!» — дип киңәшләрен дә язалар хәтта. Йә Хода! Нихәтле гаделсезлек бу дөньяда: шундый талант иясе кулына мольберт, пума­ла тотудан мәхрүм. Әгәр күктән ниндидер могҗиза, бәхет иңеп, төсләр, буяулар муллыгы белән иҗат итүгә ирешсә, нинди генә рәсемнәр, полотналар ясамас, язмас иде ул! Болай да табигатьнең гаҗәеп гүзәл, кабатланмас күренешләрен оста сурәтләвенә таң каласың.

Шул ук елларда нык үҗәтлек, тырышлык, кайнар дәрт, бет­мәс-төкәнмәс күтәренке рух белән шигырьләр, мәкаләләр язуын дәвам итә. Хәзер ул «Тормыш җиле», «Абагалар», «Кабатланмас моң» кебек берничә җыентык авторы. Аларны китап укучылар җылы каршыладылар, һәрхәлдә, китапханәләрдә тузан җыеп ятмыйлар.

- Гакыйль абый, Сезнең холыкны яхшы беләм. Түшәм­гә текәлеп, эшсез тора алуы­гызга ышануы кыен. Шулай да ял иткән арада, язу-сызуны читкә куеп тор­ганда диюем, ни белән шөгыльләнәсез, юа­насыз? — дип сорый идем.

- Фотография белән. Анысыннан туйган чакта ра­дио­аппаратура төзәтү белән. Яшь вакытта фото белән «җен­ләндем». Иске Җүрәйдә ма­лайларны җыеп түгәрәк кебек нәрсә оештырган идем. Шуннан китте: фотоаппа­рат күтәреп килүчеләр өебезгә сый­мый башлады. Радио­алгыч­лар бе­лән дә шулай килеп чыкты…

Ятагына кадаклангандай сеңгән, аяк-куллары бөтенләй хәрәкәтсез кешенең фотоаппарат, радиоалгыч, автомобиль ише техниканы төзәтеп, «җан өреп» бирүенә ышанмаучылар да бардыр, билгеле. Менә болай ул: ипләп кенә китереп куя­лар да алдына тиешле схема-сурәтне, шуларга карап табып бирә, күрсәтә ватык җирен Гакыйль абзагыз. Шул хәлдә күр­ше-күләннең күпме техникасын, аппаратын көйләгән, рәткә керткән ул. Фотога килгәндә, эчтәлеген, сюжетын, композициясен алдан уйлап куя. Аның ярдәмчесе булыр­га теләгән теләсә кемгә «черт» итеп төй­мәгә басасы гына кала. Самарада чыга тор­ган «Бердәмлек» исемле татар гәҗитенә игътибар итегез: фотосурәтләре еш басыла иде анда.

Шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровтай ачы яз­мыш­лы, талантлы кешеләрне әйләнәбез дә Николай Островкий, йә Фәнис Яруллин белән чагыштырабыз, әйләнәбез дә аларга тиңлибез. Ә ул исә һичкемгә дә охшамаган, кабат­ланмас шәхес, һәркемнең үз тәкъдире, үз гомере, өлешенә тигән көмеше булып яшәде. Аның үз офыклары бар иде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1632

Один комментарий

  1. Герой нашего времени, человек высокой степени моралью