«Бердәмлек» газетасыннан, 14-20 февраль, 2021 ел

№9-400x358

Ульян өлкәсе, Иске Кулатка районының Иске Атлаш

авылында туып-үскән, хәзер Хворостянка районының

Чагра станциясендә яшәүче Алсу Әбүбәкер кызы

Аббясовага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине юбилеең бе­лән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Ал­лаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы бе­лән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.

Яшәү маягы син безнең өчен,

Кешелегең белән үрнәк син.

Мең-мең рәхмәт тәрбияңә,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Дөньядагы һәрбер

                               яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл

                                           гына.

Изге теләкләр белән бала­ларың, оныкларың, оныкчык­ларың.

* * *

Самара өлкәсе,

Камышлы авылы

Рәфкать Кыям улы Баһаутдиновка – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез һәм бабабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

60 яшь — ул картлык түгел,

Күп бит әле алда яшисе.

Кайгы күрми, рәхәт, тыныч

                                             яшә

Шатлык белән гөрләп яшәче.

Туган көнең белән котлап,

Бәхетле бул син, дибез.

Ак бәхетләр џәм уңышлар,

Тик шатлыклар телибез.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың Гөлия, оныкларың Камилла, Альмир, Илмир һәм Мәдинә гаиләсе белән.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Минзәйнәп Нәгыйм кызы

Булатовага – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, туганыбыз! Без сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт, әни! Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, намазлар укып, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.

Гөрләп яшә, картаюны белмә,

Куанычта үтсен һәр көнең.

Йөзләреңдә булган шатлык

                                           нуры

Балкып торсын, бер дә

                                     сүнмәсен.

Күңелең синең һәрчак шулай

Ачык булсын һәркемгә.

Без телибез ак бәхетләр

Туасы һәр көнеңә.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Зөфәр, ба­лаларың Равил-Лилия, Ра­милә-Ришат, оныкларың Ильяс, Рәсим, Мәрьям, Инсаф, Сабир, Йосыф һәм барча туганнарың.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Халисә Әхмәдулла кызы Сәгъдиевага — 82 яшь!

Кадерле Халисә апа! Без сине чын күңелдән, йөрәк түренә тупланган иң кадерле, изге матур хисләребезне әйтеп, гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Иң мөһиме — исәнлек, тыныч тормыш, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның җан җылысын тоеп, кайгылы көннәрне артка чигереп яшәргә язсын. Һәр туачак иртәң шатлыклы, куанычлы булып башлансын! Амин!

Гомер бит ул — кызыклы ачыш,

Кала үткән тормышта.

Аллаһы укушса менәрсең,

Иң югары баскычка.

Гомер үтә сиздермичә,

Юл биреп кала еллар.

Сакланып калсын күңелеңдә

Бергә яшәгән көннәр.

Изге теләкләр белән Саимә сеңелең, Халидә апаң.

* * *

усмановСамара шәһәре,

Кабельный урамы

Гомәр Хабуш улы

Усмановка — 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз џәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ал­лаџы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы џәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Котлы булсын, әти, туган

                                         көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәтихә, кы­зың Гөлнур, киявең Ильяс, оныкларың Юныс, Әминә.

* * *

нураева на 20 феврПохвистнево районының Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Гали авылында яшәүче

Минсрур Гыйльметдин кызы Нураевага – 75 яшь!

Кадерле яраткан әниебез, әбиебез, карт әбиебез! Без сине җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләр, иң гузәл хисләр белән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көнеңдә дә безне сөен­дереп, безнең өчен изге догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүеңне телибез.

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Без телибез сиңа бәхет,

                                         әнкәй,

Һәрвакытта бул үз көчеңдә.

Сине шулай исән-имин күрү

Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Киң күңелең, юмартлыгың

                                         өчен,

Кояш белән сине тиңлибез.

Шатлык белән тулы,

                                   куанычлы

Озын гомер сиңа телибез.

Изге теләкләр белән ба­ла­ларың, оныкларың һәм оныкчыгың.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Нургали Мөхәммәтгали улы Исмәгыйлевка – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Сәламәтлек ташламасын

                                           сине,

Һәр көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге,

Юлдаш булсын сиңа

                                 һәрчакта.

Күңелең синең һәрчак шулай,

Ачык булсын һәр кешегә.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Һәр туачак матур көнеңә.

Иң изге, матур теләкләр белән тор­мыш иптәшең Әлфия, кыз­ларың Гөлфия, Гөлия, кияү­ләрең Равил, Раил, оныкларың Динара, Румил, Зарина.

* * *

булатова на 20 февПохвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Миңнур Харис кызы

Булатовага — 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Котлы булсын туган көнең,

Балкып торсын һәрчак

                                   йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык

                                           белән

Үтсен иде киләчәк көннәрең.

Кеше хәлен белеп яши белу -

Үзе бәхет бит ул дөньяда.

Һәр кешегә куаныч ясау

Синең теләк иде һәр чакта.

Сиңа бездән тәбрик сүзе

                                           бүген,

Шушы булсын олы бүләктә.

Тыныч, тигез тормыш, гел

                                 шат яшәү,

Озын гомер безнең теләкләр.

Син бит, әни, безнең өчен

                                           кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул, әни

Иң кадерле якын кешебез!

Тормыш иптәшең Таһир, кызларың Зөлфия, Әминә, улың Рамил, киленең Эльвира, кияүләрең Наил, Равил, онык­ларың Булат-Юлия, Рифат, Әмир, Айдар, Илдар, онык­чык­ларың Жасмина, Эми­лия.

* * *

Миңнур Харис кызы

Булатовага!

Безнең өчен иң кадерле Миңнур апабыз! Без сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичэ, һаман шулай туганнарың белән аралашып, Таһир җизни белән бергә матур итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең, нурлы йөзләрең өчен рәхмәтләребезне белдерәбез!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,

Шәфкатьле син һәрбер

                                     туганга.

Иң матур теләкләр белән Сөләймановлар гаиләсе — Исхак абыең, Галия киленең, уллары гаиләләре белән һәм барча туганнарың.

 

 

 

Просмотров: 1145

Комментирование запрещено