Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызны искә алдык

?????Ватанны саклаучылар көнендә Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Биредә фашистлар белән көрәштә башларын салган кешеләрнең исемнәре урнаштырылган. Шулай итеп без Бөек Ватан сугышы геройларын — сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызны искә алдык. 

Әфган сугышы, Чечен вакыйгаларында катнашучылар да сугышның барлык куркынычларын үз җилкәләрендә кичергәннәр, бүген алар яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләргә ярдәм итәләр.

??????????Барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихластан 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән  котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.

Клуб һәм китапханә хезмәткәрләре.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 810

Комментирование запрещено