Узган гомер

prednaznachenie2Кеше дөньяга килгәндә
Ак һәм саф булып туа.
Еллар үтеп китү белән
Дөньясы үзгәреп куя.

Нигә шулай килеп чыга,
Саф хисләр кая китә?
Үз урынын таба алмый,
Гомере зая үтә.

Бик күп хаталар ясый,
Ялгышлык күп җибәрә.
Беркайчан да үкенми,
Күңел ачып үткәрә.

Олыгайгач исенә төшә,
Ләкин инде соң була.
Шатлыклар юкка чыга,
Кайгы кәсәсе тула.

Була шундый кешеләр:
Йөрәкләре саф кала,
Тирә-юньгә нур чәчеп,
Күңелгә шифа сала.

Һәр кешегә ярдәмле,
Миһербанлы булалар.
Күңел күгендә кояш булып,
Мәңге балкып торалар.

Нинди генә эшне дә
Алар яратып башкара,
Булдыклы булуларына
Күп кешеләр таң кала.

Гомерләре балкып үтә,
Ис китеп, таң калырлык.
Җир йөзен бизәп яшиләр,
Сокланып үрнәк алырлык.

 Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 983

Комментирование запрещено