Милли мәктәп — ул милли бизәкле диварлар һәм укытучының татарча сөйләве генә түгел

5c9213bdf29c0_1Z5A8515-01-1170x780+(1)Актаныш авылы мәктәпләрендә татар телендә укыту хакында бәхәс чыккач, милли мәгарифебез турында янәдән уйланырга форсат барлыкка килде. «Гыйлем» порталының баш мөхәррире Айдар Шәйхин «Интертат» өчен мәкаләсендә татарча укыту ничек оештырылырга тиешлеге хакында яза.

Әлбәттә, бәхәсләрнең һәм киңәш-фикер алышуларның тукталганы да юк. Ләкин миллилекнең ныклы нигезе дип саналган Актанышта ата-аналар белән район җитәкчелеге арасында аңлашылмаучанлык чыгу проблеманың без уйлаганнан да тирәнрәк булуын күрсәтәдер.

Мин җаным-тәнем белән татар телендә мәктәптә дә, университетта да татарча белем бирү тарафдары. Әмма 2017 елгы аяныч хәлләр кабатланмасын дисәк, милли мәгарифтә барлык адымнарыбызны уйлап, киләчәккә төбәп атларга тиешбез. Белем бирүнең сыйфаты һәм милләт балаларының киләчәге беренче урында торсын иде.

Татар телендә укыту нәтиҗәле һәм сыйфатлы булсын өчен берничә мәсьәләгә тукталып алырга чакырам.

1. Әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештыру.

Ата-аналарны татарча укыту да, билингваль укыту да борчый. Әмма аларның сорауларына фән күзлегеннән дә җавап биреп була бит. «Гыйлем»дә заманында АКШта PhD дәрәҗәсен алган Алсу Гыйлметдинованың билингваль укыту турында язмалары дөнья күргән иде. Аларда ул фәнни эзләнүләрдән алынган нәтиҗәләргә нигезләнеп, барлык мифларны да кире кага. Шундый мәгълүматны ата-аналарга җиткерүче бармы? Без дөрес пропаганда алып барабызмы? Кайбер мәктәпләрдә методик эшләр өчен җаваплы урынбасарлар бар. Алар туган телләрдә белем бирүнең фәнни нигезләре белән танышмы?

Гамәл: методистлар өчен семинарлар һәм курслар оештыру; ата-аналарга мифларны фаш итеп күрсәтү.

2. Уңыш тәҗрибәсен өйрәнү.

БДИны 399, 398 баллга тапшырган укучылар турында сөйләү генә җитми. Алар белән таныштырырга, үзләренә сүз бирергә кирәк. Укытучыларга исә аларны әзерләгән мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәсен өйрәнәсе. Әгәр бала 1 сыйныфтан башлап математиканы татарча укып, имтиханда бик югары нәтиҗәгә ирешә алган икән, димәк, аның белән системалы эш алып барылган. Бу системаны өйрәнергә, теркәргә, тәҗрибәне башкалар белән уртаклашырга кирәк.

Гамәл: уңыш тәҗрибәсен өйрәнергә һәм популярлаштырырга.

3. Татарча укыту өчен мохит булдыру.

Мәктәптә эшләгән кеше буларак шуны әйтә алам: татарча укыту өчен мохит юк. Сүз милли мохит, гореф-гадәтләр, милли бию, җыр, гармун турында бармый. Педагогика турында әйтүем. Укучының шәхесен үстергәндә, аның сәләтләрен ачканда без кайсы телне кулланабыз? Татар телендә булган педагогик чаралар, дәреслекләр, уку әсбаплары, интернет-ресурслар, санлы технологияләр, бәйгеләр һәм олимпиадалар җитәрлекме? Республикада милли мәгариф өлкәсендә башкарыла торган проектлар тулысынча диярлек туган телләрне укытуга юнәлтелгән. Туган телләрдә укыту юнәлешендә уңышларыбыз — тәрҗемә ителгән дәреслекләр. Әмма алары белән дә проблемалар бар, чөнки алар дәреслек статусыннан мәхрүм ителде.

Укучыга да, укытучыга да өстәмә ресурслар кирәк. Аларны булдыру инде күптәннән энтузиастлар кулында калды. «Гыйлем» проекты да менә шул коточкыч бушлыкны тутырырга иде дигән хыялдан барлыкка килде бит инде. Милләт һәм фәнпәрвәрләр нигез салган башка сайтлар һәм сәхифәләр дә контент җитмәү проблемасын хәл итүгә юнәлтелгән.

Татарча фәнни-популяр китаплар да, журналлар да юк. Мин балачакта укыган татарча кызыклы фәнни-популяр китаплар — совет чорының гүзәл җимешләре. «Кем ул? Нәрсә ул?» энциклопедиясен яратып укыганым истә. 2000-елларда үскән бала 1980нче еллар китапларын укырга мәҗбүр булгач, бүген нинди вәзгыять соң?

Татар телендә олимпиадага әзерләнеп буламы? Юк диярлек. Тарих фәненнән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этаплары призеры һәм җиңүчесе буларак әйтәм моны. Татарча олимпиадалар бармы? Юк. Элек бар иде, хәзер юк.

Татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең матди-техник базасы нинди? Кагыйдә буларак, начар. «Гыйлем» командасы һәм меценатлары «Киләчәк мәктәбе» дигән проект башлаган иде. Без Актанышның Иске Кормаш мәктәбенә татарча дәреслекләр һәм биология-химия лабораториясе өчен әсбаплар, бик сыйфатлы микроскоп һәм реактивлар бүләк иткән идек. Татар телендә укытучылар өчен бәйге уздырып, аларны татар матбугатына яздырдык. Әмма бу бит диңгездәге нәни бер тамчы гына. Максатчан эш алып барылмый. Ә кайбер җитәкчеләр авыл мәктәпләренең язмышына гомумән битараф та әле. Барыбер ябыласы бит, диләр дә кул селтиләр.

Дистант укыту барышында ярты ил онлайн-платформаларны кулланды. Ә татарча андый платформа бармы? Татар теле дәресләре рус телле платформаларның берсенә кертелде кертелүен, әмма татарча математика, физика, химия, җәмгыять белеме, тарих бармы? Юк һәм пәйда булуы да шикле.

Укытучылар еш кына эш дәфтәрләре дә куллана. Алары да бит рус телендә генә бар. Димәк, педагогик процесс беркайчан да саф татарча гына бара алмый булып чыга.

Кыскасы, фәннәрне татарча укыту өчен өстәмә белем бирү чараларын да булдырырга кирәк. Беләсезме, моның өчен дистәләгән миллион сум да кирәк түгел бит. 5-7 кешелек команда туплап, инглиз телендәге бушлай ресурсларны тәрҗемә итү дә зур үсеш була алыр иде.

Милли мәктәп — ул милли бизәкле диварлар һәм укытучының татарча сөйләве генә түгел. Аңа татар телендәге тулы педагогик эчтәлек тә кирәк.

Гамәлләр:

А. Мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен сыйфатлы фәнни интернет-портал (хәтта «Татмедиа»га да тапшырырга була бу эшне).

Ә. Татарча фәнни-популяр китаплар һәм ярдәмлекләр нәшер итү (дәүләт биреме аша яки грантлар уйнатып).

Б. Укучылар өчен татарча фәнни-гамәли конференцияләр (төгәл һәм табигый фәннәр).

В. Укучылар өчен татарча проект олимпиадалары («Талантлар университеты»на тапшырырга була).

Г. Вузга укырга кергәндә өстенлекләр бирә торган татарча олимпиада (республика эчендә генә булса да).

Д. Балалар өчен татарча фән фестивальләре.

Е. Татар мәктәпләре һәм татарча белем бирүче укытучылар өчен грантлар һәм стипендияләр программасын булдыру.

4. Терминнар мәсьәләсен хәл итү.

Мәктәпләрне һәм ата-аналарны сүзлекчәләр белән коралландырырга кирәк, ул онлайн форматта булса яхшырак. Бу юнәлештә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уңышлы гына эшли. Әмма бер мәсьәләгә килеп төртеләбез: четерекле терминнарны төрле тәрҗемәче төрлечә тәрҗемә итә. Кем дә булса сүзлек бәхәсләренә нокта куярга тиеш. ТӘһСИнең шундый «нокта куючы» абруе булсын иде. Мәктәпләр өчен инглизчә-татарча-русча термин сүзлекләре кирәк. Кайбер фәннәрдән алар күптән дөнья күрделәр инде. Әйдәгез, аларны яңартыйк, җитмәгәннәрен булдырыйк һәм интернетта урнаштырыйк. Балалар кәгазь сүзлекләрне кулланмыйлар, ни кызганыч.

Гамәл: укучылар һәм укытучылар өчен терминология сүзлекләрен булдыру.

5. Югары белем бирү

Татар балалар бакчасы һәм урта мәктәбе югары белем бирү системасында дәвам итәргә тиеш. Моны барыбыз да аңлый, барыбыз да бу хакта әйтә. Мин янәдән искәртергә генә телим. Таш биналы университет төзи алмасак та, башкалабыз университетларында полилингваль укытуны үстерү мөмкин хәл бит. Соңгы елларда КФУ Филология институтында ике телле укытучылар әзерли башладылар. Башка юнәлешләрдә дә ике телле һөнәр ияләрен укытырга була. Аңлашыла ки, бу тулысынча республика җилкәсенә төшә торган сорау. Федераль хакимият мондый программаларны финансларга теләмәячәк, монысы табигый.

Гамәлләр:

А. Татарстанның югары уку йортларында татар телендә яки полилингваль нигездә белем бирә торган төркемнәр булдыру.

Б. Югары уку йортына кергәндә татарча белем алган абитуриентлар өчен өстенлекләр системасын кертү.

В. Татар телендә белем алган студентлар өчен стипендияләр, бәйгеләр, олимпиадалар булдыру.

Г. БДИны татар телендә бирү хокукы өчен көрәшү (бу фикер һичьюгы кәгазьдә булса да теркәлсен иде).

Яңа әйберләр әйтелмәсә дә, аларны һәрдаим искәртеп торудан зыян юктыр дип уйлыйм. Милли мәгарифтә яңа экспериментлар ясаганчы, дөрес итеп әзерлек эшләрен алып барсак иде. 

intertat.tatar

Просмотров: 802

Комментирование запрещено