Ярдәмчел һәм акыллы әтиебез

Габдулла БадамшинПохвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Габдулла Габсәлам улы Бадамшинга 25 февральдә 80 яшь тулды.

Габдулла Бадамшин 1941 елда күп балалы крестьян гаи­ләсендә дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә 9 сыйныф­ны тәмамлап, механизаторлар курсларында белем алганнан соң, ул Целинаны күтәрергә ки­тә. Аннары армия сафларына алына, Ерак Төньякта күзәтү радиолокация станцияләре бел­гече булып хезмәт итә. Хезмәте тәмамлангач, туган авылына кайтып эшкә урнаша. 23 яшендә авылның чибәр кызы Мөгөлсемгә өйләнеп, матур гаилә корып җибәрәләр, яңа йорт төзиләр.

Әти белән әниебез безне — биш баланы үстереп, белем биреп, аякка бастырдылар. Алар­га моның өчен мең рәхмәт. Иң олы абыебыз Минҗәүдәт гаиләсе белән — Мәскәүдә, Җәгъфәр, Рәфыйк һәм мин – Кәүсәр Самарада яшибез. Ә Ришат гаиләсе белән авылда гомер итә. 

Эшендә әтиебезне хезмәт­тәшләре дә, яшьләр дә бик хөрмәт итәләр. 60 яшен ту­тыргач, ул лаеклы ялга китте. Хәзер өйдә, намазлар укып, әниебез белән бергә йорт ху­җалыгы алып баралар. Безнең барыбызның да исәнлеге өчен догалар укып торучы, Аллаһы Тәгаләдән гаилә бәхете со­раучы, шатлыкларыбызны да, кайгыларыбызны да бүле­шү­че әтиебез 2015 елда кече улы Рәфыйк белән Хаҗга бар­дылар.

Әтиебез бик игелекле, яр­дәмчел, акыллы кеше. Ма­тур әдәбият укырга, халык җырлары җырларга ярата, бик күп шигырьләр, мәкальләр, әй­темнәр белә. Бүгенге көндә әти белән әниебезне 8 оныклары һәм 1 оныкчыклары, уңышлары белән шатландырып, дөнья мәшәкатьләрен онытырга яр­дәм итәләр. Ял көннәрендә без һәрвакыт туган нигезебездә зур гаилә булып, чәй табыны артына җыелып, әтиебез җыйган бөтнекле чәй эчәргә, аның хатирәләрен тыңларга яратабыз. Без киткәндә, әти белән әни капка төбендә, догалар укый-укый озатып, хәерле юллар теләп, кул болгап калалар. Аларның тигезлектә, бер-берсенә терәк булып, бәхетле картлык кичерүләре безнең өчен бик зур шатлык. Тормышлары катлаулы булуга карамастан, әни белән әти гомер буе бер-берсенә юл куеп, хөрмәт итеп яшиләр.

Кадерле әтиебез! Синең гомер юлың безнең өчен якты өлге, меңнәргә үрнәк бу­лырлык! Сине 80 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга бу­лыш­каның, яратып-сөеп, ата­лар­ча кайгыртканың, гадел­леккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз, ышаны­чыбыз, киңәшчебез. Тор­мыш авырлыкларын җиңә ки­леп, балаларыңа, туган­нарыңа са­бырлык, изгелек, шәф­кать­лелек үрнәге күрсәтеп яши­сең, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Әти! Ата-ана һәм туганнар каде­рен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайт­канда колач җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.

Өебез һәрвакыт шулай ямь­ле, ризыклы булсын, бала­ларыгызның, онык­ларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең уңышларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сезгә! 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөгөлсем, балаларың Минҗәүдәт, Кәү­­сәр, Ришат, Җәгъфәр һәм Рә­­­фыйк, киленнәрең, оныкла­рың, онык­чыгың.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1531

Комментирование запрещено