YouTube каналында татар яшьләрен таныштыручы яңа проект барлыкка килде

яшҗләорПроектта катнашучылар танышуның нинди форматта булачагын алдан белми. 

Казан дәүләт университетының Милли һәм глобаль медиа кафедрасы студентлары татар яшьләрен таныштыру өчен яңа YouTube-проект башлаганнар.

Бер төркемдә укучы студентлар Әдилә Закирова һәм Лилия Низамова татар яшьләрен таныштыру һәм YouTube каналында сыйфатлы татарча контент булдыру максаты белән видеолар төшерә башлаган.

«Идея бар, ә техника юк иде. Без очраклы рәвештә диярлек „Татмедиа“ бинасына эләктек һәм шунда „Яшь Татмедиа“ белән берлектә канал ачарга булдык», — дип сөйләде Әдилә Закирова.

Әдилә Закирова
Беренче видео социаль тәҗрибә форматында булган. Алар психологиядәге 36 сорау теориясен тикшерә. «Таныш булмаган егет һәм кыз махсус әзерләнгән сорауларга җавап бирде. Шул рәвешле алар бер-берсе белән таныша, ә аудитория бүгенге татар яшьләренең тормышын күзаллый ала», — ди проект авторлары.

Кызлар проектта катнашу өчен егет табуның авыр булуын сөйләделәр. Проект авторлары сүзләренчә, беренче видео яшьләргә ошаган. «Яңа видеоларда танышу һәм аралашу форматлары бөтенләй икенче төрле булачак, ул бер теориягә кайтып калмый. Проектта катнашучылар үзләрен ни көтәсен алдан белми», — ди алар.

Видеолар «Шаукым» каналында чыгып барачак. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 793

Один комментарий