«Бердәмлек» газетасыннан, 27 февраль, 2021 ел

№9-400x358

булатоваПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Рима Закир кызы Булатовага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине юбилеең бе­лән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җы­лы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез!

Сагыш сине урап үтсен

                                       һәрчак,

Дәрт сүнмәсен йөрәк

                                   түреңдә.

Сүнми янсын бәхет

                             йолдызларың

Аяз тыныч күңел күгендә.

Артта калган еллар төрле

                                      булган,

Шатлыгы да, булган

                                   кайгылар.

Без телибез сиңа олы бәхет,

Озын юллар, бетмәс

                               шатлыклар.

Изге теләкләр белән бала­ларың, оныкларың, онык­чык­ларың.

* * *

Ставрополь районы,

Выселки авылы

Минҗиһан Гирфан кызы Шәйдулловага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән кот­лыйбыз һәм иң якты теләк­ләребезне юллыйбыз. Син бит безнең иң якын кешебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                       иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Безнең өчен күпме

                       тырыштың син,

Уйладың син иртән, кичен дә.

Шатлык-куанычлар,

                               сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

Изге теләкләр белән бала­ларың, оныкларың, онык­чыкларың.

* * *

Похвистнево шәһәре,

Комсомольский урамы

Гамбәр Сәмигулла кызы Даяновага — 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез һәм корычтай исәнлек телибез. Алдагы көннәрдә дә безне сөендереп, безнең өчен изге догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүеңне телибез. Ходай сине бездән, безне синнән аер­масын.

Карашларың җылы яңгыр

                                         кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатеңнең иге-чиге юк

                                           бит,

Кояш чәчкән нурлар шикелле!

Ак бәхетләр юлдаш булсын

                                         сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — үзе бәхет бит

                                               ул,

Ходай шуннан мәхрүм

                                   итмәсен!

Изге теләкләр белән кызың Гүзәл, улың Радик, киленең Суфия, оныкларың Эльвира, Дамир, Руфия – Александр, оныкчыгың Тимур.

* * *

Самара өлкәсе,

Отрадный шәһәре

Наилә Миннеәхмәт кызы Рәхмәтуллинага — 60 яшь!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Алла­һы Тәгалә кылган изгелекләрең­не күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Якты кояш һәрчак юлдаш

                                       булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине читләп

                                         үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Изге теләкләр белән кае­н­анаң Зәйтүнә, Хәбибулла, Әл­фия, Рәфыйк, Фатыйма гаилә­ләре белән.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Габдулла Габсәлам улы Бадамшинга – 80 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Сине чын күңелдән зур юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Авыртмасын тәнең,

               борчылмасын җаның,

Нурлы йөзең тагын яктырсын.

Ходай сиңа алгы көнеңдә дә

Рухи байлык, шатлык

                           арттырсын.

Изге теләкләр белән улың Ришат, киленең Гүзәлия, онык­­ларың Гөлүзә, Ри­фат, кия­вең Мид­хәт, онык­чыгың Әлфия.

* * *

садрееваПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Тәслимә Тәгъзим кызы Садриевага – 45 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сөекле кызым, туганыбыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, кү­ңел тынычлыгы, кайгы-хәс­рәт­сез көннәр телибез. Гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Туган көнең белән

                           тәбриклибез,

Сәламәтлек теләп иң элек.

Һәрбер көнең үтсен шатлык

                                         белән,

Бәхетләргә генә күмелеп.

Гел шатланып яшә, хәсрәт

                                          күрмә,

Тыныч булсын синең күңелең.

Бәрәкәтле матур тормыш

                                           сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Вилдан, кызың Юлия, улың Илнур, киявең Данияр, оныкларың Данелия, Айлана, әниең, абыең, туган­нарың, кода-кодагыең, якын дусларың.

Просмотров: 1315

Комментирование запрещено