«Ташламагыз минем баламны»

i5Узган елның июль аенда, 25 яшен дә тутырмыйча, газиз улыбыз Айрат Әгъләм улы ӘҺЛИУЛЛОВ фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барды. Шушы бәетне аның якты истәлегенә багышлыйбыз. Рухы шат, урыны җәннәтләрдә булса иде.

Әткәй-әнкәй, мине бик кадерләп,
Үстердегез күмеп назларга.
Кызганмыйча күңел җылыгызны,
Тырыштыгыз һәрчак аңларга.
 
Әтиемнең төпле киңәшләре
Чыныктырды рухи көчемне.
Әниемнең олы җан җылысы
Нечкәрттеләр күңел хисемне.
 
Әбекәем, сыйпап башкаемнан,
Дога укып, теләк теләде:
“Акыллы бул, балам, тәүфыйклы бул!”
Кабул булды аның теләге.
 
Аделина, сеңелкәем минем!
Сөйкемле дә шаян карашың!
Килә сине һәрчак абыйларча,
Күз карасы кебек саклыйсым.
 
Абый-апа, туганнырым минем!
Тату, бердәм һәрчак булдык без.
Туганлыкның белеп кадерләрен,
Матур итеп гомер иттек без.
 
Туган авылым, сагынып кайтам сине,
Балачагым шунда үткәнгә.
Бабам белән икәү, рәхәтләнеп,
Китә идек иртән печәнгә.
 
Яшьлегемнең матур бер таңында
Очраттым мин сөйгән ярымны.
Румиягә үлеп гашыйк булдым -
Бирер идем аңа җанымны.
 
Бәхетебез гомерлеккә булыр,
Күзләр генә тия күрмәсен.
Сабыебыз тиздән аваз салыр,
Шулчак килде аны күрәсем.
 
Чәчәк аткан матур тормышымны
Җимерергә җитте бер мизгел.
Язмышыма шулай язылганмы -
Башкаема җиттең, эх, Идел!
 
Нәрсә булды минем кулларыма?
Колачымны салам – йөзә алмыйм,
Яр да якын, кулларымны сузам,
Юк шул, ахры мәңге чыга алмыйм…
 
Я, Ходаем, бирче сабырлыклар,
Күрсәтмәче дуска-дошманга –
Баһадирдай улы күкрәгендә
Сулыгып-сулыгып елый бер ана.
 
Румиякәй, бәгырькәем минем,
Сөеп-сөелеп туя алмадык…
Сабыебыз белән хыялланып,
Кичләр буе исем уйладык.
 
Язмаган шул миңа сабыемны
Күкрәгемә кысып кочарга,
Әти дигән бөек татлы хисне,
Җаным-тәнем белән тоярга.
 
Әткәй-әнкәй, туганнарым минем,
Салдым сезне кара кайгыга,
“Улыбызның төсе калды”, — диеп,
Карагыз сез шушы сабыйга.
 
Әткәй-әнкәй, мин беләмен инде,
Ташламассыз минем баламны.
Мин шат булыр идем, әгәр шушы балам
Баса алса сезнең кайгыны.

Суфия ӘҺЛИУЛЛОВА.

Зирекле Куак — Самара.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1510

Комментирование запрещено