Балыклыда «Шигърият айлыгы»

ce173b48d6dd14a4c6dafd2ab3fb183f-696x522Камышлы районының Балыклы Мәдәният йорты китап­ханәсендә даими рәвештә әдәбият сәгатьләре, шигърият кичәләре кебек чаралар уздырылып тора. Февральдә генә дә шундый өч матур кичәдә катнашырга туры килде.

Пушкинга багышлап

10 февральдә, Александр Сергеевич Пушкин истәлегенә багышлап, Шигърият сәгате үткә­релде. Бөек шагыйрьнең әсәр­ләрен Рузалия Йосыпова, Расил Йосыпов, Гөлфирә Ан­галышева, Линар Абсаттаров укыдылар. Чарада яздырылган видеоязма социаль челтәр­ләрдә дә урнаштырылды. Шу­лай итеп, шигърияткә гашыйк булган күпсанлы кешеләр Пуш­кинның тиңсез иҗатын күңел­ләрендә яңарттылар һәм зур бәя бирделәр.

Муса Җәлилнең тууына – 115 ел

Җырларым, сез шытып

                               йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм

                                      ялкын,

Шулкадәрле җирдә хакыгыз! – дип язган  бөек шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил үзенең “Җырларым” дип аталган шигырендә. Без аның батырлыгы белән горур­лана­быз, үрнәк алабыз, әсәр­ләрен яратып укыйбыз. Шуңа да 15 февраль көнне Муса Җәлилнең 115 еллыгына ба­гышланган чаралар узды. Балыклы китапханәсендә Му­са Җәлилнең шигырьләрен һәм җырларын Әлфия Га­фурова, Зөлфия Шәрапова, Рузалия Йосыпова, Гөлчирә Әхмәдуллина һәм Линар Аб­саттаров башкардылар. Ви­деоязма, шулай ук, социаль челтәрләргә дә куелды.

Бөек шагыйребезнең әсәр­ләре безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр!

Туган тел көненә

21 февральдә “Татар телем минем, туган телем” дип атал­ган чарада Балыклы авылының мәдәният хезмәткәрләре хәт­та әдәби-музыкаль фильм да төшереп, социаль челтәрләргә элделәр. Рузалия Йосыпова, Руфия Камилҗанова, Рәшит Фәрдиев һәм Линар Абсаттаров рольләрне искиткеч оста итеп, җиренә җиткереп башкардылар. Фильмның сыйфатын халык та бәяләр, әлбәттә. Ә ме­нә халкыбызның бишек җыр­ларын, тальян моңнарын, шигырьләрен, кул эшләрен, туган телен саклау, гореф-гадәтләрен, милли моңнарын буыннан-буынга күчереп килү максатында Балыклы авылы Мәдәният йорты күп эшләр башкара.

Балыклы Мәдәният йорты хезмәткәрләре

Рузалия ЙОСЫПОВА, Рәшит ФӘРДИЕВ, Линар АБСАТТАРОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 945

Комментирование запрещено