«Бу — язучылар берлегенә ир кешене рәис итеп сайлаган соңгы съезд булачак»

AI3I2712Татарстан Язучылар берлеген кемнәр җитәкли ала — безнең хәбәрчебез күзәтүе. 

3 мартта Татарстан язучылар берлегенең XIX съезды узачак. Ул 2020 елның июнендә булырга тиеш иде. Әмма санитар-эпидемиологик вазгыять аны кичектереп торырга мәҗбүр итте. Шулай итеп, идарә гамәлдәге рәиснең вәкаләтләрен бер елга кадәр озайтты.

Съезд Тинчурин театры залында булачак. 10.00 сәгатьтә башланып, 14.00 сәгатькә кадәр барачак. Съезд өч мәйданчыкта үтә: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре Казан белән видео-конференц-элемтә аша тоташтырылачак. Бу мөмкинлек муниципалитетның башкарма комитетлары аша тудырылачак.

Съездда, гадәттә, республика җитәкчелегенең сәламләве, бүләкләүләр, йомгаклау чыгышлары һәм сайлаулар була. Болар 4 сәгать эченә сыярмы — билгесез.

«Бу бик шау-шулы съезд булыр дип уйлыйм. Мөгаен, ир-ат рәис сайланган соңгы съезд булыр», — диде язучы Камил Кәримов.

Төп интрига, әлбәттә, Татарстан язучылар берлегенең рәисен сайлау тирәсендә барачак. Төп көрәш ике кандидатура арасында булыр дип фаразлыйбыз. Әмма алар турында соңрак. Башта барлап чыгыйк — нинди кандидатуралар каралыр? Кемнәр үзләрен һәм кемнәр кемнәрнедер тәкъдим итәр? «Татар-информ» мөмкин булган кандидатураларны барлады. Алар яшь буенча тезелде.

Рүзәл Мөхәммәтшин — шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире, 31 яшь. 

Интервьюдан юллар: «Язучылар берлеге — әдәбият һәм әдипләр эшләрен алып бару өчен вәкаләтле оешма. Безнең Татарстан Республикасында бихисап программалар гамәлгә ашырыла. Әгәр Язучылар берлеге рәисе, үз аппаратын, идарәне, алар гына җитмәсә, әгъзаларны җыеп, кирәксә, Фәннәр академиясе кебек оешмаларга мөрәҗәгать итеп, татар әдәбиятының биш елга үсеше буенча программа төзесә, мәсәлән, нинди темага, нинди жанрда нинди әсәрләр язылырга тиешлеген билгеләсә, сметасын исәпләсә, министрга керсә, министр аны борып чыгарыр идеме? Мин бу хәлне күз алдыма китерә алмыйм. Министр хуплап, шул программа белән Президентка керсә, Президентның бу эшкә каршы килүенә ышанмыйм да ышанмыйм инде. Сорау: нишләп ул программа бездә юк?

Әйтик, нигә син рәис булып, ул эшне башкарырга тиеш түгел?

Ул программаның техник ягын мин башкарып чыгармын да. Ләкин әсәрләрне кем язар, кемгә заказ бирергә, эшне ничек бүлешергә? Язучылар берлегендә торган байтак иҗатчылар белән мөнәсәбәтем бик авырдан корылыр иде, мөгаен. Чөнки мин безнең оешмада очраклы кешеләр күп дип саныйм. Мин алар белән эшләргә теләмәс идем. Язучылар берлеге иң шәп 50 автордан торса, нинди зур көч булыр иде ул! Күз алдыңа китер, Марсель Галиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдуллалардан гына торган берлекне. Андый берлек белән, теләсә-теләмәсә дә, барлык инстанцияләр санлашыр иде. Андый берлек үз фикерен кискен һәм каты итеп әйтә алыр иде».

Илгиз Зәйниев — драматург, режиссёр, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, 33 яшь.

Илгиз Зәйниев беренче интервьюларында: «Мин беренче чиратта үземне драматург дип саныйм. Әгәр үземнең әйбәт режиссерым булган булса, мин режиссура белән маташмаган да булыр идем», — дигән иде. Әмма хәзер режиссура аның төп эшенә әверелә бара.

Илгиз Зәйниев интервьюсыннан юллар: «Бүгенге көндә берлекләр Совет заманы калдыгы кебек кенә кабул ителә. Күпчелек очракларда ул шулай булып кала да. Киләчәктә ничек булу мөмкинлеген күз алдыма да китермим. Алар продюсерлык функциясен үзенә алса, бәлки, дөресрәк булыр иде». 

Илгиз Зәйниев Татарстан язучылар берлегенә әгъза булып торса да, бу берлек белән ниндидер мөнәсәбәтләр кормый, аның эшчәнлегендә катнашырга теләми.

Шәхсән, минем фикеремчә, күп эш башкара алган Илгиз Зәйниевка берлек җитәкчелеген дә йөкләп булыр иде. Бер эш күрсәткән кешегә күп эш өя торган матур гадәт бар бит инде ул. Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының баш режиссерлыгы белән бергә Театр әһелләре берлеген дә җитәкли, Илшат Әминов ТНВның генераль директоры булуы өстенә Татарстан журналистлар берлеген дә үз өстенә алган, Рәшит Кәлимуллин Татарстан композиторлар берлеге белән бергә Россия композиторлар берлегенең дә рәисе, ә ни өчен язучылар берлеге рәисенең дә кайдадыр эш урыны була алмасын ди? Язучылар берлеге иҗтимагый оешма ләбаса. Эшләсен Илгиз тегесендә дә, монысында да! 33 яшь — дөньяны әйләндереп куя торган вакыт!

Рөстәм Галиуллин — язучы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, 33 яшь.

Рөстәм Галиуллин интервьюсыннан юллар: «Язучылар берлегенә тәнкыйть күп яңгырый соңгы вакытта. Салиховка димим, гомумән, берлек эшчәнлегенә. Язучыларыбызны җыеп тору, хөрмәтләү, саклаудан тыш, татар әдәбиятына ихтыяҗ тудырырга кирәк. Мин Казахстандагы, Кыргызстандагы, Әзербайҗандагы, Төркиядәге чараларда булдым, аларның уртак эшләрен күрдем. Башкортлар ниндидер проектлар эшлиләр… Кайчандыр без — татарлар җыеп торган бит инде аларны… Берлеккә намуслы кешенең килүе кирәк инде. Татар брендын күтәрүгә татар әдәбияты да ярдәм итсен иде». 

Ләкин Рөстәм үзе берлекне җитәкләргә алынырга теләми. «100 процент юк», — ди ул. Югыйсә, «Казан утлары» — бүгенге татар әдәбиятының бердәнбер күрсәткече. Татарстан Язучылар берлеге дә, Татарстан китап нәшрияты да әдәби процесслардан читләшеп, аерым шәхесләргә хезмәт күрсәтүче оешмаларга әйләнүен күреп торабыз. «Казан утлары» хәтта язучыларның китапларын үзе бастырып чыгарып, аны сатуны да оештыра башлады.

Әдәби журнал белән Язучылар берлегенең бер җитәкче кулы астына берләшүе табигый булыр иде.

Ленар Шәех — балалар шагыйре, филология фәннәре кандидаты, «Евразия иҗат гильдиясе», Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, 38 яшь.

Ленар Шәехның социаль челтәрдәге аккаунтыннан юллар: «Классташым Рузалин Минһаҗев Татарстан язучылар берлеге, татар әдәбияты өчен борчылып шигырь язган. Сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдым әле.

«Татар язучылар берлеген

Сүтеп җыярга кирәк!

Эшлим диеп йөрегәннәр

Ул тирәдә бик сирәк!

Ленар иптәш, дилбегәне

Үз кулыңа син төшер,

Милләт бутап йөргәннәрне

Бисмилла әйтеп өшкер!»

Татарстан китап нәшрияты — татар язучысына кирәкле оешма, әлбәттә. Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегенә эләгеп, бюджет хисабына китап чыгару шансы бар. Әмма нәшриятның «Үзеңнеке үзәктә» принцибы белән эшләвен күреп торган язучылар аның баш мөхәрриренә тавыш бирерләр дип уйламыйм. Шунысы да бар — җитәкчелеккә уртакул язучының килүе әдәбиятны үсешкә алып бармый.

Рәмис Аймәт — Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты («иҗади яшьләр белән күпьеллык уңышлы эшчәнлеге өчен»), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстан язучылар берлегендә эшләү тәҗрибәсе иң зур булган язучы. 1995-1998 елларда Ринат Мөхәммәдиевнең урынбасары була. 2013 елдан хәзергәчә — рәис урынбасары, 52 яшь.

Рәмис Аймәт Татарстан Язучылар берлегенә рәис урынбасары булып Рафис Корбан рәислек иткәндә килде. 2016 елдагы съездда Данил Салиховның сайлануы өчен бик тырышып йөрде. Данил Салихов белән эш дәверендә төрле чаклары булды. Әйтик, Данил Салихов, зуррак кабинетта чәй өстәле ясау нияте белән, урынбасарын кечерәк кабинетка күчерде. Шул вакытта үзен дә яклый алмаган җитәкче башка язучыларны һәм Берлекне яклый алырмы?

Рәмис Аймәт язучылар берлегендәге язу-сызу эшен яхшы белә, сигез ел дәвамында Язучылар берлегенең документация эшен алып барды. Яшьләр белән дә эшләде. Үзе дә әйбәт шагыйрь. Аны сайлау — Язучылар берлеге үз юлын элеккечә дәвам итәр дигән сүз. Ул Берлек эшчәнлеген татар әдәбиятын үстерә алырлык итеп сүтеп кора белерме?

Рәмис Аймәт рәислегендәге Берлеккә дәүләт ни дәрәҗәдә ярдәм итәр — анысы да бар.

Рәмис Аймәт — «югалган буын» вәкиле. Яшьлеге туксанынчы елларга туры килүчеләр иҗатта гомумән аз. Чөнки заманы шундый иде — алар тормыш алып бару өчен бизнеска, көч структураларына, чит илләргә китеп барды, күбесе вафат та булдылар. Рәмис Аймәт — шул буыннан исән калган аз санлы иҗатчыларның берсе.

Рәмис Аймәткә каршы шактый агрессив көчләр бар икәнен дә исәпкә алырга кирәктер. Башка бер ихтимал булган кандидатка да түгел, нәкъ менә Рәмис Аймәткә каршы телеграм каналларның берсендә һөҗүм оештырылды. Ул телеграм каналга хас булганча, шәхескә кагылышлы пычрак ату ысулы белән эшләнде. Әгәр Рәмис Аймәт әле кандидат чагында шундый пычрак атыла икән, ул сайланган очракта нәрсә булачагын фаразлау да куркыныч — бу рәисне генә түгел, берлекне дә буяу бит.

Ркаил Зәйдулла — шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 59 яшь.

Ркаил Зәйдулла — иң яшь халык язучысы. Ул профессиональ язучы. Әдәби әсәрләргә грантлар һәм заказлар белән акча эшли ала торган язучы. Бүгенге заман өчен зур плюсы — социаль челтәрләрдә актив һәм ул анда курыкмыйча үз фикерен әйтә ала.

Язучылар йөрәгенә май булып ята торган яхшы «плюсы» — яңасы уйлап табылмаса, аласы премияләрне алып бетергән, димәк, беркемгә дә конкуренция булмаячак.

Ркаил Зәйдулла белән интервьюдан юллар: «Дәүләт, Татарстан хөкүмәте дип әйтик инде, татар әдәбиятына ярдәм итүен ташласа, безнең рәсми татар матбугаты шунда ук юкка чыгар иде. Китап нәшриятында да китаплар нәшер итеп булмас иде. Әлбәттә, хосусый нәшриятлар бар: авторлар үзләре химаяче табып бастыралар — яшерен-батырын түгел. Андый җыентыкларның исәбенә дә чыгып булмый. Ләкин аларның күбесе таралып, керем китерә торган китаплар түгел. Китап керем китерсен өчен кимендә 10 миллионлы халкың булырга тиеш. Телне белә торган халык! Кыскасы, дәүләт (Татарстаныбыз булуга ничек шөкерана итмисең?!) ярдәм итмәсә… Анысы да бит инде туклыктан күккә сикерә торган ярдәм түгел… җан асрарлык кына… безнең хәлләр тагын да аяныч булыр иде».

Ркаил Зәйдулланың депутатлыгы Язучылар берлеге өчен зур табыш. Чөнки гомер-гомергә Татарстан язучылар берлеге рәисләре депутат булдылар. Әмма Фоат Галимуллиннан соң бу традиция бетте. Ркаил Зәйдулланың рәис булуы — әдәбият проблемаларының зур трибуналардан күтәрелүе һәм зур кабинетларда хәл ителү шансы дигән сүз.

Ркаил Зәйдулла — социаль челтәрләрдә актив, милли темаларда да грамоталы итеп һәм нигезләп фикерен әйтә, ул башкорт активистлары белән дә бәхәскә керә, тарихи мисаллар китереп яза.

Ркаил Зәйдулла трибун шагыйрь, соңгы елларда драматургиядә активлашты. Дөрес, амбицияләре барлыгын да беләбез. «Син үзеңне беренче санлы язучы дип саныйсыңмы?» — дип сораган идем мин аннан. «Ничек риясыз гына әйтергә икән соң? Дөресен генә әйткәндә, минемчә, һәркем үзен беренче язучы дип хис итәргә тиеш. Яшерен-батырын түгел, язучылар арасында да, башка өлкәләрдәге кебек, көнчелек чире бар инде ул…» — диде Ркаил Зәйдулла.

Ул үзенең ялкаулыгын да таный: «Мин бит бик ялкау. Сокланып утырырга миңа куш», — ди. 

Ләбиб Лерон — язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләре лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, 59 яшь.

Кызык фактлар:

2000 елның 22 августында «Россия әдәби фонды» язучыларның гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы региональ бүлекчәсен (РО РТ ОООП «Литературный фонд России») теркәгән булган. Директоры — Леронов Лемон Леронович. Юридик адресы — Мөштәри, 14, ягъни Татарстан Язучылар берлеге. Оешма 2018 елның 13 февралендә суд карары нигезендә ликвидацияләнгән.

2016 елның 22 июлендә «Гомумроссия әдәби берләшмәсе» язучыларның гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы региональ бүлекчәсен (РО РТ ОООП «Общероссийское литературное сообщество) теркәгән. 2020 елның 20 гыйнварында суд карары нигезендә ликвидацияләнгән. Директоры — Леронов Лемон Леронович. Гамәлгә куючылары — Леронов Лемон Леронович, Аймәтов Рәмис Кыямович һәм Хәмидуллин Лирон Хәйдәрович.

Ләбиб әфәнде әлеге оешмаларны теркәсә дә, алар белән нәрсәдер эшләве билгеле түгел.

Ләбиб Лерон социаль челтәрләрдә шактый актив, ләкин ул аны фикер әйтүдә, бәхәстә түгел, ә архив фоторәсемнәрен куеп, күренекле язучыларның истәлеген яңартуда куллана. Быел Язучылар берлеге идарәсе аны Тукай премиясенә тәкъдим иткән дигән мәгълүмат та бар. Соңгы сайлауда үз туган ягында депутатлыкка кандидатурасын күрсәтте, әмма сайлана алмады.

Данил Салихов — драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге, Гамил Афзал исемендәге, Саҗидә Сөләйманова исемендәге, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстан язучылар берлеге рәисе, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, 62 яшь.

Данил Салихов билгеләнгән 4 елга өстәп, тагын 8 ай рәислек итте. Бу санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында съезд үткәрелә алмау белән бәйле. Данил Салихов җитәкчелек иткән чорда Язучылар берлеге тарафыннан татар әдәбиятын үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлек күрсәтелмәде.

Данил Салихов төп срогыннан соң булган өстәмә срогында Мәскәүгә барып кайтуы белән Берлек тарихына кереп калыр, мөгаен. Идарә белән дә киңәшләшми-нитми Россия язучылар берлегенә барып кайтуын язучылар гафу итмәстер кебек.

«Идарәгә яшь кеше килергә тиеш!» — дип чыгыш ясаганнан соң Данил Салихов съездсыз гына вәкаләтләрен арттыру турында игълан итте.

Данил Салиховның тагын бер срокка язучылар берлеген җитәкләү хокукы бар. «Белем.ру» уздырган чарада «Берлекне яшьләр җитәкләргә тиеш», — дигән фикер дә әйтте ул. Съезддан соң аның кайда эшләячәге дә билгеле. Әлеге оешма аңа эш күрсәтү мөмкинлеге бирергә әзер. Әмма съездга кадәр бу эш урыны турында әйтү урынсыз.

Рафис Корбан — балалар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, 2012-2016 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе, 64 яшь.

Рафис Корбан Язучылар берлеге рәислегеннән урынбасарларының интригаларына бәйле рәвештә икенче срокка калмыйча китәргә мәҗбүр булды.

Рафис Корбан интервьюсыннан юллар: «Мине урынбасарларым „китәм“, дип әйтергә мәҗбүр итте. Ике урынбасарым, өстемнән язып, әшәке кеше итеп күрсәттеләр. Министрга „Китәм алайса“, — дигән идем, „Урыныңа кемне калдырасың?“ — ди. „Йөрүчеләр бар“, — дим. „Без аларны якламыйбыз“, — ди. Илфак Ибраһимов кандидатурасына тукталган идек, аны сайламадылар. Данил Салиховны сайладылар».

Рафис Корбан интервьюсыннан юллар: «Мин дүрт ел эшләү дәверендә елга бер тапкыр планнар, проектлар белән Президентка керә идем. Шул проектлар өчен акчалар бүленә иде. Мин бит эш белән шөгыльәндем, барган бер җирдә җырлап йөрмәдем. Мин эшләгәндә берлеккә ике машина алынды. Берлек ишегалдындагы машиналарның берсен Әлмәт бүлекчәсенә бирдем. Хәзер дә Берлек ишегалдында өч машина тора. Нигә шуларның берсен Чаллы бүлекчәсенә бирмәскә?! Чаллы бүлегенең утырып эшләргә урыны юк. Президент белән сөйләшеп, бу мәсьәләне дә хәл итеп булыр иде. Данил куелгач, очрашып танышып чыкты да, шуның белән шул!»

Интервьюда Рафис Корбан үз кандидатурасын тагын бер кат тәкъдим итәргә җыенганын әйтеп, үзенең эшне ничек оештырачагын һәм нәрсәләр планлаштырганын җентекләп бәян итсә дә, хәзерге вакытта ул бу урынга дәгъва итми.

Разил Вәлиев — шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстан Югары Советы депутаты (1990 — 1995) (1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе), 74 яшь.

Разил Вәлиев — 30 ел гомерен депутатлыкка багышлаган хөрмәтле шәхесебез. 2019 елда депутатлыктан киткәннән соң, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бирелгән грантлар хисабына (500 мең сумга зур күләмле әсәр номинациясе) әдәби әсәр язды. 2020 ел башыннан бирле аның Язучылар берлегенә рәис булачагы турында актив сүзләр йөрде. Сентябрьдә Разил Вәлиевнең «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе вазифасына керешүе мәгълүм булды.

«Киңәшче вазифасы татар телендә чыккан тапшырулар өчен җавап бирә. Тапшыруларның эчтәлегенә, татар теленең кулланышына анализ ясап, җитәкчелеккә төрле киңәшләр бирә. Төп эш — аналитика», — дип аңлатты Разил Вәлиев. Төп эшен ул «ШАЯН ТВ» телеканалыннан башлаган. Разил Исмәгыйлевичның Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәният фондының багучылар шурасы рәисе булуын һәм әлеге фондың җитәкчесе Рифат Фәттахов белән актив хезмәттәшлек итүен дә беләбез.

Разил Вәлиев кандидатурасын яклаучылар да булачак иде. «Без өлкән буын язучыларына хөрмәт белән карарга өйрәнгән. Куелса, сайлар идем», — диде бер язучы. Яхшы язучы.

ххх

Инде әлеге шәхесләр арасыннан ике кандидатурага тукталыйк. Чөнки алда әйтелгәннәрнең күбесе бу эшкә үзләре алынырга теләми, тәкъдим ителсәләр дә баш тартачакларын әйтәләр.

Тагын бер кызык күзәтү — рус телле язучылар да ниндидер бер кандидатура тирәсендә берләшмәгән.

Димәк, төп кандидатуралар икәү — 52 яшьлек җырчы-шагыйрь, тәҗрибәле урынбасар Рәмис Аймәт һәм 59 яшьлек драматург-шагыйрь, депутат Ркаил Зәйдулла.
Икесе дә иллене узган, алтмышка җитмәгән. Ркаил совет чорының кайбер рәхәтлекләрен яшь язучы буларак татып калса, Рәмис, аз гына соңрак туу сәбәпле, аларны алып җитешә алмады булса кирәк.

Икесе дә бер як мишәр татарлары. Административ бүленешләр аркасында гына аерылганнар. Ркаил Зәйдулла — Чувашия Республикасына кергән татар авылыннан, Рәмис Аймәт Чүпрәле районыннан.

Икесе дә иҗатны шигърият жанры аша башлаган язучылар. Икесе дә иҗатларын сәхнә аша популярлаштыралар. Рәмиснең иҗаты җыр аша тарала, Ркаил драматургиясе белән көчле.

Рәмис Аймәтне дәүләт тәкъдим иткән кандидатурага баш бирергә теләмәүчеләр, ул эшләгән соңгы сигез елда Берлеккә алынган өлкән буын язучылары һәм хатын-кыз язучылар сайлар дип фаразлыйм. Хәер, бер бик көчле хатын-кыз язучы: «Миңа әйтеп карадылар. Сайламыйм. Әдәби премияләрне дә бүлә белмәгән нинди идарә инде ул» — диде. Икенчесе: «Программаларына карыйм», — диде. Хәер, Рәмис Аймәтнең яшь язучылар белән дә актив эшләвен беләбез. Алар да аны яклар.

Ркаилны яклаучылар нигездә ир-ат язучылар. Алар икегә бүленә. Әйтик, алар арасында беренче чиратта Ркаил Зәйдулла шәхесенә түгел, ә аның депутатлыгына өстенлек бирүчеләр бар. Ә инде Ркаил Зәйдулланы зур язучы дип санаган яшь буын аның шәхесен һәм иҗатын өстен күреп, аны сайлый.

Ркаил Зәйдулланың депутат буларак та көчле чыгышларын беләбез. Сәяси, иҗтимагый темаларга шактый кыю чыгышлар ясый ул. Интервью биргәндә дә тиз генә ризалык бирә. Хәтта сорау бирә белмәгән журналистлар да Ркаил белән яхшы әңгәмә ясый ала — ул үзе тартып бара.

Рәмис Аймәт бик сак. Аның миңа интервью биргәне булмады. «Юк» та димәде, «әйдә» дип тә әйтмәде. Үз-үзенә ышану җитмәгән идеме — белмим. Шул ышануы җитмәү аркасындадыр, бәлки, моннан биш ел элек Данил Салихов кандидатурасын яклап йөгереп йөрде. Күрәсең, Данил Салиховның хикмәтләре ни сабыр Рәмис Аймәтне дә чыгырыннан чыгаргандыр, аның ышанычы беткәндер һәм ул «киртәләрне ватып-җимереп» рәислеккә омтыла. Моңарчы рәисләре эшләмәгәнне (эшләргә мөмкинлек бирмәгәннедер, бәлки) хәзер Рәмис үзе эшләрме?

Ике кандидатураның яклаучыларына сүз бирик.

Тукай премиясе лауреаты Мәдинә Маликова: «Язучылар берлеген җитәкли торган кешегә язучылар, җәмәгатьчелек, дәүләт тарафыннан таләпләр нык куела. Аны идеаль кеше итеп күрәсе килә. Ул бөтен яктан лаеклы булсын: беренчедән, иҗаты булсын, исеме мәгълүм кеше булсын, оештыручы да булырга тиеш. Сөйкемле дә булсын! Ул күп язучыларның язмышында зур роль уйнаган кеше булачак. Аннан күп мәсьәләләрне хәл итүне өмет итәчәкбез. Шул вакытта әдәбиятны үстерү дә, татар әдәбиятының дәрәҗәсен күтәрү дә күз алдында тотыла бит инде. Аны күргәч, татар язучысы шундый була ул дип сокланып карарлык булсын — ул ягы да бар!

Мин андый кеше итеп Рәмис Аймәтне күрәм. Иҗаты бар: шигърияты төрле телләргә тәрҗемә ителгән. Мәгълүм шәхес. Бу эштә тәҗрибәсе булган кеше кирәк. Ул эшкә өйрәнеп өлгергәнче шактый вакыт узар. Рәмиснең тәҗрибәсе бар, аның бу эшкә кулы ята. Тагын шунысы да бар, ул кеше сөйкемле булса әйбәт — ул татар әдәбиятының бер вәкиле буларак башка халыклар алдында да чыгыш ясаячак. Рәмиснең татар халкының бер улы дип күрсәтерлеге бар. Сөйкемле сөяге, тәмле теле, ачык йөзе бар, ул кеше белән мөгамаләсендә бик ипле. Ул хәлгә керә берә, авырлык килгәндә бик ярдәм итте, мин аңа чиксез рәхмәтле.

Рәмис сәхнәләрдә күп айкала, ул — сәхнә күрке. Яшерен-батырын түгел, минемчә, ул чибәр кеше. Монысы да әйбәт.

Ул хөкүмәт каршында да язучылар фикерен җиткерергә тиеш. Аларның дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Аның бу өлкәдә дә тәҗрибәсе зур. Мин аны иң лаеклы кеше дип әйтер идем».

Язучы, Татар интеллектуаль милек агентлыгы рәисе Хәбир Ибраһим: «Барысы да үзләре турында уйлый. Иң элек гәүдәләрен кәнәфигә утыртуны кайгырталар. Тагын шулай барса, ул Союз бетәчәк. Мин Ркаил Зәйдулла кандидатурасын яклыйм. Чөнки халык депутаты буларак аңа язучылар мәнфәгатен кайгырту җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Мин аңа ярдәм итәргә әзер. Беренчедән, берлекнең әдәби фонды булырга тиеш ­- язучыларның күбесе олыгайды, картайды, аларга авырып китсәләр матди ярдәм күрсәтергә кирәк; икенчедән — тәрҗемә үзәге кирәк. Тагын бер зур мәсьәлә — әдәби премияләр буенча тәртип кирәк. Югыйсә, брат-сват бер-берсен тәкъдим итеп яталар. Һәр премиянең комиссиясе булсын иде.

Берлекнең финанслары киселсә, рәис булырга бер кеше дә теләмәячәк, бөтенесе качып бетәчәк. Татарстан Язучылар берлеге — иҗтимагый оешма, димәк, законнар буенча ул дәүләт тарафыннан финанслана алмый. Иганәчеләр белән генә дә эшне алып барып булмаячак. Шуңа күрә дәүләт финанслый икән — аның фикерен тыңларга кирәк безгә, җәмәгать! Дәүләт фикерен тыңламыйча гына берсен сайлап куйдылар, икенчесен… Ун ел элек мин дә «дәүләт тәкъдим иткән кандидатураны сайламагыз», дип кычкырып йөргән булыр идем. Әмма бүгенге акылым белән мин дәүләт фикерен тыңларга кирәклеген әйтәм.

Язучылар берлеген дәүләт финанслый икән, ул бит инде дәүләт оешмасына тиң. Шулай булгач, аның үзе тиеш дип тапкан кешесен куярга хакы бар. Дәүләт кешесе килеп, үз кандидатурасын тәкъдим итсен. Мин шулай дип уйлыйм. Акчаны кем түли — музыкага шул заказ бирә».

ххх

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире, Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов: «Безнең Язучылар берлегендә беркайчан да урынбасар рәис булмады. Мин белгән 40 ел эчендә андый хәлне хәтерләмим. Данил Салиховның урынбасар булып алуы ул очраклылык кына иде.

Хәзерге заманда рәислеккә дәүләт белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыра торган кеше кирәк. Мин Ркаил Зәйдулла кандидатурасын яклыйм. Моны курыкмыйча әйтәм, башканы сайласалар, син аны яклаган дип әйтәселәреннән курыкмыйм — югалтасы әйберем юк инде. Шунысы да бар — Ркаил Зәйдулла рәис булып килсә, аңа Рәмис Аймәт урынбасар буларак бик кирәк. Ркаил җыелышларга йөрер, ә берлек эшен, аның «кухнясын» Рәмистән дә әйбәт башкаручы булмаячак. Рәмис Аймәт — коеп куйган урынбасар. Җигелеп тарта торган!»

intertat.tatar

Просмотров: 837

Комментирование запрещено