Уфа татарлары — Башкортстанның үги балалары

БезымянныйБашкортстанның Балтач районында мишәр, ә Туймазы районында башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре ачылачак. Бу үзәкләр нинди максаттан ачыла, аларга ихтыяҗ бармы? Тарихчы, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин шушы сорауларга җавап эзләде. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

Башкортстан хакимияте карары нигезендә Туймазы районында башкорт, ә Балтач районында мишәр тарихи-мәдәни үзәкләре ачылачак. Шулай итеп республиканың Халыклар дуслыгы йортының филиаллары 25кә җитәчәк. Аларның унтыгызы республика районнарында булса, алтысы республикадан читтә урнашкан. Узган ел мондый үзәкләр Курган, Пермь, Чиләбе, Оренбур өлкәләрендә һәм Ханты-Манси автоном бүлгесендә ачылды.

Яңа үзәк ачылу хәбәренә карата берничә сорау туа – кем ул мишәрләр, ни өчен алар хөрмәтенә аерым тарихи-мәдәни үзәк оештырыла? Татарлар күпләп яшәгән Туймазы шәһәрендә нинди максаттан башкорт үзәге ачыла, аңа ихтыяҗ бармы?

Тарихи-мәдәни үзәкләр нинди принциптан ачылу соравына ачыклык кертеп карыйк. Башкортстанның Халыклар дуслыгы йортының рәсми сәхифәсендә «Үзәкләр мәдәни традицияләрне саклау, республиканың теге яки бу халыкның милли үзаңын тәрбиләү, тел, мәдәниятен саклау, үстерү максатыннан ачыла» дип аңлатыла. Әмма, бөтен галимнәр дә, шул исәптән татар мишәрләре дип танылган субэтнос төркем вәкилләре дә мишәрләрнең аерым милләт тә, хәтта этник төркем дә түгел икәнен белә. Мишәрләр – татар милләтенең бер өлеше генә. Бу – барысына да билгеле факт. Менә сиңа мә дигәндәй, Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты үз низамнамәсенә каршы килеп, мишәрләрне аерым милләт дип атап, алар өчен тулыканлы тарихи-мәдәни үзәк ача булып чыга. Сәеррәк хәл. Димәк Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре Радий Хәбиров хакимияте белән бергә яңа халык, милләт тапкан булып чыга түгелме? Башкортстандагы мишәрләр тиз арада рәсми рәвештә игълан ителеп, дәүләт тарафыннан якланырга, сакланырга тиеш дигән карарга киленгән.

Башта шушы ук Халыклар дуслыгы йорты канаты астында милләтләрне таркатучы галимнәр тарафыннан «Башкортстан мишәрләре» дигән китап басылып чыкты, анда алар мишәрләрне аерым милләт булуарак танытырга теләде. Сүз уңаеннан, китап тышлыгында татар мишәрләре түгел, ә мещеряк, ягъни мукшы, эрзя халыклары рәсеме урнаштырылган, әмма китап авторларын бу нечкәлекләр борчымый, бу мәсьәлә алар өчен вак. Ә хәзер китап түгел, аерым милләт дип алар өчен тулы бер комплекс булдыруга керештеләр.

XXI гасырда тулы бер яңа милләт барлыкка килгән икән, мондый «ачыш» Нобель бүләгенә ия булырга тиеш. Әмма бәяләнмәс кенә шул. Бу эшләр нинди максаттан эшләнгәне билгеле бит. Җанисәп вакытында татарларның саны киметелергә тиеш, бу эш татар милләтеннән аерым төркемнәр аерып чыгарып, аларны милләт итеп игълан итү исәбенә башкарылачак дигән планнар 2019 елда ук килеп ирешкән иде. Бу идеянең авторы — Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты мөдире Илгиз Солтанморатов. Радий Хәбировка Балтач районында мишәр үзәген ачу мөһимлеге турында тәкъдим Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы аша җиткерелде. Гаҗәп, Мәскәү хокукчылары, мәгълүматны тикшермичә шушы идеяне җитди документка теркәгән булып чыга. Илгиз Солтанморатовның бу теләге турында мин 2019 елның сентябрендә үк Уфадагы «Эхо Москвы» радиосында яңгыраткан идем. Алдан ук фаш итү кирәк дип таптым, алар моннан өркеп тора. Шуңа бу җәмәгатьчелеккә җиткерелгәч, бу адым кичектерелде, бу идея онытылып торды. Әмма күрәбез: вакытлыча. Вакыты җитте һәм милләтләрне бүлеп талаштыручы этномиссионерлар һөҗүм итә башлады. Безнең фаразлар дөрес булып чыкты.

Этномиссионерлар административ коралларны эшкә җигәләр дә бюджеттан акча каерып яталар

Читтән күзәтүчеләрдә, бәлки, сорау туадыр – мондый үзәккә җәмәгатьчелекнең ихтыяҗы бармы? Кем белә, бәлки, Балтачта яшәүче аерым кешеләр мишәр проблемы белән кызыксынып, Халыклар дуслыгы йортының җитәкчеләре янына килеп үзәкне ачуны сорап ялваргандыр. Булырга мөмкин, әмма ышыну гына авыр. Мондый кешеләрнең табылуы икеле. Хәтта «мишәрләр – татарның каймагы» дип йөргән татар мишәрләре дә үзләрен бервакытта да аерым милләт дип санамады, аерылып чыгарга кирәк дип йөрми. Моңа бит бернинди дә тарихи сәбәп юк. Әмма этномиссионерларны бу аптыратмый, административ коралларны эшкә җигәләр дә бюджеттан акча каерып яталар.

Нигә кирәк бу? Монда ике мәсьәлә бар. Беренчедән, Балтач районында мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачу – татар милләтен таркатырга тырышу омтылышы. Алар бу җирлекне 2019 елда капшап карады инде. Шул елны Пенза татарлары арасында сез – мишәрләр, аерым милләт булып аерылып чыгарга тиеш дигәнрәк «агарту» эшен башкардылар. Башкортстаннан Пензага гастрольгә чыгучы миссионерларның эше генә пешмәде. Тырышлыклары җилгә очты. Кызык, әмма алар мишәрләр башкортка туган милләт дип күрсәтергә омтылды һәм моны уйдырма тарихка нигезләнеп исбатларга тырышты. Имеш, безнең бабалар бергә көрәшкән дип чыгардылар. Тарихка хилафлык килмәсен өчен, шунысын да әйтергә кирәк: татар мишәрләре «башкорт» дип аталган инкыйлабларны бастыруда хакимият ягында катнашкан чынында, шуның өчен өстәмә җир биләмәләренә ия булган. Әмма мондый нечкәлекләр пропагандистлар авызыннан ишетелми, чөнки бу тарихи фактларлар алар уйлап чыгарган әкияткә хилафлык китерә.

Иманым камил, дәүләт бюджетына бәйле берәр кеше табачаклар, ул йә мәктәп мөдире, йә пенсионер була ала (Тәтешле районындагы кебек) һәм ул Башкортстанның төп мишәре дип игълан ителәчәк. Аның авызыннан җанисәп алдыннан агарту эше башкарылачак: мишәрләр – аерым милләт, җанисәп вакытында мишәрләр дип язылыйк, татарлар да, Татарстан да безгә ерак, безнең тамырлар башкортларга якын, дип сайраячак.

Ахыргы максат – татарларны таркату гына түгел, шул рәвешле Башкортстанда яшәүче татарларның санын киметү дә. Яңа тарихи-мәдәни үзәк аша рәсми башкорт пропагандасы яңа этносны барлыкка китерер өчен бөтен көчен куячак. Татарны башкорт дип язу гына җитмәде, «мишәр» проектына да җиң сызганып алыну да шуның белән аңлатыла.

Туймаздыгы башкорт үзәгенә килгәндә, минемчә, бу башкортлар күпләп яшәгән Сибайда, мариның эзе дә булмаган килеш, мари мәдәни үзәге ачуга тиң. Хәрәмләшеп ясалган соңгы җанисәп саннарын алганда да Туймазыда яшәүчеләрнең күпчелеге – татарлар. Ә чын саннарны алсак, шәһәрдә генә түгел, район буйлап та башлыча татарлар яши булып чыга. Барып кайтыгыз, халык белән аралашып карагыз, анда үзләрен татар дип санаучылар, саф татар телендә сөйләшүче милләттәшләр яши. Әмма хакимият монда татар үзәге түгел, ә башкортныкын төзи. Мантыйк бармы? Юк.

2018 елда Радий Хәбиров хакимияткә килү белән Илеш районында да башкорт үзәген ачты. Анда да күпчелек яшәүчеләрнең татар булуын исәпкә алучы булмады. Димәк, бу максатчан рәвештә алып барыла торган сәясәт. Татарлыктан курку, шүрләү шулкадәр көчле ки, хәтта Татарстан белән чиктәш җирләрдә, күрше республика ул җирләрне үзләренә тартып алыр дигән үзләре уйлап тапкан уйдырмага ышанып, менә шундый мәдәни «форпост»лар төзеп яталар.

Бу мәдәни үзәкләр Башкортстанда Уфа татарларының хокуклары кимсетелү күрсәткече

Бу мәдәни үзәкләр Башкортстанда милли сәясәттәге тигезлек булмауның, Уфа татарларының хокуклары кимсетелгәненең күрсәткече. Мәсәлән, башкорт үзәкләре бишәү (бу санга Башкортстанда гына урнашканнары керә), урыс үзәкләре дүртәү икән, татарга исә бер генә милли-мәдәни үзәк тә җитә булып чыга. Андый бердәнбер үзәк Бүздәк районында урнашкан. Әйтергә кирәк, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы белән Халыклар дуслыгы йорты берничә ел элек ул үзәкне Килим авылыннан район үзәгенә күчерде. Татар морзаларыннан булган Тефкилевларның атаклы утарында ремонт ясарга кирәк дигән сылтау белән башкарылды бу эш. XIX гасыр архитектура һәйкәле булган йортны төзекләнлдерү эше тәмамланган дисәң дә була, белүемчә, документлар мәрәкәсе генә калган иде. Әмма бу эшкә нокта куелмады, калган эшкә кар ява дигәндәй, хәзер бу утар әкренләп җимерелә бара. Мәдәният министрлыгы ул йортны онытты. Кызык хәл килеп чыга: бердәнбер татар милли үзәген тотар өчен, эшне төгәлләр өчен акча да юк, вакыт та җитми, ләкин шул ук вакытта башкортларның эзе дә булмаган районнарда башкорт үзәкләрен оештырырга, уйдырма булса да, мишәрләр дигән яңа милләтне игълан итәрлек мишәр үзеген төзеп куярга да акчага кытлык юк.

Исегезгә төшерәм: Башкортстанда татарлар саны 1,5 млн. Милләтләрне аерып, берсен өстен күреп, икенчесен читкә этәреп, хокукларын кимсетү очрагы бу. Бу үзәкләр аерым очрак кына булса иде ул, ләкин мондый хәлләр артык күпкә киткәнгә күрә бу этноцидка охшанган дигән фикер килә.

Тагын бер кызык күренеш. Мәдәни үзәкләрне ачу фәрманында финанслау турында язылган өлешенә күз салырга кирәк. Мондый үзәкләрдәге штат берәмлекләре булган тарихи-мәдәни үзәкләрне оптимальләштерү исәбенә башкырылачак, диелгән. Ә кем кыскартылачак? Тулы бер милләтнең үзәкләре йә ябылып, йә көчсезләндерелеп, җанисәптә хәрамләшү юлы белән без җиңдек, татарларның саны кимеде дигән амбицияләрне, хыялларны тормышка ашырыр өчен кайсы милләт корбан булып калачак?

azatliq.org

Просмотров: 371

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>