Рөстәм Миңнеханов: «Безгә саф татар мәктәпләре кирәк»

самолетee8e0+(10)[1]Татарстан Президенты 8 Март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан журналистлар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов җавапларындагы төп ун теманы тәкъдим итәбез.

«Телебезне кирәк дип саныйбыз икән, кулланырга тиешбез»

Татарстан Президенты Татарстанга чиста татар мәктәпләре кирәклеген әйтте.

«Полилингваль мәктәп кенә татар телен без теләгәнчә өйрәтү мөмкинлеге бирми. Безгә чиста татар мәктәпләре кирәк, алар бар, ләкин аз. Бу мәсьәлә буенча комиссия (Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия — „Татар-информ“ ) эшли», диде Президент.

Ул җитәкчеләр өчен дә татар телен өйрәнү курслары оештырылуын әйтте. «Татарча белү генә түгел, фикереңне дә җиткерергә кирәк бит әле. Ул эшне алып барырга кирәк. Җыелышта, коллегияләрдә, сессияләрдә татар телендә чыгышлар ясауны таләп итәбез. Үзебездән тора. Телебезне кирәк дип саныйбыз икән, кулланырга тиешбез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Безгә һәммәбезгә дә тиз генә рус телендә — шалт-шолт. Гаиләдән башларга кирәк. Татар телен укытырга кирәк. Әгәр татар хатын-кызы өйдә татар телен кулланмаса, мәктәптә генә татар телен өйрәтеп булмый, үзебездән башларга кирәк. Аннары телне өйрәтү өчен бөтен мөмкинлекләр булырга тиеш», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов чуваш, мари, удмуртларга да мөмкинлекләр булырга тиешлеген әйтте. «Татарстанда, удмурт, чуваш теленә дә шундый мөнәсәбәттә булырга тиешбез», — ди Президент.

Безгә кайда күпме татар яшәвен белү мөһим

Рөстәм Миңнеханов халык санын алуга әзерлек барышы турында сорауга җавап бирде. «Безгә кайда күпме татар яшәвен белү мөһим. Татар диаспоралары белән дә эш бара. Урта Азиядә зур диаспоралар: Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Казахстан… Татарстанда татарларның 30 проценты гына, калганнары читтә. Бөтендөнья татар конгрессы да зур эш үткәрергә тиеш», — диде Президент.

«Әгәр син чуваш яки рус булып язылырга телисең икән, беркем сине чикләми. Кеше үзе хәл итәргә тиеш. Башкорт булып языласы килә икән, башкорт була инде. Татар булып язылса, татар була. Без үз эшебезне башкарырга тиеш. Безгә кайда күпме татар яшәвен белү, алар белән ничек элемтәдә булачагыбызны аңлау мөһим», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент читтәге татарлар белән багланышлар кирәклеген ассызыклады. «Без милләтебезне сакларга телибез. Безнең республикадан, илдән читтә яшәүче татарларның да әдәбият алырга, безнең белән аралашу мөмкинлекләре булырга тиеш», — дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов иртәгә үзенең Улан-Удэга барачагын әйтте. «Анда да диаспора белән очрашачакмын. Аларга безнең белән очрашулар кызык», — ди ул.

Президент татарлар белән эшләү мөһим бурыч булуын белдерде. «Казан ул телисезме-телисезме, бөтен татарларның мәркәзе. Без күп милләтле республика, тик татар белеме, мәдәнияте белән бездән башка беркем шөгыльләнмәячәк. Тарихи яктан бу безгә беркетелгән миссия».

Коронавирустан вакцинация

Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирустан прививка ясарга өндәде. «Сез куркыныч зонасында, гел кешеләр белән контактта. Бу тема мөһим. Вакцинация кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов журналист хатын-кызлар белән очрашуда.

Ул ничә кешенең прививка ясатканын, күпмесенең антитәнчекләре булганын сорашты.

«Антитәнчекләр алар бетә. Барыбер сәламәтлекне карап торырга, тест тапшырырга кирәк. Вирус тиз генә бетмәячәген аңларга тиешсез. Авырган кешеләр дә игътибарлы, уяу булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент хатынының да авырганын әйтеп узды. «Температурасы юк иде, ис тоюы югалды. Алар белән булсам да, миңа эләкмәде. Аңлап булмый ул вирусны», — диде.

Рөстәм Миңнеханов Спутник V вакцинасы белән прививка ясаганнарның антитәнчекләре булуын, бернинди тискәре нәтиҗәләре булмавын әйтте. «Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз», — дип киңәш бирде.

Президент фикеренчә, коронавируска каршы вакцина әзерләү белән шөгыльләнүче КФУ галимнәренең эшенә киләчәктә ихтыяҗ булачак.

«Казанда фармакология үзәге булдырачакбыз, безнең тикшеренүләр өчен мөмкинлекләр бар. Ничек кенә булса да, бу эш киләчәктә кирәк булачак, чөнки бу вирус башка төрле формада булырга мөмкин. Әгәр безнең университетның шундый компетенциясе барлыкка киләчәк икән, бу белгечләр башка проблемаларны да хәл итә алачак. Безнең университет башкарган эшне хуплыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Вакцина эшләү Казан лабораториясендә бара. Бу эшне КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, профессор Альберт Ризванов җитәкли.

  Район башлыгы мәктәпкә төшке ашка керсә, анда тәртип булачак

Татарстан Президенты фикеренчә, район башлыгы кызыксынып, атнасына ике тапкыр булса да мәктәпкә төшке ашка керсә, анда тәртип булачак.

«Азык-төлек, көндезге аш сыйфатлы булырга тиеш. Берәр районга барсак, мәктәпкә кереп, төшке ашны ашап карарга тырышам. Министрларны да сорыйм. Депутатлар да йөри. Бу теманы гел контрольдә тотарга кирәк», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «сыйфатсыз ризык кайтарылуы, балалар ашамаганлыктан, яртысы кире ташлануы оят, начар». «Гади генә ризыкны әйбәтләп әзерләп, кайнар килеш бирсәң, теләсә кем бик рәхәтләнеп ашап бетерәчәк», — ди ул.

«Безнең ишегалды» программасы дәвам итәчәк

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасы дәвам итәчәгенә ышандырды. Быел аны гамәлгә ашыруга 8 млрд сум акча тоту планлаштырыла.

«Узган ел без 8 млрд сум сарыф иттек. Быел да шундый ук чыгымнарны планлаштырабыз. Без баштан ук бу программаны өч елга планлаштырдык. Әмма бөтен эшләрне башкарырга, ким дигәндә, биш ел кирәк», — диде Президент.

«Ишегалды бит ул күңел халәте кебек. Ә пенсия яшендәге кешеләр, балалы хатын-кызлар өчен бу яшәү мохите», — дип өстәде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, ишегалларын төзекләндерү буенча барлык эшләр сыйфатлы башкарылырга тиеш. «Подрядчылар белән килешү төзелгән бит. Әгәр алар акча алган икән, эшләргә тиеш. Планлаштырылган бөтен нәрсә үтәлергә тиеш», — дип кисәтте.

Ипотека ставкасын киметергә кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ипотека ставкасын киметергә кирәк дип саный. «Торакны отышлы итү өчен төп критерий — ипотека ставкасы. Бездә ул 11 процентка кадәр җиткән иде. Һәм без һәрвакыт аны һичьюгы 7 процентка кадәр киметергә кирәк дип әйтәбез. Ставканы тагын да киметергә кирәк. Банкның үз процентларын алырга тиешлеген дә аңлыйм. Әмма 6,5 процент ставка да зур акча. 2 миллион сум бирсәләр, күпме процент була бит», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, халыкка торак сатып алуда ярдәм итәргә һәм моны хәл итүнең төрле юлларын эзләргә кирәк. Мәсәлән, ипотека буенча түбән ставка белән тәэмин итәргә, арендага торак тәкъдим итәргә була.

«Без халыкны торак белән тәэмин итәргә тиеш. Демография тискәре дип әйтәбез. Әгәр яшь гаиләнең фатир сатып алырга мөмкинлеге булмаса, әлбәттә тискәре була. Кеше фатир сатып ала алмый, кереме аз икән, димәк, арендага торак тәкъдим итәргә яки башка вариантларны карарга кирәк», — диде ул.

«Дистанцион эшләүгә тискәре карыйм»

Рөстәм Миңнеханов читтән торып укуга һәм эшләүгә карата фикерен әйтте.

«Мин тискәре карыйм. Кеше коллективта булырга тиеш — мәктәп укучысы, аппарат хезмәткәре булса да. Журналист ничек читтән торып эшләсен?! BBC ны карап, күчереп язсынмы? Без үзебез практикада бу эш алымын хупламыйбыз», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул балаларның да өйдән укуын хупламавын әйтте. «Ничек инде өйдән укып булсын?! Бер чор гына була аладыр ул, ләкин бала коллективта яшьтәшләре арасында булырга тиеш», — диде.

Узган елда 6 апрельдән мәктәп укучылары дистанцион укуга күчкән иде.

«Әгәр бала көне буе төрле түгәрәкләрдә мәшгуль булса, начар гамәлләргә вакыты калмаячак»

Президент фикеренчә, яшүсмерләр җинаятьчелеген кисәтүдә төп рольне сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар уйнарга тиеш.

«Безнең иң зур хатабыз — мәктәп ролен бәяләп бетермәүдә. БДИ нәтиҗәләрен таләп итәбез, ә кемне тәрбияләвебез, нәрсәгә хирыс булуы — анысы унынчы мәсьәлә. Ул бишлегә укып та, рәтсез булырга мөмкин, өчлегә укып та, бик шәп кеше була ала. Сыйныф җитәкчеләренең укучылар һәм ата-аналар белән системалы эшен торгызырга кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент патриотик тәрбия буенча мәктәпләрнең эшен бәяләү критерийлары эшләнергә тиешлеген әйтте. Шул ук вакытта, анң фикеренчә, мәктәпкә генә сылтап калдыру да дөрес түгел. «Ата-аналар балалар белән шөгыльләнми, моны мәктәп эшләргә тиеш дип уйлыйлар», — диде.

Президент сүзләренчә, әгәр бала көне буе төрле түгәрәкләрдә мәшгуль булса, начар гамәлләргә вакыты калмаячак. Әгәр үз иркендә калдырылса, теләсә нинди начар йогынтыга бирешергә мөмкин.

Шәһәргә баланы йөртү эшмени инде ул?!

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казан яны бистәләрендә бөкеләрдән котылу өчен, трассаны киңәйтү генә җитми, эш урыннары булдырырга кирәк.

«Ниндидер территориядә төзегәндә, без аны комплекс итеп карарга тиеш. Балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, башка учреждениеләр дә булырга тиеш. Безнең иң зур хата — агломерацияле торак комплексларын төзибез, ә бөтен халык иртән тора да, шәһәргә бара, кич кире тагын кайталар. Трассаларны тәртипкә китерү кирәк, ләкин аларны киңәйтү генә коткармый, эш урыннары булдырырга кирәк. Шәһәргә баланы йөртү эшмени инде ул?! Эшләячәкбез, төзелеш буенча планнар бар», — диде Президент.

Эштә иргә, хатынга бүләргә ярамый

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, эштә ир-атка, хатын-кызга бүләргә ярамый.

«Иң төп критерий — һөнәргә яраклылыгы һәм үз эшен башкара белүе. Бу чыннан да шулай. Махсус ир яки хатын-кыз хезмәткәр эзләгәнем булмады. Бу позициядә кем эшли алыр иде икән дип карыйбыз. Иң мөһиме — үкенгән юк. Хатын-кызларда сирәгрәк, ирләрдә ешрак ялгышабыз бугай без», — диде Рөстәм Миңнеханов.

intertat.tatar

Просмотров: 908

Один комментарий

  1. СЕЗГЭ ИСЭНЛЕК ТЕЛИБЕЗ.
    УЗЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ. бик куп эшлисез.