30 ел элек нәкъ шушы исем астында “Бердәмлек” өлкә татар газетасының беренче битендә яңа торгызылган Камышлы районының картасы һәм РСФСР Югары Советы Президиумының Самара өлкәсендә Камышлы районын оештыру турындагы Указы басылып чыккан иде.
1990 елда, Кләүле районыннан аерылып чыгып, Камышлы районының элеккеге чикләрен кайтару буенча Абдулла Закир улы Акчурин җитәкчелегендә инициатив төркем барлыкка килә. «Милләт, мәдәният, дин һәм тел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бер милләт кешеләре күмәкләшеп яшәгән һәм күпчелекне тәшкил иткән җирлекләрдә милли административ-территориаль берәмлекләр оешырга мөмкин», дип язылган РСФСР кануннарының 7 статьясына таянып, инициатив төркем райисполком һәм облисполкомга Камышлы районын торгызу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать артыннан мөрәҗәгать яудыра башлый. Идея белән кабынып киткән якташлар бер ел дәвамында, гаиләләрен, йорт мәшәкатьләрен калдырып, шушы изге юлда йөриләр. Салкын җилле бураннарда тирә-як авылларга чыгып китәләр, җыелышлар үткәрәләр. Берәүләр — аерылырга, икенчеләре аерылмаска дип кычкыра, авыр сүзләр дә ишетергә туры килә. “Знамя Родины” район газетасы битләрендә дә полемика бара, халык, төркемнәргә җыелып та, эш урыннарында да шул мәсьәлә буенча бәхәсләшәләр. Эш зурга китеп, инициатив төркем облисполкомга, аннан РСФСР Югары Президиумына барып җитә. Һәм, ниһаять, 1991 елның 4 мартында РСФСР Югары Президиумы Самара өлкәсендә Камышлы районын оештыру буенча Указ чыгара.
Бу уңайдан “Бердәмлек” өлкә татар газетасының 18 — 24 март санында — Указ, 25 — 31 март санында ике котлау телеграммасы һәм “Гаделлек расланды” дип аталган мәкалә басылып чыга.
Котлыйм сезне!
Хөрмәтле иптәшләр!
Сезне чын күңелдән Камышлы районының яңадан кайтарылуы белән тәбриклим.
Бу шатлыклы хәбәрне сезнең белән уртаклашам һәм барыгызга да иҗади уңышлар, исәнлек-саулык, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, бәхет телим.
М. ТКАЧЕНКО, КПССның Камышлы район комитетының 1960-62 еллардагы беренче секретаре.
Самара шәһәре, «Туган тел» татар мәдәни мәркәзе рәисе Рәшит Фатыйх улы АБДУЛЛОВКА!
Хөрмәтле Рәшит әфәнде! Сезгә һәм сезнең белән бергә «Туган тел» татар мәдәни мәркәзенә, «Бердәмлек» өлкә татар газетасы редакциясенең бөтен әгъзаларына һәм хезмәткәрләренә яңадан торгызылган Камышлы районы сайлаучылары исеменнән районыбызны кайтаруда күрсәткән ярдәмегез өчен йөрәгебез түреннән чыккан зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә эшләрегездә зур иҗади уңышлар телибез!
Камышлы районын торгызу буенча инициатив төркем әгъзалары.
Шулай ук инициатив төркем әгъзалары исеменнән язылган “Гаделлек расланды” мәкаләсендә мондый сүзләр бар: “Шөкер, районыбыз яңадан кайтты. Ләкин моңа җиңел генә ирешелмәде, билгеле. Беренче булып, инициатив төркем җитәкчесе, сугыш ветераны Абдулла Закир улы Акчуринның башкарган зур хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Аның белән кулга-кул тотынышып эшләүче Камышлы авыл Советы башкарма комитеты рәисе Гомәр Вәлитовны, «Мир» колхозы рәисе Саҗит Галимуллинны, юл ПМКсы җитәкчесе, өлкә Советы халык депутаты Фоат Шәймардановны, укытучылар Мәхмүт Баһаутдиновны, Мария Мелешкинаны, Наил Сафинны, пенсионер Рәшит Хәлиуллинны, Иске Ярмәкнең Коминтерн исемендәге колхоз рәисе Дәмил Хәсәншинны, Балыклыдан хезмәт ветераны Хәбибулла Нигъмәтуллинны билгеләп үтәргә кирәк. Күп кенә башка кешеләрнең дә өлешләре зур булды.
Шулай ук халык депутатларының өлкә Советы Президиумы әгъзасы, милли политика буенча даими комиссия рәисе Юрий Васильевич Еругин, Самара «Туган тел» татар мәдәни мәркәзе рәисе Рәшит Абдулловның күрсәткән изгелекләре дә һичкайчан онытылмас. Халык депутатларының өлкә Советы рәисе Виктор Александрович Тархов та безнең милли проблемаларны бик дөрес аңлап, гаделлекне торгызуда зур көч куйды.
Хәзер инде район кайтты, ләкин аны аякка бастыру өчен бик тә күп эшләргә туры киләчәк. Моның өчен бик көчле, нык йөрәкле, кешелекле, тәрбияле, халык рәхмәтен алырлык, уңга-сулга карамыйча, халык кайгысын уртаклашырдай, халык шатлыгы белән бергә шатланышырдай җитәкчеләр булсын иде. Безнең халык тырыш, эшчән һәм уңган бит ул. Без эшлекле булуыбызны, һичшиксез, аклап чыгарга тиешбез”, — дип язылган иде.
Бу вакыйгалар нәкъ 30 ел элек булган. Шушы кыска да, шул ук вакытта озак та булып тоелган вакыт эчендә Камышлы районына зур юл үтәргә туры килде. Ил белән бергә торгынлык елларын кичерде — колхозлар, эшләп торган предприятиеләр таралды, фермалар ябылды, халык шәһәрләргә китеп бетте, җирләр кысыр калды. Бу халәт җитәкчеләрдән генә тормый иде, әлбәттә. Бөтен ил шул хәлгә тарыган иде. 2000 елларда гына район башын күтәрә башлады — фермер хуҗалыклары барлыкка килде, инвесторлар табылды, фермерлар хөкүмәт субсидияләре, грантлар алырга өйрәнде, елдан-ел чәчүлекләр киңәя, авыллар матурая бара. Ә 2019 елда Камышлыда гөрләп үткән Бөтенроссия авыллар Сабан туе моның ачык дәлиле булып тора.
Камышлы татар районы белән һәрдаим хезмәттәшлектә булган “Бердәмлек” өлкә татар газетасы милләттәшләребезне шушы зур бәйрәм белән ихлас котлый. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә эшләп, бәйрәмнәр уздырып, бәхеттә-шатлыкта яшәргә, үсештә булырга насыйп итсен иде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Просмотров: 1065