Сөйкемле әниләрнең берсе ул

jY5PXh77g7411Яңа Ярмәк авылында 30 елга якын хат ташучы булып эшләгән Әминә ХӘСӘНШИНА турында

Әни сүзе бигрәк газиз инде,
Йөрәкләргә языла май булып.
Төшкә керә аның күлмәге дә
Гел кояшлы матур җәй булып…

Җир йөзендә әнидән дә сөйкемлерәк, әнидән дә күркәмрәк зат юк ул. Һәркайсыбызның әнисе үзенә кадерле дә, газиз дә. Алар безне тудырып кына калмаганнар, үстергәннәр, бакканнар. Әз генә чирләсәк тә көенгәннәр, көнен төнгә ялгап дәвалаганнар. Безнең тәпи йөреп китүебезне күреп, беренче сүзләребезне ишетеп сөенгәннәр.

Алар безне күз карасыдай карап үстергәннәр. Онытмыйк без читкә киткән чакта «балам» диеп озатып калуларын, кайткан чакта ерактан ук күреп, елый-елый каршы алуларын да.

Бу язмам да нәкъ шундый сөйкемле әниләрнең берсенә багышланган. Яңа Ярмәк авылында яшәүче Әминә Хәсәншинага. Ул 1954 елда Бәдәр апа  белән Гата абзыйны куандырып дөньяга аваз сала. Аннан сон Таһир дөньяга килә.  Әнисе, Бәдәр апа, без белгәндә хат ташучы булып эшли иде, Гата абзый — колхозда.

Әминә тиз кул арасына кереп, әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, эшкә урнаша. Мәхәббәтен ул үз авылында таба.

И гомер агышлары… Әле кайчан гына курчак уйнап йөргән Әминә үзе дә әни була. Гаиләләрен ямьләндереп Эльвира дөньяга туа. 

Тормыш бит, бер карасаң - елмая, ә икенче яктан карасаң - инде караңгы болытлар каплый… Әминә апага ялгыз калып, кызны берүзенә генә үстерергә насыйп була шул.  Гаилә башлыгы хатынын, баласын калдырып китә, башка сөйгән яр таба. Бик ансат булмагандыр Әминә ханыма тормыш итүләре. Алай да ул югалып калмый, әнисе лаеклы ялга киткәч, хат ташучы булып урнаша. Эш белән мавыгып, тормыш дәвам итә…

Кызын «үскәнем, булганым» дип кенә, күз карасыдай саклап кына тәрбияли. Бу якты дөньяга Эльвираны тудырганы өчен шатланып, кызның кечкенә генә уңышларына да сабый баладай сөенеп яши Әминә апабыз.

Әллә бик ансат дисезме, ялгыз тормышны тартып кара әле. Әле эше тагын ни тора. Юк, Әминә ханым ялгыз түгел, аның күз нуры, кызы яшәргә көч бирә.

Элек хатларны, газеталарны Иске Ярмәктән алып кайтырга иде, почта бүлеге анда урнашкан иде бит. Димәк, бригад йортына барып, ат җигәсе бар. Аннан соң икенче авылга юл тотасы. Әминә апаның аты, билгеле, аны танып тора, бригадка килеп керү белән кешни ул. «Апа, мин синең белән зур юлга чыгарга әзер», — дигән сыман.

Матур, ягымлы җәе дә, язы да бар йөрергә, шулай ук салкын кышы да, ачы җилле яңгырлы көзләре дә бар бит әле. Көндә шулай бер ялгызың ат белән озын юлга  чыгып китеп кара әле. Ул чакларда газет-журналларны күп яздыра иде халык, посылкалар да күп була иде, пенсия акчасын да алып кайтырга. Көндә шулай Әминә апабыз, Ходайга тапшырып, бер авылдан икенче авылга йөреде дә, йөреде.

Алай гына да түгел бит әле. Юлдан кайткач газеталарны, пенсияләрне таратасы да бар. Күпме акча белән юлга чык әле син. Ә атың юлда туарылса, берәр камыты өзелсә? Әй, бигрәк тә куш йөрәкле булган инде безнең Әминә апабыз, дип уйлап ятам. Кышкы көннәр кыска, тиз карангы төшә, җитмәсә без яшь чакта бураннар да  берәр атна була торган иде. Юлдагы маякларны барлый-барлый, Әминә ханым 30 елга якын эшли. Уйлап карасаң, хәйран калырлык. Әйтергә генә ансат, 30 көн түгел бит ул.

Алай гына түгел бит әле. Өйдә дә эш җитәрлек: бакча утыйсы, чәчәсе, маллар карыйсы бар. (Әминә ханым ул гомер-гомергә маллар асрап яшәде). Кызын да мәктәпкә озатасы, каршы аласы, дәресләрен карарга булышасы.  Печән әзерлисе, тирес түгәсе… И-иии, эшнең очы-кырые юк. Бик тә тырыш булды.

Кызы да бик акыллы, чибәр булып буйга җитте. Мәктәпне тәмамлагач, зур уку йортларында белем алды. Аннан соң Камышлының май заводына эшкә урнашты. Озак та үтми үз тиңе белән кушылып, матур гына туйлар ясап, гаилә учагы кабыздылар.

Хәзер Эльвира гаиләсе белән район үзәгендә яшәп ята, ике кызлары бар, Әминә апаның сөйгән оныклары алар.  Тормышларына сокланып туймаслык. 

Әминә ханыма торган саен исем китә, шундый тырышлыгына, уңганлыгына. Күптән лаеклы ялда булса да, ел да тавык-чебешләр белән мәш килә. Өендә тәртип, чисталык. Бик оста итеп кура җиләкләрен карап үстерә ул. Йорты тулы — чәчәкләр. Өенә йомыш белән керергә туры килсә, әллә-никтә чәй эчмичә чыкмассың.

Барлык авылдашлар исеменнән Әминә ханыма рәхмәт әйтәсем килә. Шулай балаларыңны, оныкларыңны куандырып, исән-сау яшә әле син. Әмин.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 981

Комментирование запрещено