Адәм баласы дөньяга үз теләге белән килми һәм үз теләге белән китми. Ләкин ул җиргә үзенең яшәү программасы белән җибәрелә, диелгән кайбер дини китапларда. Әмма, көчләп тагылган системага каршы тора алмыйча, кеше яшәү мәгънәсен югалтырга да мөмкин. Аллаһы биргән программаны үтәү урынына рухы ят мохитка яраклаша башлый. Гомерен ялган кыйммәтләр, вакытлы өстенлекләр бирә торган исем-дәрәҗәләр даулауга сарыф итә, тыштан канәгать булып күренсә дә, эчтән бәхетсез булып кала. Үз кыйбласын җуйган бәндә, никадәр байлык тупламасын, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, беркайчан да җан тынычлыгы таба алмый, яшәүгә өметен өзә…
Ә инде адәм баласы дөньяви белемгә генә түгел, дини белемгә дә омтылса, эзләнсә, намаз укыса, киресенчә, ана карынына салынганнан алып, ахирәткә күчкәнчегә кадәр, үзенә тиешле гомер программасы буенча яшәүне максат итеп куя. Татар милләтенең киләчәге — илаһи куәткә ия булган мәхәллә эчендә Аллаһы кушканча яшәү.
Мәчәләй авылының бишенче мәхәллә мәчетендә, шушы кагыйдәләрне саклап, имам вазифасын Сәйфулла Бәхтиев алып бара. Бик зур тырышлыклар куеп, ул мәчеттә дини белем укыту бүлмәсе булдырды. Бу изге эштә аңа ярдәм итүчеләр дә күп булды. Уку бүлмәсе өчен бөтен җиһазларны, парта-урындыкларны һәм башка кирәк-яракларны Рамил Таишев үз акчасына сатып алды (Аллаһы Тәгалә гаиләсенә бәхетле тормыш бирсен, эшләрендә зур уңышларга ирешергә насыйп итсен иде). Хәзер инде шушы бүлмәдә гарәп графикасын өйрәнүчеләр шөгыльләнәләр. “Ислам дине белән бергә татар дөньясына килеп кергән гарәп имлясы татар милли яңарышының нигезен тәшкил иткән. Татар язуы гарәп имлясына нигезләнсә һәм татар теле дә, ислам мәдәнияте дә гарәп имлясы аркылы илаһи халәтенә кайтса иде”, — дип өметләнә Сәйфулла хәзрәт.
Авылдашыбыз Наил хәзрәт Курмаевның эш урыны Похвистнево шәһәренең яңа мәчетендә булуына карамастан, ул авылдашларын да онытмый, бик зур ихласлык белән, атнага ике мәртәбә килеп, безгә дини белем бирә.
Рәгаиб кичәсендә шушы мәчеттә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әтисе Габдуллаһ һәм әнисе Әминәнең никахлашкан көн хөрмәтенә мәҗлес үткәрелде. Коръән укып, догалар кылып, садакалар тараттык. Мәҗлесне оештыручыларга моның өчен зур рәхмәтләр әйттек, уңышлар теләдек. Кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһы Раббыбыз савапларын арттырып бирсен иде. Рәҗәб аенда садака бирү — вакытында укылмаган намазларны каза кылу. “Ихлас” сүрәсен ешрак уку да — күркәм гадәт. Галимнәребезнең киңәшләрен тотып яшәргә насыйп итсен иде. Ислам дине әһелләренә, аны юлдаш итәргә әзерләнүчеләргә хәер догада булып торабыз. Аллаһы Тәгалә барчабызга да ике дөнья сәгадәтләренә лаек булырга насыйп итсен. Елларыбыз, илләребез тыныч булып, Аллаһының ризалыгын алып, гыйбадәтләребезне дәвам итеп яшәргә язсын иде. Амин.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1034