«Көч-куәт булганда, ярдәм итәргә кирәк»

IMG-20201206-WA0028Ак халатлы табибларны, шәф­кать туташларын, меди­цина өлкәсендә эшләү­челәрне еш кына “Ак канатлы фәреш­тәләр” дип атыйбыз. Тик бу аклык артында күпме тын­гысыз төннәр, эзләнүләр, бор­чылулар торганын аңлап бе­термибез, кайвакытта рәх­мәт әйтергә дә онытабыз. Нин­ди авыр, җаваплы эш бит ул, табиб һөнәре!

Минем бүгенге әңгә­мә­дәшем Исаклы район хастаханәсенең баш та­бибы 33 яшьлек  Равил Хаметов. Ул балачак хыя­лын чынга ашыру өчен бөтен көчен куйган кеше.

Равил Хаметов Пенза өл­кәсенең Неверкино авылында Зиннур һәм Әдилә Хаметовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 7 — 8нче сыйныфта укыганда ук тормышын медицина белән бәйләргә карар кыла. Ата-анасы каршы килүенә карамастан, кешеләргә ярдәм итү, җәмгыятькә файдалы булу теләге сүрелми — егет үз фикерен үзгәртми, ки­ресенчә, югары уку йортына керү өчен ныклап әзерләнә башлый һәм Самара дәүләт медицина университетына укырга керә.

Югары уку йортында Равил беренче курстан башлап соңгы уку елына кадәр старос­та, проф­ком оешмасы вәкиле була. Шулай ук хәрби кафедраны тәмамлый. Бүгенге көндә ул медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты. Икенче курста укыганда, үз теләге белән, төрле хастаханәләрдә төнге дежурга калган табиблар янында эшли башлый.

- Табиблар дөньясына тиз­рәк кереп, дөрес диагноз кую, пациентлар белән аралашу үзенчәлекләрен беләсем, үз күз­ләрем белән күрәсем килә иде.

Аеруча хирургия юнәлеше кызыксындыра иде. Бераздан миңа операция барышын күзәтергә, соңрак ассистент буларак катнашырга рөхсәт иттеләр. Кайвакыт операция өстәле артында төн буе басып торырга да туры килгәләде, — дип искә ала Равил.

Медицина университетының өченче курсын тәмамлагач, егет юридик белем алырга карар кыла һәм Мәскәү югары уку йортының көндезге һәм читтән торып уку бүлегенә керә. Ике уку йортын да берьюлы алып бара ул. Медицина буенча төр­ле олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Би­шенче курста Равил урология юнә­лешен тирәнтен өйрәнә. Аннары акушерлык һәм гинекология хирургиясе буенча интернатура үтә. 2009 елда ул югары уку йортларын бик уңышлы тәмамлап, ике диплом ала.

- Интернатура узган вакытта гинекология буенча яман шешләрне өйрәнү цик­лы булды. Ул дәресләр Са­мараның онкология үзәгендә үтә иде. Шулай итеп, мин яман шешләрне өйрәнү белән дә мавыгып киттем һәм Онкодиспансерның барлык бү­лекләренең эшчәнлеге белән танышып, төрле дәвалау ысулларын өйрәнү бәхетенә ирештем. Самара өлкәсенең иң яхшы белгечләрендә уку минем өчен икеләтә уңыш булды. Шуларның берсе медицина фәннәре докторы, профессор Михаил Олегович Воздвиженский иде. 2012 елның мартында миңа Онкодиспансерда онко­уролог табибы уры­нын тәкъдим иттеләр. Җитәкчебез Леонид Васильевич Шаплыгин яшь табибларны фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнергә өндәде, безнең омтылышларыбызны хуплап, һәрьяклап ярдәм итеп тор­ды. Шул рәвешле мин 2013 елда Саратов шәһәрендә мәни бизенең яман шеше (рак предстательной железы) темасына диссертация якладым һәм фәннәр кандидаты булдым. Шуннан соң Михаил Олегович Воздвиженский мине үзе эшләгән абдоминаль хирургия бүлегенә онколог булып эшләргә чакырды. Бераздан Онкоүзәкнең паллиатив ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләү бәхетенә ирештем. Әлеге бүлек табиблары аеруча авыр хәлдә булган, яман шешнең соңгы стадияләре белән көрәшүче авыруларга ярдәм итү белән шөгыльләнәләр. Дөресен әйт­кәндә, мондый авырулар белән эшләү искиткеч кыен, - дип авыр сулап куйды егет. - Бу чор минем өчен аеруча әһәмияткә ия, чөнки миңа бик зур тәҗри­бә, белем һәм үз-үземә ышаныч бирде. Шулай ук, паллиатив ярдәм бүлегендә хезмәт иткәндә, мин Мәскәүнең Александр Иванович Евдокимов исемендәге медицина университетында әлеге юнәлеш буенча өстәмә белем алдым. Бүлек җитәкчесе Сергей Николаевич Ищеряковка чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аның кебек остаз белән бергә эшләү — минем өчен зур бәхет.

- Равил, миңа калса, бүгенге көн яшьләре арасында сезнең кебек үз эшенә бирелгән, бөтен буш вакытын укуга, белем алуга багышлаган кешеләр бик сирәк күренеш. Туплаган белемнәрегез җитәрлектер ин­де, дип уйламыйсызмы?

- Юк. Яраткан һөнәремнең барлык нечкәлекләренә тө­шенәсем килә. Үсмер вакытымда ук алдыма кешеләргә файдалы булып, ярдәм итеп яшәү максатын куйган идем. Табиб булырга хыялландым һәм бу хыялыма ирештем. Авыру кешеләрнең хәлләрен җиңеләйтәсем, дәвалыйсым, сәламәтләндереп шатландырасым килә. Шуңа күрә дә минем ярдәм югары дәрәҗәдә булырга тиеш, дип уйлыйм.

Бүгенге көндә мин меди­цинаның төрле юнәлешләре буенча 6 сертификатка ия. 2019 елда алган сертификатым медицина өлкәсендә җитәкче вазифаларын биләү мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта, шулай ук, Самара дәүләт икътисад университетында “Стратегик менедж­мент” белгечлеге буенча белем алам. Тормыш барышында барысы да кирәгәчәк, - ди Равил.

Минемчә, канәгать пациент­ларның җитәкче­ләргә, хәтта сәламәтлек сак­лау министрына юллаган күпсанлы уңай бәяләмәләре — онколог Ха­ме­товның белем дә­рәҗәсен һәм эшенең сыйфатын иң югары билге белән бәяләү ул. Яшь, талантлы, тырыш, үз эшен яратып, иң югары дәрәҗәдә башкаручы табибны авырулар гына түгел, сәламәтлек саклау министры Михаил Ратманов та күреп ала һәм 2020 елның февралендә Равилне Исаклы районы үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп билгели. Ул яңа урында бер дә аптырап калмый, булган проблемаларны барлап, аларны чишү юлларын таба, халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өстендә эшли башлый. Районда элек онколог булмаган икән. Иң элек Равил әлеге юнәлеш эшен җай­лап җибәрә. Бер ел эчендә районда яман шешләр буенча күрсәткечләр берничә тапкырга уңай якка үзгәрә. Һәр атна саен ул, районның зур авылларында урнашкан үзәк хастаханә офисларына барып, халыкны шәхсән үзе кабул итә. Шул рәвешле бик күп чир­ләрне авыруның башлангыч стадиясендә үк күреп алып, тиешле дәва билгеләнә. Шулай ук ашыгыч ярдәм эше дә җайла­на. Районның иң ерак авылларына да тар бел­геч­ләрдән торган бригадалар барып, урын өстендә ятучы, мөмкинлекләре чикләнгән һәм үз аягында килгән халыкка тиешле ярдәм оештырыла. Шулай ук район хастаханәсе хезмәткәрләрен паллиатив ярдәм күрсәтү белән таныштырып, әлеге юнәлештә актив эш башлана. Һәрбер авыр хәлдәге авыру буенча комиссия төзелеп, дәвалау ысуллары билгеләнә. Бүгенге көнгә 200гә якын комиссия утырышы узган инде.

- Равил Зиннурович, халык сезне ничек каршы ала соң?

- Беренче вакытта авыл халкы ничектер куркып кына, кыюсыз мөрәҗәгать итә иде. Мин алар белән төрле темаларга әңгәмәләр корып, хәл­ләрен сорашып, зарларын игътибар белән тыңлап, һәр­бер­сенә ярдәм итәргә тырышу­ымны күргәч, үзләре дә сораулар бирә, киңәш сорый башладылар. Миңа карата ниндидер ышанычлы мөнәсәбәт барлыкка килде кебек. Алар минем икенче килүемне түземсезлек белән көтеп тора башладылар. Кайвакыт тиз генә әйләнеп кайтам дип килгән авылда иртәдән кичкә кадәр эшләргә туры килә. Җыелган халыкны ничек кире борасың инде?

Равил яңа вазифаларга алынганда, коронавирус котыра башлаган иде инде. Шунлыктан яшь җитәкчегә көнне төнгә ялгап, җиң сызганып, күпсанлы проблемалар өерен чишәргә туры килә. Исаклы районы өлкә башкаласыннан бик ерак урнашканлыктан, яңа вирус йоктырган авыруларны Самараның махсус хастаханәләренә озату мәсьәләсе туа. Әмма Равил Зиннурович монда да аптырап калмый, ул авыруларны өлкә башкаласына Санавиация вертолетлары белән озатуны оештыра. Аның бу тәвәккәллеге күп кешенең гомерен саклап калды инде. Гомумән, коронавирус зәхмәте белән көрәш стратегиясен дөрес оештыру, авырулар саны үсешен туктатуга китерде. Равил, баш табиб буларак, хезмәткәрләренә дә бик игътибарлы.

- Пандемия чорында барыбызга да бик кыен, барыбыз да талчыктык. Шунлыктан мин хезмәткәрләрем белән бертигез эшлим. Әлеге авыр вакытта без бергә, иңне-иңгә куешып, корона­вирус зәхмәтенә каршы кө­рәшәбез. Бер-беребезгә алмашка килеп, кыска гына булса да ял сәгатьләре оештырабыз. Терелеп, аякка бас­кан авыруларның елмаюын күреп, бергә шатланабыз. Һәрбер авыруның терелүе — безнең эшебезгә иң зур бәя. Аларның рәхмәт сүзләре тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч бирә, — ди ул.

Равилнең омтылышлары, үз-үзен аямыйча, куйган максатына ирешүе барыбызга да үрнәк бу­лып тора. Аның кече энесе Рөстәм дә хәзерге вакытта Самара дәүләт медицина уни­верситетының стоматология бүлегендә укый. Шулай ук туганнан туган абый-энеләре дә медицина өлкәсендә белем алып, төрле шәһәрләрдә эшлиләр. Бик яшь булуына карамастан, эшен җиренә җиткереп башкаруы, җаваплы булуы белән кыска гына вакыт эчендә хезмәттәшләренең дә, район халкының да хөрмәтен яулый алган Равил Зиннур улы. Гомумән, һәрьяклап хөрмәтле, үрнәкле, халык арасында абруйлы булып, тормыштан ямь табып яши, җәмәгать тор­мы­шында да актив катнаша. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сове­ты әгъзасы, актив хәйрияче Равил Хаметовны татар җә­мә­гатьчелеге арасында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. 2016 елда булдырылган хәйрия фонды инициаторы да ул.

- Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин яшь активистлар керткән тәкъдимнәргә бик теләп колак сала. Киңәшләрен бирә, безнең башлангычларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Гомумән, ул киләчәк яшьләр кулында булганны ачык аңлый һәм шуңа күрә дә лаеклы алмаш һәм ышанычлы киләчәк тәрбияләргә тырыша. Форсаттан файдаланып, Талип хәзрәткә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Хәйриячелек темасына килгәндә, мин күптән инде ятим­нәргә, мохтаҗларга яр­дәм итәргә тырыша идем. Әмма бу эшләрнең ничектер читтән торып кына башкарылуы миңа тынгы бирми иде. 2016 елдан башлап, мин үзем генә, яисә волонтерлар белән бергә ятимнәр йортларына барып, җитәкчеләре белән сөйләшеп, нинди проблемалар, нәрсәләр кирәклеген бар­лап, ярдәм күрсәтәбез. Хәйрия эшчәнлегебез Мехзавод бистәсендәге “Малютка” ятимнәр йортыннан башланды. Алдан әзерләнгән исемлек буенча бөтен кирәк-яракларны җыйгач, Талип хәзрәт, мин һәм тагын берничә активист нәниләргә кунакка бардык, бүләкләр тапшырдык. Ул чакта кичергән хис-тойгыларны сүз белән әйтеп аңлатып булмый… Ятим сабыйларның рәх­мәт тулы күз карашлары ан­нан соң да бик озак күз алдымда торды әле, — дип авыр сулап куйды Равил. - Шулай итеп, 2 — 3 ай саен шәһәребезнең һәм өлкәбезнең төрле ятимнәр йортларына булыша башладык. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ГУФСИН) 15нче колониясенә дә ярдәм кирәклеген белеп алгач, тоткындагы хатын-кызларның сабыйларына кирәк-яракларны туплап, делегация белән бардык. Безнең килүне сабыйлар концерт әзерләп көтеп торганнар.

- Хәйриячелек белән шө­гыльләнү өчен акча күп кирәк бит.

- Әйе. Бәхеткә, кеше кайгысына, ятим сабыйлар язмышына битараф булмаган кешеләр күп. Мин дусларым, туганнарым, хезмәт­тәшләрем, пациентлар, татар җәмәгатьчелеге арасында хәйрия эшчәнлеге турында мәгълүмат тараттым. Шулай итеп, кем ничек ярдәм итә ала, шулай ярдәм итеп, фонд туплана башлады. Талип хәзрәт бу эштә дә бик зур ярдәм күрсәтә.

Шунысын да әйтеп үтәсем килә: ятим балалар белән очрашуларга барганда, без аеруча әзерләнәбез. Танылган спортчылар һәм башка танылган кешеләр белән очрашулар оештырабыз. Үзебез турында сөйлибез, төрле уеннар уйныйбыз. Аларга сатып алынган бүләкләр генә түгел, күңел җылысын да бүләк итәргә тырышабыз.

Самарада хуҗасыз калган җәнлекләр һәм өй җанварлары өчен приютлар да бар. Аларга да булышырга тырышабыз. Алар өчен азык, медикаментлар сатып алабыз, читлектә утырган зур токымлы этләрне йөртергә чыгарабыз.

Табигатьне саклауга да өлеш кертү өчен вакыт табабыз, - дип елмая табиб. - Менә инде 3 ел дәвамында өлкәбез урманнарында агачлар утырту акциясендә актив катна­шабыз. Ел саен язын 200ләп кеше җыелып урманга бара­быз. Эш­не һәрвакыт дога белән баш­лыйбыз. Шу­ңадырмы, урман хуҗалыгы җитәкчесе әй­түенчә, без утырткан агачлар башкалардан тизрәк, ныграк булып үсәләр икән.

- Равил, сез кайчан да булса ял итәсезме?

- Төнлә бераз йоклап алырга тырышам, — дип көлеп куйды ул. — Ял итәргә өлгерербез әле. Көч-куәт, мөмкинлекләр булганда, кешеләргә ярдәм итеп, файдалы булып яшәргә кирәк.

…Менә бит, арабызда нинди асыл егет, искиткеч киң күңелле, ярдәмчел, ихлас мил­ләттәшебез бар икән.

Газетабызны укучы асыл затлар колагына сер итеп кенә әйтәм — Равил әле өйләнмәгән…

IMG-20201206-WA0007IMG-20201206-WA0028 IMG-20201206-WA0035 IMG-20201206-WA0038 IMG-20201206-WA0046 IMG-20201206-WA0051 IMG-20201206-WA0058

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 887

Комментирование запрещено