Асыл сыйфатлы зат иде

Изображение 4405 мартта танылган якташыбыз, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевның вафатына 7 ел тулды

 

Рөстәм белән Илһам абыйны бер-берсеннән аерып булмый, әлбәттә. Алар 20 елдан артык сәхнәдәш дуслар булып кына түгел, тормышта да бер-берсен ихтирам итеп яшәделәр. «Рөстәм белән җырлавы — җан рәхәте», — дия иде Илһам абый Шакиров. Чыннан да, Рөстәм баянда һәм башка уен коралларында уйнавы, зур дәрәҗәдәге осталыгы белән аерылып тора иде. Ул баян, гармун телләре аша Илһам абыйның моңлы тавышына хас булган тавышлар яңгырата белә иде. Алар арасында ниндидер бер тирән дуслык хисе бар иде, бер-берсен хөрмәтләп иҗат иттеләр алар.

Мин үзем тумышым белән Нурлат районыннан. Илһам абый белән Рөстәм Нурлатка концерт белән киләләр икән — мин дә анда барырга ашыга идем. Нурлатлылар бик кунакчыл халык, сәнгатьне яратучан, артистларны хөрмәт итүчән. Бер шулай очрашкач, мин Рөстәмнән сорадым: «Син Илһам абый белән абыйлы-энеле туганнар кебек. Аның сере нәрсәдә соң, сезне нинди хисләр, сыйфатлар якынлаштыра?»

- Мин Илһам абыйны чыннан да туган абыем кебек күрәм. Безнең якын аралашуның сәбәбе шул — мин аның кабатланмас моңына гашыйк, минем баянда уйнавымның осталыгы да аның ярдәмендә күтәрелде. Илһам абый үзенең моңын минем йөрәгемә салып, баяннан әллә нинди сихри тавышлар чыгарырга сәбәпче булды дисәм дә, дөрес булыр иде. Илһам абый үзенең эч серләрен минем белән уртак­лашып, туган-дус кебек күрә иде, — дип җавап бирде ул миңа.

Шундый олы, даһи шәхес Илһам абый Шакиров үзе­нең тирән эч серләрен дустына сөйләгән икән, димәк, Рөс­тәмнең асыл сыйфатлы зат булуын, аны үзе кебек үк олы дәрәҗәдәге шәхес булуын таныган.

2005 елның апрелендә Са­мара шәһәренең Киров исе­мендәге мәйданында урнаш­кан Мәдәният сараенда Та­тарстанның халык артис­ты, Россия гармунчыларының «Алтын унлыгы» лауреаты Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында бердәнбер Гран-при яулаган Рөстәм Вәлиев иҗатының 25 еллыгына багышланган зур тантана оештырган идем. Ул чара Рөстәмнең сәхнәдәш остазы Илһам абый белән бергә эшләвенең — 20 еллыгына, Илһам абыйның 70 еллыгына да туры килде. Шуңа күрә дә Рөстәм ул тантанага Илһам абыйны да, дус артистларны да алып килгән иде. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән концерт-тантанада, Рөс­тәм Вә­лиевны зурлап, хөрмәт итеп, аңа берсеннән-берсе матур җылы тәбрикләү сүз­ләре әй­телде, бүләкләр тап­шырыл­ды. Рөстәмнең сәх­нәдә дә, башка чараларда да яшүсмерләргә юнәлтелгән пат­риотик хезмәтләрен искә алып, Идел буе хәрби округы командующиеның Рәхмәт хаты да тапшырылды. Зал тулы милләттәшләребез Рөс­тәм Вәлиевны татар милләтенә зур сәнгать хезмәте күрсәткә­не, талантын халкына багышлап яшәве өчен олыладылар, аягүрә басып, бертуктаусыз алкышладылар. Бу инде аның өчен дә, аны яраткан мил­ләттәшләребез өчен дә зур дәрәҗә иде.

Гастрольләре бик тыгыз булуына карамастан, Рөстәм әти-әниләрен, туганнарын кү­рергә, аларның хәлләрен бе­лергә вакыт табып, Самарага кайтырга онытмады. «Әткәй, әнкәй» диеп (Ульян өлкәсе Малык­лы районы Әбдери һәм Губан авылларында шулай сөйләшәләр), хөрмәтләп, күчтәнәчләр алып кайтып, аларны сөендерә иде. Ә без, Рөстәмнең дуслары, аларга «чәйгә» барып, гармуннарда уйнап, җырлашып, күңел ача идек. Бигрәк тә, Шәрифулла абыйның тальянында яңгыраткан «Ка­быр­гасы-җилкәсе» дигән бию көе истә калган.

Рөстәм сүз тыңлаучан, кеше хәленә кереп, кайгыны уртак­лаша торган, чын егетлеген күрсәтә белүче шәхес иде. Бервакыт «Идел» моңнары дип аталган үзешчән ансамбль Самара өлкәсенең Большая Черниговка район үзәгендә концерт оештырды. Иртәгә концерт була дигән көнне баянчыбыз Наил Нурмөхәммәтов кинәт сырхаулану сәбәпле, концертны күчерү яисә бөтенләй куймау борчылуы туды. Район үзәге Мәдәният сараенда узачак концертыбызга тирә-як авыллардан милләттәшләребез килергә җыенганнар, билетлар сатылган, кунакларга аш-сулар да әзерләнгән. Ә җырчыларыбыз, фәкать, баянга гына җыр­лыйлар. Мин Рөстәмгә шалтыратып хәлне сөйләгән идем, ул берсүзсез килергә риза булды. Үзе белән тагын берничә Казан артистын да алып, Самарага кадәр 450 чакрым араны үз машинасында кил­гән. Большая Черниговкага кадәр тагын 200 чакрым юлны узып, милләттәшләребезгә зур куаныч ясаган иде.

Рөстәм Вәлиев, һичшиксез, халкыбызның олы шәхесе, горурлыгы, чын татар җанлы егет булып яшәде. Әти-әниләрен, туганнарын хөрмәт итте, тормыш иптәшенә яраткан ир, балаларына абруйлы әти булды. Ул, олы дәрәҗәдәге артист булуына карамастан, үзенең кыйммәтле вакытын жәлләмичә, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә иде. Якташыбыз шагыйрь һәм рәссам, легендар Гакыйль Сәгыйровның Җүрәй авылындагы өенә барып, берничә тапкыр махсус концерт программаларын бүләк иткән иде.

Рөстәм Шәрифулла улы Вә­лиев үзе гомерендә халкыбызга фидакарь хезмәте, күпкырлы асыл сыйфатлары белән танылды.

Изображение 440Изображение 438 Изображение 415 Изображение 410 Изображение 393 Изображение 388 Изображение 379 Изображение 375 Изображение 289 Изображение 284

Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1365

Один комментарий

  1. Как нам нравиться наш язык