Башкача тарих битләре өзелмәсен иде!

VHl9LX_G7fs4 мартта Камышлы районының 30 еллыгын билгеләп үттек, тик районга болай гына түгел бит. Камышлы районының тарихы күптәннән, 1939 елдан язылып килә. Безнең әтиләр, бабайлар Бөек Ватан сугышына Камышлы районының хәрби комиссариатыннан киткән.

Минем әтием Хисмәтуллин Рәшит Хәйрулла улы, бабам Хисмәтуллин Хәйрулла Әхмәдулла улы - шулар арасында. Әтием 17 яшендә армия сафларына баса, 18 яшендә сугышка керә. Бакай мәктәбен бетереп (ул елларда Бакай авылы Камышлы районы составында була), Камышлы педогогик училищесына укырга керә. Беренче курсны тәмамлагач, сугышка китә. Илебез өчен иң авыр елларда армиядә хезмәт итеп, ярты җир шарын җәяүләп үтә. Бөек Җиңүгә үз өлешен кертеп, чит җирләрдә җиде ел йөреп, туган авылына кайта. Училищеда укуын дәвам итеп диплом ала. 40 ел туган авылы мәктәбендә балаларга белем бирә. Өйләнә һәм әниебез Наҗия Мөхәммәтвәли кызы белән дүрт бала устерәләр.

Сугыш вакытында алган медальләре күп, ә менә ордены турында исән чагында бер дә сөйләгәне булмады, белмәде ахыры. Ә үзе Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән булган! Без моны “Подвиг народа” сайтыннан укып белдек. Татар фамилияләре авыр бит, дөрес язмаганнар, шуңа күрә бүләк хуҗасын таба алмаган. Бу сайтны ясаучыларга зур рәхмәт: балалары, оныклары бу хәбәрләрне белеп, күреп таныша ала.

Ә Камышлы районының матур итеп үсүен телим. Башкача тарих битләре өзелмәсен иде! Яшьләребез туган авылларын зур шәһәрләргә алыштырмасыннар иде.

Г.ЗАРИПОВА.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1125

Комментирование запрещено