Яши әле Ярмәгебез!

i (1)5 мартта Иске Ярмәк авылында чаңгы ярышы уздырылды. Төне буе буран котырды, иртән дә басылмады. «Чараны тагын күчерерләр микән», — дип бик борчылдым. Чөнки 7 яшьлек Азалиям ярышта катнашырга тиеш иде. Укудан кайткач, һәркөнне әтисе белән төшеп, чаңгы шуып, ярышка әзерләнде. Шулай да ярышны ясадылар. Кар җепшек булып, чангыларга ябышса да.

Ярыш башланып китте. Беренче булып башлангыч сыйныфларда укучы кызлар кузгалды. Азалиям шулар арасыннан икенче урынны яулады. Бик куандым: «Әфәрин, кызым!» — дидем. Аның аяк арты җинел булды: әнисе дә, әтисе дә беренче урыннарны яуладылар! «Спортив гаилә» номинациясендә җиңүчеләр дип табылдылар.

i (1)i

i (2)IMG_8632IMG_8618

Бернигә дә карамастан, бәйрәм бик шәп булды. Тәмле коймаклар янында самовар кайнап, кайнар пылауның тәмле исләре чыгып торды. Сыйланып, куңел ачып, куанып кайттык. Яши әле Ярмәгебез! Сезнең сайт аша оештыручыларга зур рәхмәтемне  җиткерәсем килә.

Кубрәк булсын иде шундый ярышлар. Балалар өйдә утырмаслар, чиргә дә бирешмәсләр иде. Мин үзем олы яшьтә булсам да, 6 ел инде скандинавия йөреше белән шөгыльләнәм. Файдасын бик тә күрәм. Көн дә ике сәгать  саф һавада йөрим. Башкаларны да шуңа чакырам.

Кабат рәхмәтләремне белдереп, 75 яшендәге Люция апагыз ИБРАҺИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 821

Комментирование запрещено