«Все было на высшем уровне: организация, судьи, все супер!» / Чаңгычылар көч сынаша

e75921fe19aacfed0a769328c5d5d0dd6 марта на лыжно-биатлонном комплексе «Беркут» состоялись четвертые областные соревнования по пневмо-биатлону в рамках реализации нацпроекта «Демография». Ежегодно в них принимают участие не только биатлонисты области, но и спортсмены из соседних регионов.

С приветственным словом перед началом соревнований выступил глава Камышлинского района Рафаэль Багаутдинов, который пожелал спортсменам успеха.

Право поднять флаг Российской Федерации было предоставлено победителям прошлогодних соревнований — команде Камышлинского района.

В честь 30-летия муниципалитета спортсменам вручены премии от имени главы района Р.К. Багаутдинова: победителю областной спартакиады среди учащихся Ильгизу Саляхову, победителю межмуниципальных соревнований по лыжным гонкам Альмиру Хайбрахманову, призеру республики Башкортостан по биатлону Радмиле Сунагатовой. В ходе мероприятия также состоялось вручение паспортов граждан РФ — многократному чемпиону областных и районных соревнований, кадету Камышлинской школы Альмиру Хайбрахманову и кадету Игорю Кулешову.

«Поздравляю вас с этим замечательным лыжным праздником. Благодаря данному лыжному биатлонному комплексу вырастет не одно поколение спортсменов, начинающих здесь свой спортивный путь. Сегодня всем участникам желаю хорошего скольжения и точных выстрелов»- отметил помощник депутата Самарской губернской думы В.А.Субботина Василий Безбородников.

Главный судья Марат Шавалиев ознакомил участников с регламентом соревнований и вручил подарок от Эдуарда Латыпова для детско-юношеской спортивной школы — две пары лыж. В программе состязания прошли биатлонные эстафеты среди мужчин (юношей) 4х6 км и среди женщин (девушек) 4х3км. В соревнованиях приняли участие команды муниципальных районов Камышлинский, Сергиевский, Клявлинский, Челно-Вершинский Самарской области, команда «CADR-PRO» г. Самара, Лениногорский район республики Татарстан, г. Бугуруслан Оренбургской области, г. Октябрьский республики Башкортостан.

В результате упорной борьбы среди юношей четвертыми пришла к финишу команда спортсменов из Лениногорска, третье место заняла команда Клявлинского района, на вторую ступень пьедестала поднялись спортсмены из Челновершинского района, а победу одержали биатлонисты из Бугуруслана. Среди девушек уверенную победу одержала команда Камышлинского района, второе место — команда города Октябрьский, третье — вторая команда Камышлинского района, четвертое место — у Сергиевского района. Победители и призеры соревнований были награждены грамотами, медалями, кубками от министерства спорта Самарской области, денежными призами от Эдуарда Латыпова.

Мазлов Александр, Лениногорск: «На соревнованиях выступаем второй год. В прошлом году мы были вторыми, в этом году соперники посильнее. Это добавляет интригу в соревновательный момент. Отдельное спасибо руководству Камышлы. Здесь проявляют инициативу в биатлоне, это очень здорово, очень классно. Желаю, чтобы все республики и области брали с них пример».

Сергей Григорьев, педагог дополнительного образования, Клявлинский район: «Мы участвуем не первый год. Очень благодарны за теплый прием, за организацию. Все было на высшем уровне: организация, судьи, все супер! Здесь спортсмены общаются, находят друг друга. Спасибо Эдику Латыпову за поддержку, потому что без поддержки очень тяжело. Он большой молодец. Молодые ребята берут с него пример».

Денис Сулин, Бугуруслан: «Мы выступаем впервые. Вначале гонки не удалось уйти с лидерами, и на лежке допустил четыре промаха. Но потом все получилось».

Юлия Матвеева, Сергиевский район: «Мне очень понравилось, довольна стрельбой, бежать было тяжеловато, а так все отлично».
61b26abd0f470d01ac0d2d9571a79bb1

f41a1dea2590e6ce54c400ee6c8f2199 e75921fe19aacfed0a769328c5d5d0dd e6f43456b7ee0de65569963cd90563d1 c9593869a1632bfe941f8384649c8ad0 bbd25e153bf5d8b796777bd2a5b5e5ff 591241c489ce593d91da0be472c52a3c 7675b9466588944f5a1a36d793acb530 50e3493278091e921904fb8c64bbfc93

Ирина МАКАРОВА.

«Камышлинские известия».

***

6 мартта Камышлы авылының «Бөркет» чаңгы-биатлон комплексында пневмо-биатлон буенча дүртенче тапкыр өлкә ярышлары узды. Ел саен анда өлкә биатлончылары гына түгел, күрше төбәкләрдән килгән спортчылар да катнаша. Быел бәйгедә Самарадан «КАДР_ПРО» командасы,  Сергиевск, Кләүле, Челно-Вершины районнарыннан, Татарстанның Лениногорск районыннан, Оренбург өлкәсенең — Богырыслан, Башкортостан Республикасының Октябрьск шәһәрләреннән килгән биатлончылар көч сынашты.

Бәйрәмгә чакырылган мөх­тәрәм кунаклар арасында Самара губерна Думасы депутаты Владимир Субботинның ярдәмчесе Василий Безбородников та бар иде. «Әлеге чаңгы-биатлон комплексы берничә буын спортчылар үстерәчәк. Чаңгычыларга уңыш­лар телим», — диде ул. Шу­лай ук спортчыларны һәм кунакларны Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаут­динов сәламләде һәм: «Сезне чираттагы чаңгы бәйрәме белән котлыйм. Барлык катнашучыларга да уңышлар, шома юллар, төгәл атулар телим», — дип ярышларны ачып җибәрде. Россия Федерациясе әләмен күтәрү хокукы узган елгы ярышларда җиңүче булып танылган Камышлы районы командасына бирелде. Баш хөкемдар Марат Шәвәлиев спортчыларны бәйге шартлары белән таныштырып, Европа һәм Дөнья чемпионаты призеры, Универсиада җиңүчесе, спорт мастеры Эдуард Латыйпов исеменнән спорт мәктәбенә ике пар чаңгы бүләк иткәннән соң эстафеталар башланып китте. Программада ир-атларга 4х6 километр, ә хатын-кызларга 4х3 километр­лы трассада биатлон эстафеталары каралган иде. Быелгы ярышларда егетләр арасында Богырысланнан килгән спортчылар җиңү яулады, икенче урынны Челно-Вершины районы чаңгычылары алды, ә пьедесталның өченче баскычына кләүлелеләр менде. Татарстаннан килгән кунакларыбызга дүртенче урын тәтеде. Хатын-кызлар арасында Камышлы районы командасы җиңүгә иреште, икенче урында — Башкортостан спортчылары, өченче урында — Камышлы районының икенче командасы. Сергиевск районы чаңгычылары дүр­тенче урында. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр, кубоклар, Эдуард Латыйповтан акчалата приз­лар белән бүләкләнделәр. Шулай ук Камышлы районының  30 еллыгы уңаеннан  укучылар арасында өлкә спартакиадасы җиңүчесе Илгиз Сәлаховка, чаңгы ярышлары буенча район­ара ярышларда җиңүче Альмир Хәйбрахмановка, биатлон буенча Башкортостан Рес­публикасы призеры Радмила Сөнегатовага район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов исе­­мен­нән премияләр тапшырылды.

Кунаклар да, спортчылар да ярышлардан, бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Камышлы китапханәсе хезмәткәре тәкъдим иткән кайнар шулпа, Рәфис Гыйззәтов пешергән ярмалы ботка, хуш исле чәй белән сыйланганнан соң Татарстан чаңгычысы  Александр Попов: «Бу ярышларда икенче ел катнашабыз. Узган ел без икенче урынны яулаган идек, быел көндәшләр көчлерәк булды. Камышлы җитәкчелегенә биатлонны үстерүгә күп көч куйганнары өчен аерым рәхмәт. Бу бик шәп. Башка  өлкәләр дә алардан үрнәк алсыннар иде», — дип, хис-тойгылары белән уртак­лашты. Кләүле районыннан килгән  өстәмә белем бирү педагогы Сергей Григорьев: «Без монда беренче ел гына түгел. Җылы кабул итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган! Биредә спортчылар үз ишләре белән аралаша, яңа дуслар табалар. Эдуард Латыйповка ярдәме өчен рәхмәт, чөнки аның катнашыннан башка авыр булыр иде. Ул зур молодец. Яшь егетләр аннан үрнәк ала», — дип рәхмәтләрен белдерде. Богырыслан спортчысы Денис Сулин: «Без быел беренче тапкыр чыгыш ясыйбыз. Баштан ук алга чыгып булмады, атуда да дүрт хата җибәрдем. Аннары үземне кулга алдым һәм  барысы да уңышлы тәмамланды», — дип канәгать елмайды.

Ирина МАКАРОВА.

(“Камышлы хәбәрләре”)

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1658

Комментирование запрещено