В преддверии праздника 8 марта 2021 года в ЦСДК села Алькино прошёл праздник «А ну-ка, мамы!».
Первый весенний праздник 8 марта – праздник добрых и милых мам, заботливых бабушек и веселых девчонок. У мамы самые добрые и ласковые руки, самое верное и чуткое сердце.
В конкурсе «А ну-ка, мамы!» участвовали воспитательницы детского сада «Улыбка» и социальные работницы.
Обе команды выступили очень хорошо и зажигательно. Участницы показали свой ум и талант. Художественные номера команд-участниц пришлись зрителям по душе и вызывали волны аплодисментов, смеха и восхищения.
В составе компетентного жюри присутствовали — глава поселения Муллабаев Идрис Хамитович, руководители КФХ Багаутдинов Наиль Исламович, Исхаков Камиль Бакерович и предприниматель Исхаков Равхат Асхатович.
В итоге, по оценке жюри, победила дружба. Участницы праздника были награждены грамотами и подарками.
Выражаем слова благодарности спонсорам нашего мероприятия и участницам конкурса, подарившим зрителям приятные впечатления!
ЦСДК с.Алькино.
Похвистневский район.
***
8 Март — хатын-кызлар бәйрәменә багышланган кичәдә Гали авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре «Ягез әле, әниләр!» дип аталган бәйге уздырдылар. Бәйгебезнең беренче туры «Кайнанага хат» дип аталган иде. Бу бик катлаулы бирем булганлыктан, хатны өйдән язып килергә мөмкинлек бирелде. Ике команда да шушы хатлары белән чыгыш ясаганда, кайнаналар көлеп тә туйдылар, елап та алдылар…
Бишек жыры бәйгесендә Алия Асылгәрәева һәм Наилә Фазуллинаның чыгышы бик ошады. Үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучыларыбыз ялкынлы биюләр башкардылар, артистларга ошатып жырладылар, сценка куйдылар. Социаль хезмәткәрләребез командасы чын артистлар булып җитешкәннәр инде, хәзерге заман әкиятен уйнап күрсәткәндә, хатын-кызларыбыз рәхәтләнеп көлделәр.
Ә балалар бакчасы тәрбиячеләре чыгышын нәни кызчык Әминә Хәбибуллина башкаруында «Бер кыз бала җыр чыгарган» җыры белән башладылар. Аннары Россия телеканалында баручы «Әйдә өйләнешәбез!» тапшыруын бик кызык итеп сәхнәләштерделәр.
Яңа конкурска әзерләнер өчен музыкаль тәнәфесләр оештырылды. Балыклы Мәдәният йорты җитәкчесе Линар Абсаттаров җитәкчелегендәге һәвәскәр артистлар Руфия Камилҗанова һәм Алмаз Галиев, Похвистневодан Абелхарис Насыйров гүзәл затларыбызга бәйрәм сәламен тапшырдылар.
Бәйгедә катнашучыларның осталыгын абруйлы жюри бәяләп барды. Җирлек башлыгы Идрис Муллабаев, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Наил Баһаутдинов, Камил Исхаков, эшмәкәр Рәфкать Исхаков, бәйге турларына озак йомгак ясап азапланганнан соң, дуслык жиңде, дип игълан иттеләр.
Җирлек башлыгы катнашучыларга «Туган тел» җәмгыяте исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, олы яшьтәге апаларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Бәйгедә катнашкан кадерле хатын-кызларыбызга һәм кичәбезне уздырырга ярдәм иткән Камил Исхаковка мәдәният хезмәткәрләре исеменнән рәхмәтләребезне житкерәбез. Хатын-кызлар бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Укытучы Фәния Мөхәммәдиева Мәдәният йорты, социаль бүлек һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә: “Кызлар, чын бәйрәм ясадыгыз, рәхәтләнеп ял иттек. Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә”, — дип күңелебезне күтәрде.
Раилә Асылгәрәева, Гали авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Просмотров: 1021