Ришат Төхвәтуллин: «Мин әле дә аңа рәхмәтле» (ВИДЕО)

news_32328Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында узучы Яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итүгә санаулы көннәр калды. Күпләрнең йөрәгенә көчле тавышы, моңлы җырлары белән үтеп кергән Ришат Төхвәтуллиның да иҗат юлында әлеге конкурс — мөһим баскычларның берсе булып тора.

Бизнес Onlinenа биргән интервьюсында: «Төрле конкурсларда күп катнаштым. Әмма Рәшит Ваһапов исемендәге фонд минем өчен аерым роль уйнады. Аның җитәкчесе — Рифат Фәттахов минем беренче гастрольләремне оештырды, нәкъ менә аның ярдәме белән мин үз тамашачымны таптым. ⠀

Мин әле дә аңа рәхмәтле. Дөресен әйтергә кирәк, Рифат Әхмәт улы — яхшы оештыручы, иң-иңнәрне күрә белә», — ди Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин. ⠀

Әгәр син дә зур сәхнә турында хыялланасың икән, үзеңнең көчеңне иң танылган вокал конкурсында сынап карыйсың килә икән, гаризаңны vagapovfest.ru сайтында калдыра аласың. Гаризалар 15 нче мартка кадәр кабул ителә.     

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Вагаповский фестиваль (@vagapovfest)

matbugat.ru

Просмотров: 967

Комментирование запрещено