Яңа Мансур авылы
Роза Яниәхмәт кызы
Идигаровага — 60 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине олы бәйрәмең — 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Рәхмәт, әни, безгә гомер
бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылыңны кушып,
барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Туган көнең котлы булсын,
әни,
Юбилеең узсын күңелле.
Балаларың бүген сине котлый,
Шушы инде бәхет түгелме?!
Безнең өчен күпме тырыштың
син,
Уйладың син гомер юлында.
Онытмабыз, әни, төпле
сүзеңне, зирәк фикереңне,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Сәламәтлек, шатлык, бәхет
белән,
Терәк булып безнең иңнәргә,
Пар канатлар булып әти
белән,
Талмый атла гомер үренә…
Иң изге теләкләр юллап, тормыш иптәшең Шамил, улың Руслан, кызың Юлия, киявең Илшат, киленең Юлия, оныкларың Рөстәм, Регина, Альбина, Диана.
* * *
Подбельск авылы
ӘминәӘнәс кызы
Моратовага — 60 яшь!
Кадерлебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле юбилеең – 60 яшь тулу көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлектә-саулыкта, тыныч тормышта, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
Әни диеп дәшәр кешең булу -
Нинди бәхет үзе дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак
була,
Кайгыларың булса — югала.
Син булганда, әни, без бәхетле,
Синең белән якты көнебез,
Безнең белән син дә бәхетле
бул,
Озын гомер сиңа телибез.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гайсә, улың Илшат, киленең Айгөл, кызың Алсу, киявең Рим, оныкларың Камилә, Лейла, Даһи.
* * *
Иске Ярмәк авылы
Наҗия Нургазыйм кызы Хәлиуллинага – 65 яшь!
Дустым! Сине шушы шатлыклы бәйрәмең белән котлыйм! Йөзләреңдә нур уйнап торганда, кешеләргә ярдәм итеп, роза гөлләре үстереп яшәргә көч-гайрәтең булганда, 65 яшь ул гомернең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, әбиләр чуагы да булыр. Аларны да якты йөз, хәерле исәнлекләр белән каршы алырга насыйп булсын. Сиңа миннән бер генә теләк – саулык! Тән сихәтлеге булганда гына гомер — шатлык, бәхет – тулы, ә күңелеңдә һәрвакыт илаһи нур балкый. Киләчәктә балаларыңнан һәм оныкларыңнан тик игелек һәм шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
65 яшең тулган матур көнне
Зур бәхетләр сиңа телимен.
Үзең кешелекле булган өчен
Хөрмәт итәм сине, олылыйм.
Изге теләкләр белән Эльмира.
* * *
Яңа Мансур авылы
Вәлимә Гайзулла кызы
Садриевага — 60 яшь һәм Миргазыян Фәсахетдин улы белән бергә гомер итүләренә — 40 ел!
Кадерлеләребез! Без барыбыз да сезне чын күңелебездән, йөрәгебездән юбилейларыгыз белән котлап, озын гомер, исәнлек, тынычлык, гаилә иминлеге телибез. Алдагы гомер юлларыгызны пар канатлы яшәп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәрергә булсын. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Матур март аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире
кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Чын йөрәктән котлавыбыз,
Җыр булып сиңа барсын,
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләрегез тулып
торсын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз һәм барча якын туганнарыгыз исеменнән Галия апагыз.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Дамир Сәет улы һәм Тәнзилә Минсәгыйть кызы Әхмәтовларның
бергә гомер итүләренә — 50 ел!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Гомер буе язсын иде безгә
«Әти-әни» диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет, шатлык
белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
Изге теләкләр белән улларыгыз Мөнир, Әмир, Фидаил, киленнәрегез Зөлфия, Гүзәлия, Алсу, оныкларыгыз Марат, Айрат, Айгөл һәм оныкчыкларыгыз.
* * *
Усть-Кинельский бистәсе,
Отважный урамы
Мөнәвәрә Ибраһим кызы
Галиевага – 85 яшь!
Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итеп, имин тормыш, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы, тигез гомер, корычтай исәнлек-саулык, безне шатландырып озын-озак яшәвеңне телибез.
Нинди изге теләк телик икән
Синең туган көнеңдә.
Кояш яктылыгы һәрчак шулай
Балкып торсын якты йөзеңдә.
Йолдызлар да кызыгып карый
кебек
Син узган матур юлларга.
Насыйп булсын иде әле сине
Йөз яшьлегең белән котларга.
Иң изге теләкләр белән Камалетдиновлар, Әюповлар гаиләләре.
* * *
Самара шәһәре,
Ташкентский урамы
Габделбари Кашаф улы
Камалетдиновка – 75 яшь, Зәйнәп Ибраһим
кызына – 70 яшь һәм
бергә гомер итүләренә – 50 ел!
Кадерлеләребез! Без сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмнәрегез белән тәбрик итәбез. Тыныч тигез гомер, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, безне шатландырып яшәргә Ходай насыйп итсен.
50 ел кулга-кул тотынышып,
Пар былбылдай гомер итәсез.
Бер-берегезгә аумас терәк
булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Иң бәхетле парлар гына
шулай
Юбилейлар бәйрәм итәләр.
Эз калдырып халык күңелендә,
Сокланырлык гомер үтәләр.
Иң изге теләкләр белән кызыгыз Юлия, киявегез Айсә, улыгыз Ильяс, оныкларыгыз Рөстәм, Ильяс, Әдилә.
Просмотров: 1443