Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат.
Бу хакта аның кызы Әлфия Миңнуллина хәбәр итте.
Нәҗибә Ихсановага 25 гыйнварда 83 яшь тулган иде. Ул озак вакыт урын өстендә ятты.
Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы 1938 елның 25 гыйнварында Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы (1982, 2000), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе(1998).
Башкарган ролләре: Гандәлиф — «Көзге ачы җилләрдә» А.Гыйләҗев, Гөлчирә — «Әни килде» Ш.Хөсәенов, Мәйсәрә — «Американ» К.Тинчурин, Зифа — «Зифа» Н.Исәнбәт, Хәнифә — «Баскеболист» М.Гыйләҗев, Әүдәки – “Гөргөри кияүләре” – Туфан Миңнуллин, Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй!» Р.Батулла, Җомабикә – «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт һ.б. (Камал сайты)
Просмотров: 1326
кызганыч Бик яратып карый идек ул катнашкан спектакльларны карарбызада аллах бирсэ Биктэяркий шэхес диеп истэ калыр
Рухы шатбулсын
Нәҗибә апаның башкарган рольләре мәңгелек.Халык аны беркайчанда онытмас.