Нәҗибә Ихсанова: «Тамашачының һәрберсе белән кочаклап саубуллашырга кирәк»

2fd5b223c84cfb6a258d731c13 мартта Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат булды. «Интертат» Нәҗибә Ихсанованың төрле елларда төрле темаларга әйткән фикерләрен барлады. 

Юбилей кичәсендә тамашачы турында: 

«Тамашачының һәрберсе белән кочаклап саубуллашырга кирәк».

Туфан Миңнуллин турында:

«Туфан шушы халкы өчен җанын бирергә әзер иде һәм шулай эшләде дә. Халкы өчен яшәде, халкым яшәсен, диде. Без дә аның кебек сүзебезне нык итеп, үтемле итеп әйтә алсак иде!» 

Балачагы һәм яшьлеге турында:

«Тумышым белән гап-гади гаиләдән мин. Өй тулы бала (6 кыз, 1 малай) үстереп, юньле-рәтле тамак та туйдыра алмаган хәлдәге сугыш инвалиды булган әтиемнең барлы-юклы пенсия акчасына Мәскәүгә — артистлыкка укырга юл тоттым бит.

Эх, яшьлек! Ул вакытта Мәскәүгә укырга китү тирә-юньдәгеләр өчен бер вакыйга кебек кабул ителде. Әти-әниемнең тәвәккәллегенә хәзер дә сокланам. Чөнки алар миңа шулкадәр ышанган! Шуны аңлагангадырмы, аларның ышанычы миңа җаваплылык өстәде, көчемне сынап, канат кагып карарга дәрт бирде».

Театрдагы беренче роле турында:

«Театрда беренче эшебез — Аяз Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләр“е. Гандәлиф — спектакльдә баш роль, рольләр бүлү турындагы приказда ул беренче тора. Аны театрыбызның режиссеры, без Мәскәүдә укыганда 4-5 нче курсларда консультант булган Габдулла абый Йосыпов куя. Күбебез — аның укучылары. Сәхнәдәшләребез — Хөсәен Уразиков, Галимә Ибраһимова, Вера Минкина — ышанычлы, өлкән артистлар. Спектакльнең уңышы, мөгаен, шушы төркемнең бердәмлегендә булгандыр да… Менә ярты гасырга якын вакыт узып киткән, ә спектакльне тамашачы онытмый. Очрашулар вакытында: «Нигә аны кабат куймыйлар?» — дип сораучылар байтак. Хәер, минем иҗатымны да шушы «Көзге ачы җилләр» аша кабул итәләр кебек. Һәрхәлдә, күңелем белән шулай тоям».

Фирдәвес Әхтәмова турында:

«Без бергә яшәдек, бергә ашадык, бергә еладык, бергә көлдек. Ул миңа „җанкисәк“ дип яратып дәшә иде гел. Мин „Фирдәвескәем“ дип дәшә торган булдым үзенә. Икебезнең кесәсен чыгарып салыр идек тә өстәлгә, шул уртак акчаны тарта-суза ай буе ашарга юнәтер идек. Аннары, стипендия ала идек тә, бер-беребезгә олы мәхәббәтебезне белдереп, ул миңа бер тозлы балык, ә мин аңа бер банка повидло бүләк итешә идек. Рәхәт яшәдек, ни дисәң дә. Шул чаклар да сагындыра».

Көнләшү турында («Акчарлак» газетасына интервьюдан):

«Көнлəшəм. Көнлəшми яшəп булмый, көнлəшергə кирəк. Көнлəшү — үсү, уйлау, бер урында таптанмау дигəн сүз. Театрда яхшы спектакль чыга һəм мин анда катнашмыйм икəн, ул көнне үземə урын таба алмыйча йөрим».

Йөрәгендә калган хәл турында:

«Туфаннарга беренче кайту бүгенгедəй хəтеремдə. Килен булып кайтам бит инде. Токмач кисə белми идем. Токмач кисəргə кушсалар, нишлəрмен, дип ут йотып кайтам. Туфан əйтə: „Син камырны җəеп кенə бир“, — ди. Җəйдем. Туфан: „Əнкəй, токмачның син кискəне тəмле була“, — дип, əнисеннəн кистерде».

Туфан Миңнуллин турында («Безнең гәҗит» кә интервьюдан):

«Хәзер искә төшерсәм, елап җибәрермен инде. Без аның белән бергә укыдык. Ул бездән олы иде (гәрчә өч яшь кенә арабыз булса да, нишләптер зур күренгән инде). Ул кыяфәт, ул тавыш… Туфан беркайчан да тыныч тавыш белән генә сөйләшмәде. Зур-зур профессорлар белән дә өстәл сугып сөйләшә, бәхәсләшә иде. Студент вакытта без немецлар төзеп калдырган баракта яшәдек. Ул ишек янына килә иде дә, биш бармагы белән „даң-доң“ шакый иде. (Шакып күрсәтә — авт.) Шул шакуы ишеккә генә түгел, йөрәккә дә шаку булгандыр, күрәсең…»

Рольләр турында:

«Рольләрне сайлап алу хокукы безгә, артистларга, бирелмәгән. Хәер, кайчакта әллә нинди яхшы рольне дә тиешенчә башкарып чыгып булмый. Кайвакыт кечкенә генә рольләр дә зур куаныч китерә. Режиссерның нинди нәтиҗә көткәнен сиземләү, аны аңлап уйнау һәм башкарган ролеңнең әсәр эчтәлеге белән тәңгәл килүе — шушылар спектакльне уңышка китерә. Ә уйналган рольләр җанга шундый якын, хәтта алардан аерыласы килми.

Очрашуларда, төрле кичәләрдә еш кына: «Арада кайсы ролең аеруча якын?» — дигән сорау бирәләр. Миңа калса, артистларның җавабы бер төрлерәк: «Барысы да якын, һәммәсе кадерле».

Артистның әзерлеге турында:

«Артист шул ул эчтән иҗади әзерлекле булырга тиеш. Классиканы һәм аның бөтен кагыйдәләрен белергә, аларны төгәл үтәргә кирәк, әйтик, гәүдә тотышы, корсет, озын күлмәк яисә шлейфлысы, веер — кыскасы, бөтен атрибутлары тиешенчә кулланылырга, алар сиңа сеңгән булырга тиеш. Уку чорында аларның барысы да үзләштерелә, шуңа күрә театрда боларның бөтенесенә дә әзер булырга тиешсең. Андый рольләр миңа алай күп эләкмәде, өстәвенә, безнең театр милли театр булуы белән үзенчәлекле».

Марсель Сәлимҗанов турында:

«Миңа режиссерлардан күбесенчә Марсель Хакимович Сәлимҗанов белән эшләргә туры килде. Иң беренче эшебез — Туфанның «Миләүшәнең туган көне”ндә Миләүшә роле. Конкурска куярлык иде спектаклебез. Ул декорация дисеңме, актерларның уйнавы, режиссерлык эше — гармония! Уйнап туя алмадык без аны, тамашачы сокланып карады. Тик хөкүмәт вәкилләре белән каршылыклар килеп чыкты. Бәхәсләр шактый озакка сузылды. Ләкин менә төп геройны уйнаучы Вәкил абый Закиров авырып китте. Шуңа күрә Марсель Хакимович белән дә уйнарга туры килде. Шәп уйнады! Ул елларда туган кыз балаларның шактыена Миләүшә исеме куштылар».

«Әлдермештән Әлмәндәр» турында:

«Легендар «Әлдермештән Әлмәндәр“дәге Өммияне ничек телгә алмый үтим? Әлеге рольгә без Галия апа Нигъмәтуллина белән икәү. Бу юлы мин сәхнәгә әллә ни омтылмадым, залда утырып кына тордым. Чөнки тагын «карчык» бит! Премьера чыкты. Бәйләнә генә бит Галия апа: «Уйна, мин авырыйм», — ди. Чыннан да, әзерлексез диярлек кереп китәргә туры килде бу рольгә. «Үләм, үләм», — диеп уйный торгач, Өммиям үлемсезгә әйләнде, утыз елдан артык сәхнәдән төшми».

Булмый калган депутатлык турында:

«Сайлау вакыты иде, мине дә депутатлыкка кандидат итеп әзерләделәр. Документлар тутырылды, хәтта Бөтенсоюз театр оешмасы каршында чыгыш ясарга да туры килде. Аннары җыеп, безне фотога төшерделәр. Төшкәндә, минем бер ягымда Празат абый иде, ә газетада басылып чыкканда исә, ни хикмәт, ул юк — аның урынында бөтенләй икенче кеше. Празат абый: „Мине кая куйганнар?“ — дип көлеп тә йөрде әле. Ә сайлау көне җитәрәк, мине кандидатлар исемлегеннән бөтенләй төшереп калдырдылар. Ни өчен икәнен үзем дә аңламадым. Булды инде хәлләр…»

«Әниләр һәм бәбиләр» турында:

«12 бала тудырган Гөлфинә — уйнап туеп булмаган зур куанычым минем».

«Гөргөри кияүләре» турында:

«Һәрвакыттагыча, миңа аларның иң карты — 210 яшьлек Әүдәки бирелде. Мине күтәреп кертәләр (кайчак күтәрергә дә иренәләр — авыр ич мин!), утыртып куялар. Эш барышында кечкенә генә монологы, биюе, репликалары да төшеп калды. Моңа ничек йөрәк түзсен ди? Мине гарьләнү хисе бөтереп алды, бөтенләй хафага салды. Димәк, юктан бар итәргә кирәк! Радиодан „түрлә-лә“ дип җырлаганнары колакка чалынып китте, җыр сүзләрен шул „түрлә-лә“ көенә салып, бушлыкны тутыра башладым. Режиссерыбыз Марсель Хәкимович, кызыксынып, ике куплетын да җырларга кушты. Минем файдага, чөнки рольне үстерү бу. Шулай да, миндә сәхнәгә чыгу каршылыгы көчле, инде моннан ничек кенә котылырга? Арт белән шуышуны ничегрәк итеп шома гына башкарырга, мине идәннән күтәреп алган чакта ничек очып менеп „кунакларга“? Ничек кенә булмасын, үземне җиңәргә кирәк! Аннары фатихасын бирде ул. Көрәш күренешендә җырына, музыкасына карап, кул-аяклар белән бию хәрәкәтләре ясый башладым. Һәм Җаграп белән дуэтка бию схемасын әзерләдем. Бии-бии алгы планга якынлаштым. Режиссерыбызның мине күреп алганын сиздем, куркып калдым. Инде ни булыр? Ләкин ул хуп күрде, мин инде батыраеп ук киттем. Әле бит аның авторы — Туфаны бар, ул ни дияр? Күрде бу. Эләгә хәзер, дип уйладым. Спектакль бетүгә, тиз генә бүлмәмә шылдым. „Сине тыеп торып булмас. Алгы планга җиткәч, торып басып, бөтерелеп тә ал“, — димәсенме! Менә шулай образны үстерә-үстерә, мавыгып киттем мин Әүдәки белән».

Шпагатка утыруы турында:

«Туфан әсәрләре бер карауда бик җиңел кебек, аңлашыла да. Ә образ дәрәҗәсенә җиткерүе — шактый катлаулы эш. Монда артистның табигыйлеге, тормышчан булуы бик тә сорала. «Йөрәк маем”ны гына алыйк. Әсәр аңлаешлы кебек: халыктагы гореф-гадәтләрне саклау, нәселеңнең яхшы дәвамлы булуына омтылу — хәзерге заман өчен бик тә кирәкле сыйфатлар. Минем Асимаптәйнең максаты — өч оныгын затлы һәм үзе белгән гаиләгә килен итеп бирү, әйбәт нәсел белән туганлашу. Теләгенә ирешү өчен, ул теләсә нәрсәгә бара, ысулларның төрлесен куллана. Дөньябызны онытып эшлибез шулай. Репетициянең иң кызган чагында Марсель Хәкимович миңа: «Шпагатка утыр!» — дип боерды. Утырдым. Чөнки без режиссер белән бер «дулкын”да, бер халәттә идек. Минем белән ни булыр, дип, ахырын уйлап тору юк! Ә бит мин биюче дә, спортчы да түгел. Әйе, ул турыда шул шпагат кына кирәк булган икән. Тамашачы мине күтәреп алды, гөрләтеп кул чапты».

«Сөяркә» турында:

«Бигрәк тә безнең буын өчен таныш тема бу. Әнкәйләребез, түтиләребез буыны! Чаллыда гастрольдә булганда, әнкәйнең сеңлесе Шәмсеямал түти янына хәл белергә йөргәли идем. Гомер буе ялгыз булды ул. Сәбәпләре дә бар, билгеле. Күңеле ятмаган кеше белән яши алмады безнең түти. Авылдагы йорт-җирен сатып, Чаллыга күчте, йорт юнәтте. Тәрә-зәсеннән бакчасы күренеп тора. Аның янына барган саен, карлыган өлгергән вакытка туры килә идем. Әбиебезне дә ул карады, карт кешенең мәшәкатьләрен без белмәдек тә. Олы абыйлары Сәгыйдулла абзый сугыштан соң озак яшәмәде, Хәнифә түтинең дә мөмкинлеге булмады. Ә безнең турыда сөйләп торасы да юк: бер өйдә 10 җан. Шуларның барысын да аңлаганга, без аңа бик рәхмәтле. Шәмсеямал түти авырый башлагач, абый аны Әлмәткә алып килде, соңгы юлга да ул озатты. Хәзер өчесе бергә Әлмәт зиратында: әнкәй, түти, абый.

Теге Хәбирәдә мин шушы Шәмсеямал түтине күрдем. Ләкин «Сөяркә»дәге Хәбирәдән аермалы буларак, аны чакыртып алып чәй эчерүче, пачка-пачка акча бирүче булмады. «Татарстан» кунакханәсе янында карлыган сатып торган җирләреннән милиция пырылдатып куып, карлыганлы чиләкләрен аударып, тибеп китә иде. Ә Шәмсеямал түтиләр ничек кирәк шулай качып котыла…»

Геройлары хакында:

«И бу чуар дөнья! Анда һәркемнең үз урыны, үз роле. Кайчак геройларымның язмышы чынбарлыктагыларыннан бәхетлерәк икән шул. Тамашачыларыма тормышларында уңышлы рольләр телим мин».

Туфан Миңнуллинны искә алып («Безнең гәҗит» кә интервьюдан):

«Туфан минем бәхетем дип саныйм! Беренче мәхәббәтем никадәр генә саф һәм көчле булмасын, мин Туфанга күбрәк тартылдым, аны күбрәк яраттым. Мин Туфанга үрелеп үстем. Аңа тиң буласым килде, йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Мин аңа бик рәхмәтле. Махсус минем өчен ул күпме рольләр иҗат итте. «Моны Нәҗибә уйнасын!» — дип режиссерга әйтә торган иде. Тагын бераз гына булса да яшәсә, әле халкына бик күп хезмәтләрен калдыра ала иде Туфан. Депутат булуы да бетерде инде үзен. Күпме нервы кирәк бит ул җыелышларда. Туфан беркайчан да вакыт уздыру өчен генә утырышларга йөрмәде, һәрвакыт үз сүзен әйтеп килде. Йөрәге шуңа түзмәде дә инде аның…

Тагын бер нәрсәне әйтергә онытканмын икән. Туфан мине җырларга өйрәтте. Җырлавымны бик ярата иде. Мин бик хыяллансам да, җырлы рольләрне бик аз уйнадым. Студент вакытта мәҗлесләр җыю, очрашулар уздыру бар иде. Оялчан, авыл баласы булу барыбер үзенекен итә, кеше арасында: «Кая, мин җырлыйм әле», — дип әйтә алмыйм… Туфан өстәлгә берне суга да: «Тыныгызны чыгармагыз, хәзер Нәҗибә җырлый!» — дия иде. Кызганыч, иртәрәк китеп барды. Аның ышыгында тагын бераз гына булса да яшисем килә иде әле минем. Шулай да, мин язмышыма бик рәхмәтле!»

«Театрлы халык — бай халык», Алсу Төхфәтуллина, Уфа, 2006:

» — Нәҗибә апа, театр кием элгеченнән башлана, дигәннәр, шул яклап сезнең фикерегезне беләсе килә.

— Бәлки, башкалар да шулай уйлыйдыр, ә минемчә, элгечтә пәлтәләр күп эленеп торса, акча театрга кереп килә дигән сүз. Без, артистлар, акча яратабыз, тик аңа табынмыйбыз. Акча барыбызга да кирәк, менә шул киемнәргә элгечләр, тамашачыларга өстәмә урыннар кирәк икән, димәк, театрның эше яхшы бара дигән сүз».

«Нәҗибә Ихсанова: «Үзем булып калырга кирәк», Эльмира Мирзаянова, «Интертат», 2004 ел:

«Татар ирләре аерылып тора. Чын татар ире, татар канын, татар традицияләрен йөртүче ирләр, чыннан да, хатын-кызга башка төрле карый. Таләпчәнлек аларда көчле. Миңа калса, бу безгә, хатын-кызларга, уңайсыз булса да, без аны кабул итәргә тиеш. Бу зыянга түгел. Хатын-кызларга шуңа күрә күркәм сабырлык телим. Үзем дә шуңа Туфан белән яшим. Яман яклап кемдә юк инде ул. Аны аңлый белергә кирәк».

«Казан кебек якын Уфабыз», Резеда Вәлитова. «Кызыл таң», 15 сентябрь, 2007:

«Шул «тамашачы актеры» булган өчен кайчак эләгә дә әле ул! Режиссёрлар беркайчан бөгәлми кайчак — син тамашачы белән үз йөрәгең аша салынган күпердән генә барасың. Ничек тоясың, шулай уйныйсың!

Йолдызларга килгәндә… Хәзер бит сәхнәгә бер чыгалар да, йолдыз булалар. Мондый хәлгә тарыганнарны кызганасы гына кала. Халкың өчен көнне-төнне белми «йөзеп» эшләүгә, шуның өчен аның рәхмәтле булуын белүгә ни җитә! Менә ичмасам бәхет!»

«Нәселебез озын гомерле», Эльмира Сәлахова:

» — Иртән уянгач, башка беренче килгән уй нинди?

Теләк. Мин Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанам. Әти-әнием биргән тәрбия күңелемә сеңгән. Балаларымны, һәр дәвамчымны, тигезлегемне бәла-каза, афәтләрдән сакла, Раббым, дим. Яманнарның күзен капла, алар күңеленә нәселемне салма дип телим. Тамашачыма да изге теләктәмен. Төшенкелеккә бирелми, бөтенебез дә сәламәт булып, киләчәгебезгә ышанып яшик!»

«Ак колонналар да „Урыныгыз театрда, Нәҗибә“, дигәннәрдер…», Рузилә Мөхәммәтова, 1998:

«Гомумән, теләгәнемне уйный алмадым, тапшырылганын җиренә җиткерим дип тырыштым. Ә хыялланган рольләр… Алар яшьлек хыяллары инде. Театрның үз тематикасы, режиссёрның үз карашы… Галиябануны уйнармын иде кебек, шушы роль өчен театрга килгән идем кебек. Бәлки, бу минем ялгыш фикеремдер, яшь чакта җиңелрәк уйлыйсың инде. Әмма мин Галиябануны беләм, ул миңа таныш, ул безнеке… Островскийның  Катеринасын, «Тискәрегә — авызлык”тагы Катаринаны аңлый идем кебек. Алар бар да минем яннан дәшми генә узып киттеләр.

«Мөселманлык», Альберт Сабир, 2004:

«Авыл дигәннән, миңа да бик ямансу булып китте әле. Тыңлап-тыңлап утырам да үзегезне, мәчетле авыл булса, безнең Яңа Ташлыяр да таркалып юкка чыкмас иде дим. Бик кыска гомерле булды. Узган гасыр башында гына нигез салган булганнар аңа. Зират та инде ялан кыр уртасында ялгызы гына торып калды. Анда әби-бабайлар, әти, тугач та гүр иясе булган ике абыем җирләнгән. Әле күптән түгел генә зиярәт кылып кайттык үзләрен, алар рухына багышлап дога укыдык. Намазларымда да әлеге каберстанда ятучы барча авылдашлар рухына дога кылып чыгам. Бу кайтуыбызда әти кабере өстенә куелган тимердән ясалган ядкәрьгә яман куллар тигәнен күреп җан әрнеде. Исән чакта әткәй үзе бөтен зиратны, каберлекләрне карап, тәртиптә тота иде шул. Йортыбыз зират кырыенда ук салынган булганга, күз карашым белән булса да, байтак авылдашларны каберстанга озата бара идем. Тәкбит әйтеп узган чаклары әле дә колагымда яңгырап тора.

— Һәркемгә кайчан да булса шунда барасы бит…

— Кызганыч, бөтен кеше дә бу хакта уйланмыйдыр шул. Әнкәй мәрхүмкәем, авыр туфрагы җиңел булсын, әйтә иде: «И-и балалар, безне искә төшергәндә, зинһар өчен «Бисмилләһир-рахмани-рахим» дип булса да әйтеп куегыз». Динне ныклап белмәвебезгә уфтана, бик кайгыра иде әнкәй».

«Әбисез театр буламыни?!», Зөлфирә Мөбәрәкшина. 2003:

«Мин театрда образ тудыра алуым, тамашачымның мине олы шәхес, чын артист итеп алуы белән мин канәгать. Кайчакта приказ чыккач, рольләр бүленгәч, яшәү тукталгандай булып китә. Күңел кабул итмәгән рольне уйнавы да кыен бит аны. Тулысынча бирелеп, яратып башкарганда гына тамашачыны ышандырырлык образ иҗат итеп була. Оныгым: „Әбисез театр буламыни ул?“ — ди. Һәрбер эшне яратып эшләгән кешеләр бар. Чиста итеп себерелгән урамнардан узабыз икән, монда кешенең үз эшен күңел биреп, яратып эшләгәнлеге сизелә».

Интервьюларның бер өлеше «Нәҗибә Ихсанова. Уйнап узган гомер» китабыннан алынды.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле үзенчәлектәге төп рольләрдә уйнаучы танылган талантлы, көчле темпераментка ия булган артистка. Образның эчке дөньясын, барлык кичерешләрен тирән итеп ача белә һәм шуңа тәңгәл килерлек тышкы төсмерләр, төгәл сурәтләү чаралары таба. Ул иҗат иткән төрле яшьтәге хатын-кыз образлары халыкчан һәм милли булулары белән дә әһәмиятле.

Аның рольләре: Гандәлиф — «Көзге ачы җилләрдә» (А.Гыйләҗев), Маһисәрвәр — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Гөлчирә — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Розина — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше), Мәйсәрә — «Американ», Нәгыймә — «Назлы кияү», Хәдичә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Рокыя — «Чикләвек төше» (Г.Ахунов), Сәрдия — «Кан кардәшләр» (Ю.Әминов), Фемида — «Ташлама утны, Прометей!», Тәңкәбикә — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла), Таланова — «Ябырылу» (Л. Леонов), Миләүшә — «Миләүшәнең туган көне», Миләүшә — «Дуслар җыелган җирдә», Миләүшә — «Хушыгыз!», Өммия — «Әлдермештән Әлмәндәр», Гөлфинә — «Әниләр һәм бәбиләр», Мария — «Илгизәр + Вера», Әүдәки — «Гөргөри кияүләре», Әсимә — «Йөрәк маем», Хәбирә — «Сөяркә», Шәмсенур — «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин), Гөлҗиһан — «Банкрот» (Г.Камал), Сәхилә — «Хуҗа Насретдин», Зифа — «Зифа» (Н.Исәнбәт),  Гөлсем — «Мирас» (Г.Каюм), Хәнифә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев), Роза — «Ташлама мине» (Ф.Бүләков) һ.б. 

intertat.tatar

Просмотров: 988

Один комментарий

  1. Кочле ханум иде.урыны жэннэттэ булса иде. АМИН.