“Җыр китәргә тиеш!”: Роберт Миңнуллин соңгы язган ҖЫРЫ турында (ВИДЕО)

news_32362Җырчы Булат Җиһаншин Роберт Миңнуллинның язган соңгы шигырьләренең берсенә җыр иҗат иткән. Ул “Сөендер сөйгәнеңне” дип атала.

“Менә озакламый Роберт абый Миңнуллинның вафат булуына бер ел була. Без аның белән соңгы тапкыр 2019 елның декабрендә языштык, нәкъ менә шушы җыр буенча. Ул монда болай язды:

“Булган бугай бу, Булат! Кимчелеген эзләп берничә тапкыр тыңлап карадым! Җыр китәргә тиеш! Анысы инде синнән тора! Җыр җырланырга тиеш! Миңа соңгы вариантны җибәрерсең әле! Аннары инстага куяр өчен 1 минутлык итеп видео эшләп җибәрә аласыңмы? Аны бит пиарить итәргә кирәк инде хәзер!”.

Хәзер әйтәсе киләәә аңарга: Роберт абый, менә эшләдем, чыгарам, пиарить итәм — диеп…», дип бүлеште Булат «Матбугат.ру» белән. 

matbugat.ru

Просмотров: 687

Комментирование запрещено