Төркиядәге галимнәргә татар исемнәрен төрекчәгә үзгәртмичә язарга тәкъдим ителде

IMG-20210315-WA0002Галимә Роза Корбан фикеренчә, ялгызлык исемнәре ничек бар, шулай язылырга яки искәрмә рәвешендә төп нөсхәсе белән бирелергә тиеш. 

Анкара шәһәрендә яшәүче татар филологы, галимә Роза Корбан Төркиянең Бурса шәһәре Line TV онлайн телевидениесенең «Төрек теле һәм тарихы» тапшыруына интервью бирде. Ул Төркиядәге галимнәрдән татар ялгызлык исемнәренә үзгәреш кертмәүләрен сорады.

«Төркиядә татар ялгызлык исемнәре бик еш үзгәреш кичерә. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовны Алимҗан Ибраһимов, Газиз Гобәйдуллин (Азиз Убайдуллин), Идел елгасы (Волга елгасы) дип язалар. Болай эшләү исемнәребезнең югалуына китерәчәк. Ничек бар, шулай язылырга яки искәрмә рәвешендә оригиналы бирелергә тиеш, дип сөйләде галимә», — диде «Татар-информ»га Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Роза Корбан 1990-1996 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый һәм «ялгызлык исемнәре үзгәрми» дип өйрәтүләрен билгеләп үтә.

Айгөл Зара Кәбирова әйтүенчә, тапшыруның алып баручысы — инженер-механик, журналист Тургай Түфәкчеоглу. «Ул 2018 елдан атналык тапшыруны җитәкли, анда танылган Төркия татарларына да урын бирелә. Мәсәлән, Йосыф Акчура, күптән түгел генә Гадилә Айда (кызы Гөнүл Пултар катнашында) һәм Садри Максудига багышланган тапшырулары тәкъдим ителде», — диде ул.

Интервьюда Роза Корбан гыйлем дөньясына тормыш иптәше, тарих фәннәре докторы Иклил Корбан белән русча тарих китапларын тәрҗемә итеп кереп китүен әйткән. «Иң беренче хезмәтләре — Сергей Руденконың „Башкортлар“ китабының төрекчәгә тәрҗемәсе (Конья, 2001 ел). Икенчесе — Михаил Худяковның „Казан ханлыгы тарихы“ китабы (Берлин, 2009 ел. Амазон, 2020 ел)», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

«Роза Корбан мәкаләләре белән Төркиядә татар мәдәниятен һәм зыялыларын таныту эшчәнлеген алып бара. Үткән ел „Төрки дөнья тарих һәм мәдәнияте“ төрек журналының „Идел-Урал зыялылары“ сәхифәсе ачылды. Анда милләттәшебезнең һәр ай берәр татар зыялысына багышланган мәкаләсе чыга. Галимәнең хезмәтләре: „Без Иделдән, Уралдан“ мәкаләләр җыентыгы (Төркия, 2014), „Идел-Урал корылтае“ (Төркия, 2020) китабы», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 859

Комментирование запрещено