Нәҗибә Ихсанованың кызы: «Әни кайчандыр Казанга яланаяк килеп кергән татар кызы иде, бүген дә яланаяк…»

news_32377Туфан Миңнуллин белән Нәҗибә Иксанованың кызлары — Әлфия ханым, әнисен соңгы юлга озатырга килүчеләргә рәхмәтен белдерде.

— Әни кайчандыр Казанга яланаяк килеп кергән татар кызы иде, менә бүген дә яланаяк, әби булып, җир куенына ятарга әзерләнә. Шушы минутта аның гел әйтеп килгән сүзләрен искә төшерәсем килә. «Безнең тамашачыдан да яхшырак тамашачы — дөньяда юк. Аларның һәрберсен кочаклап сөяргә кирәк», — дия иде. Рәхмәт сезгә — әнинең тамашачылары, шушылай җыелып килгән өчен. Әнинең икенче бер бик еш әйтә торган сүзе — «Халкым яшәсен, нәселебез корымасын!» Яшәсен халкыбыз, рәхмәт сезгә, — диде ул.  

Нәҗибә ханымны Туфан Миңнуллин белән бер кабергә — Яңа бистә Татар зиратына җирлиләр. 

matbugat.ru

Просмотров: 937

Один комментарий

  1. Ялан,аяк,шулай шул. Азнакай районы. Ташлы Яр авылы,Эсхэр Шакиров белэн Бер авылдан
    ·
    Урыны жэннэттэ булсын