«СалаваTIK» YouTube каналында «Кайда безнең кулларыбыз?» җыры чыкты

Безымянный1Әлеге проектны «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары эшли. 

«СалаваTIK» YouTube каналында җырлы-биюле яңа видео чыкты. Ул «Кайда безнең кулларыбыз?» дип атала.

Видео-проектта алты бала катнаша. Әлеге җырга теләгән һәркем кушыла ала, җырның сүзләре видео астында язылган.

Җырның авторы — Фәридә Шәймәрданова. Аның язылу тарихы 1993 елга барып тоташа.

«90 елларда, милли мәдәният үсеш ала башлаган чорда, балалар өчен татарча җырларга ихтыяҗ туды. Балалар бакчасында эшләгәнгә күрә, аларның нинди җырларны үз итүләрен яхшы белә идем. Кечкенәләр өчен җырлар яза башладым. „Кайда безнең кулларыбыз?“ җырыннан тыш, 200ләп җыр иҗат иттем», — дип сөйләде Фәридә Шәймәрдәнова.

Татар телен саклауда һәм сабыйларда аңа карата хөрмәт, кызыксыну уятуда җырларның мөһим урын алып торуын искәртә композитор.

«Җыр аша балалар сүзләрне дә яхшырак истә калдыра. Хәтта рус балалары да татарча җырларны теләп башкара» — ди ул.

Татарча җырлар балаларда гына түгел, өлкәннәр, әти-әниләр арасында да кызыксыну уятты. «СалаваТik»ның беренче чыгарылышы — «Әпипә» җырын YouTube каналда 7 меңнән артык кеше караган. Проект кысаларында барлыгы 16 җыр яздыру планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 994

Комментирование запрещено