Моңлана Ярмәк авылым

iМоңлана Ярмәк авылым:
Читкә китә, дип, балалар.
Күп өйләр бушап тора,
Сөмсерләре төшкәннәр.
Кырлар-кырлар, иркен кырлар…
Кайсысы чәчелмәгән.
Ачы кырын таллар баскан,
Чабылмаган үләннәр.

Хуҗалыклар да әзәйде,
Маллар саны күп түгел.
Болында үләннәр кибә,
Кылганнарга әйләнеп.
Әле яшәгән халкыбыз
Бирешмәскә тырыша.
Анда чәчә, монда чәчә,
Төрле икмәк үстерә.

Авыл зиратын карыйлар,
Әйләндереп тотканнар.
Актив авылдашлар, хәзрәтебез
Өмәләр оештыралар.
Сокланабыз мәчетебезгә:
Бик чиста, матур, ямьле.
Бабай-әтиләр йөргән мәчетнең
Ябылмый ишекләре.

Азан тавышын ишетеп,
Бар кеше горурлана.
Яши авыл, яши мәчет -
Яхшылыкка омтыла.
Яшь ир-атлар түбәтәйдән,
Хатын-кызлар яулыктан.
Гореф гадәтләрне саклап,
Динне хөрмәтли алар.

Моңланма син авылыбыз,
Тирә-ягың бик матур.
Халкың уңган, бик тә тырыш,
Аяз булсын күкләрең.
Яңа өйләр дә салалар,
Авыл юллары чиста.
“Балаларың” да кайтып тора
Җыелышу көннәренә,
Бәйрәмнәр үткәргәндә.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1345

Комментирование запрещено