Беренче план гармунчысы

Зиннатулла абыйШушы көннәрдә “Ял­кынлы яшьлек” халык ансамб­лендә катнашкан гармунчы  Зиннәтулла Ягъфәровка 80 яшь тулган булыр иде.

Зиннәтулла Ягъфәровның әти-әнисе Мәләкәс районының Мордово-Озеро авылыннан. Революциядән соңгы ачлык елларында алар Себер якларына киткән булганнар һәм сугыш тәмамланганчы шунда яшәгәннәр. Әтисе Вәлиулла «бронь» буенча авиация заводында эшли. Сменадан соң, аз гына буш вакыты булса да, кулына гармун алып, сихри музыка дөньясына чума. “Гармун моңнары, әнкәемнең җыр­лары, яңгыр шыбырдавы — сабый чакларымның берен­че хатирәләре. Гомеремне халык музыкасыннан һәм халык уен коралларыннан башка күз алдына да китерә алмыйм”, — дип сөйли иде, шуларны күңеленә сеңдереп үскән уллары Зиннәтулла.

Сугыштан соң, туган якларына якынрак булсын дип, Ягъфәровлар гаиләсе Куйбышевка кайтып, Временный урамыннан йорт сатып алалар һәм шунда кырык елга якын гомер итәләр. 80нче еллар башында, Кузнецовлар бистәсен сүткәннән соң, Фрунзе аланында төзелгән күпфатирлы йортларның берсенә күчәләр.

Зиннәтулла Ягъфәров  егет булып җиткәч, аның гармуны Куйбышевның Загородный паркында уздырылып килүче “Татар пятачогы”нда, туйларда, егетләрне армиягә озатканда яңгырый башлый… Ул елларда гармунчылар күп булса да, Ягъфәров уйнау манерасы һәм искиткеч чыдамлылыгы белән таныла. Бер туктамыйча берничә сәгать буе уйный иде. Ул һәрвакыт беренче план гармунчысы булып торды. «Тимур» төзелеш фирмасы директоры, Зиннәтулла аганың яшьтәше Ринат Сөләйманов 50 — 60нчы елларда Загородный парк янында узган җәйге кичәләрне болай искә ала:

- Кичен бу тукталышка килеп туктаган трамвайдан татарлар ишелеп төшкәч, вагон бушап кала иде. “Татар пятачог”ына дип килгән яшьләр, киосклар янында җыелып, түземсезлек белән сигнал көтәләр. “Сигнал” – ул инде гармун тавышы  була иде. Гармунчыларның кайсысы беренче килә, шул халыкны ияртеп паркка алып керә. Зиннәтулла һәрвакыт диярлек паркка беренчеләрдән булып килә иде. Иң нык егетләрнең берәрсе, тәбәшәк буйлы һәм ябык кына гармунчыны җилкәсенә утыртып, парк яшеллегенә кереп югала.  Алар артыннан җырлап-биеп, гөрләп-шаулап башкалар иярә.

1968 елның җәендә Куйбышев филармониясендә яшь Илһам Шакировның концерты вакытында Зиннәтулла «пятачок»та күзләп тапкан кыз белән танышырга җөрьәт итә. Ул чакта Зифа Басыйрованың данлык­лы бер җырында «Син алырлык, мин барырлык булсак кына йөрербез» дип җырлана иде. Чыннан да, ул вакытларда егетләр һәм кызлар җитди мөнәсәбәтләр өчен генә оч­раша иде бит.

Сания апа Ягъфәрова:

- Бер-беребезне бер күрүдә яраттык. Шул концерттан соң ике ай да үтмәде, 1968 елның 12 сентябрендә өйләнештек. Ул һәрчак гармунда уйнарга ярата иде. Әтисе белән киңәшләшеп, Иске Ярмәктә яшәүче гармун ясау остасы Гали Гәрәевка гармун ясарга заказ бирдек. Гали абый безнең йортка еш килеп йөри иде.  Әтисе вафат булганнан соң Зиннәтуллада ике гармун булды һәм берсен Рөстәм Вәлиевка саттык.

1978 елда Зиннәтулла “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә репетицияләргә йөри башлады. Мин моңа каршы килмәдем, чөнки аңа музыкадан башка яшәргә мөмкин булмавын аңлый идем. “Металлург” мәдәният сараена Зин­нәтулла кайвакыт әнисен дә алып бара иде. Ул, концерт тәнкыйтьчесе буларак, улының кимчелекләрен күрсәтә, уңышлары өчен мактый иде, — дип сөйләде.

Еллар уза, Зиннәтулла абый да олыгая. Тора-бара ул ансамбльнең юбилей концертларына гына килә башлый. Әмма милли бәйрәмнәрдә бик теләп уйный иде. Еш кына, йә гармунчы Рәфыйк Әбдиев, йә  скрипкачы Абдулла Акмаевка кушылып, дуэт булып уйныйлар иде.

Зиннәтулла ага өчен гаилә иминлеге, тормыш җитешлеге мөһим иде. Ул, Куйбышевның политехник институтын тә­мамлаганнан соң, белгечлеге буенча эшләп, гаиләсен тәэмин иткән. Лаеклы ялга чыккач та эшсез утырмый, базарда сәүдә итеп булса да, гаиләгә өстәмә керем китерә. Шул ук вакытта балык тоту да яраткан шөгыле була һәм, әлбәттә инде, гармун…

Йөрәге борчый башлагач, Зиннәтулла ага Пенза кар­диоүзәгендә операция ясата.

- Ул операция уңышлы булачагына ышанды, — дип искә ала Сания апа. — Бу хастаханәгә тизрәк барып яту өчен бик тырышты, терелеп чыккач, элеккеге тормыш рәвешенә кайтырга өметләнде. Ә минем күңелемдә ниндидер шик бар иде, тик мин аңа каршы килә алмадым. Ул барысын да үзе хәл итте. Чөнки авыруы аңа нык комачаулый иде.

2009 елның 23 июлендә Зиннәтулла агага операция ясала, берничә тәүлек реанимация бүлегендә ятканнан соң, ул реабилитация үтәргә тиеш була. Тик эш йөрәктә генә булмаган икән. Операциядән соң үпкәләре дә, бөерләре дә начар эшли башлый һәм авыруны ясалма вентиляция аппаратына тоташтырырга туры килә. Ул 31 августка кадәр үлем белән көрәшә. Ә 1 сентябрьдә, Рамазан аеның 12 көнендә, гармунчыны иске зиратта, әти-әнисе янына җирлиләр…

Шамил ГАЛИМОВ.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1099

Комментирование запрещено