«Башкорт милләт буларак XX гасыр башында формалаша башлый»

конфШиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Идел-Урал һәм Көнбатыш Себер халыкларының этносоциаль төркемнәре формалашу һәм үсеше турында фәнни конференция узды. Конференциядә Татарстан тарихчылары гына түгел, башка төбәкләрдән килгән галимнәр дә катнашты. 

Фәнни конференциядә биләмәгә бирелгән җир (вотчина), сословие, этнослык төшенчәләре турында сүз барды. Татар тарихын өйрәнгән җиде томлы китап чыкса да, биләмә җирләре, аларга карата хокуклар бүгенге көндә тарих битләрендә ак тап булып кала. Бу темага карата тупланган мәгълүматлар нигезендә тарих институты монография бастырырга ниятли. Анда төшенчәләрнең килеп чыгышы җентекләп өйрәнеләчәк.

«Вотчина бары тик Уфа өязендә булган, дигән фикерләр дә әйтелә»

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев сүзләренчә, бу төшенчәләр буш урыннан барлыкка килмәгән. Алтын Урда, татар ханлыклары булган, рус дәүләте корылгач та, татар ханлыкларында булган административ системаны кулланалар.

«Рус патшалары үзләренең титуллары янына Казан, Себер, Әстерхан ханы дигәнне өсти. Ул хан урынында булгач, «ясак», «вотчина», «асаба» сүзләре кулланыла башлый.

Алтын Урданың хокукый системасы өйрәнелгән, татар ханлыкларыннан калган система бөтенләй эшләнелмәгән. Рус патшалыгы чорына кергәч тә, татар системасы дәвам итә. Татарлар дәүләткә хезмәт иткән, җирләр алган, рус дәүләтенең элитасындагы күпме кеше татар канлы була. Алар татар мохитен дә саклаганнар. Аларның нинди шартлар белән эшләве, нинди аңлашулар булган — ул мәсьәләләрнең теоретик асылы эшләнелмәгән.

«Вотчина» яки «асаба» төшенчәләре буенча Уфа галимнәре күп эшләгән, алар тарафыннан вотчина бары тик Уфа өязендә булган, дигән фикерләр дә әйтелә. Галимнәр биләмә (вотчина) төшенчәсен бөтен системадан аерып, башкортныкы гына итеп күрсәтү дөрес түгеллеген раслый, биләмә системасы русларда, мишәрләрдә, вогулларда һәм башкаларда бар. Аны дәүләт бирә. Ниндидер бер кабилә, бер халык кына килеп үзенә ала алмый, чөнки ул дәүләт системасы белән бәйле», — дип сөйләде ул.

«Асаба» төшенчәсе шулай ук биләмәсе булган (вотчинный) дигәнне аңлата.

Чиләбедән килгән тарихчы Гаяз Сәмигулов сүзләренчә, бөтен игътибарны бер кечкенә территориягә генә юнәлткән очракта, тирә-якта булган вазгыятьне кабул итү авыр. Рус патшалыгының законнар җыентыгы булган Соборное уложениеда биләмәләргә кагылышлы маддә Уфа өязендәге биләмә хокукына гына карамый, ул маддә бөтен дәүләткә караган. Ул шулай ук биләмә хокукларының төрле төркемнәргә бирелүен әйтте, ә башкортларның биләмә җирләре булуны җентекләп анализлаган хезмәтләр юк. Биләмә җиренә хокук булуның фактын констатацияләү генә бар.

«Башкорт сословиесенә төрле милләтләр кергән, әмма төп нигезен татарлар тәшкил иткән»

Институтның керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү бүлеге мөдире Радик Исхаков сословиеләр турында сөйләде.

«Сословиегә төрле этник төркемнәр кергән. Мәсәлән, ясаклы чувашлар сословиесе бар, аларның татар яки чуваш булуы турында дискуссия бара.

Башкортлар белән дә шундый проблема бар. Башкорт тарихчылары Татарстанның көнчыгышында яшәүче халыкны этник башкортлар диләр. Алар башкорт сословиесенә караган төркем булган. Сословиедә бик күп төркемнәр булган, шул исәптән зур өлешен татарлар тәшкил иткән. Башкорт сословиесендә калмыклар, себер, Казан татарлары булган. Мәскәү дәүләте халыкны социаль статусы буенча караган. Алар өчен этнос мөһим булмаган. Сословиеләрне өйрәнү тарихтагы күп милләтлелекне аңлатуга ачкыч була», — диде Радик Исхаков.

«Рус документларында башкортлар XIX гасыр уртасында гына языла башлый»

«Башкортлар (башкиры) XIX гасыр уртасында гына рус документларда языла башлаган, аңа кадәр башкорт сословиесе (башкирцы) буларак язылган.

XVIII гасыр башында Уфа өязе территориясендә яшәгән барлык халыкны сословие буенча атаганнар. XIX гасырда башкорт-мещеряк гаскәрен башкортныкы дип исемләгәч, анда хезмәт итүчеләрне башкортлар диләр. Башкорт милләт буларак XX гасыр башында формалаша башлый.

Биләмә җирләре бирелүне башкортлар феномены буларак күрсәтәләр. Имеш, вотчина башкортларда гына булган һәм ул җирләр нәселдән-нәселгә башкортларга гына күчә алган. Җир биләмәләре татарларда да булган», — дип сөйләде Радик Исхаков.

Әллә ничә ел элек биләмә җирләре булуны бүгенге көндә исбатлап утыру нәрсәгә кирәк, ди тарихчы. Бу халыкның дәрәҗәсен күрсәткән кебек: хәрби хезмәттә булганнар, җирләре булган, имеш, ди тарихчы. Радик Исхаков әйтүенчә, башкортларның горурлана торган өч күрсәткече бар — хәрби хезмәттә булу, шәҗәрәләр һәм биләмә җирләр булу. «Татарларга нидер исбатлау кирәкми, мең еллык тарих үзе барысын да сөйли», — диде ул.

«Татарларга нидер исбатлау кирәкми, мең еллык тарих үзе барысын да сөйли».
Радик Исхаков, тарихчы
Төмән өлкәсеннән килгән тарихчы Алексей Конев шулай ук сословие белән этник төркем төшенчәләрен үзара алмаштырып булмавын әйтте.

«Башкорт тарихчылары „башкорт сословиесе“ дигән төшенчәне танырга теләми»

Әтнәдән килгән тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримов фикеренчә, кайбер башкорт милләтчеләре тарихны бозып күрсәтергә тели. Тарихчы үзе тумышы белән Башкортстанның Бакалы районыннан.

«Тарихны бозуның мисаллары бик күп. Әсфандияровның китабы «Минзәлә башкортлары авыллары» дип атала. Исеме үк тарихны бозып әйтә. Аннан соң Салават Хәмидуллин җитәкчелегендә чыккан китапларны алыйк, бер китапта да тарих дөрес яктыртылмый. Алар «башкорт сословиесе» дигән төшенчәне танырга теләми. Ә «башкорт сословиесе» дигән сүз тарихи чыганакларда 1816 елдан ук кулланылып килә. Алар китабыннан «сословие» сүзен таба алмыйсыз, аны башкорт дип күрсәтәләр. Минем үземнең дә китабым чыгачак. Кама аръягында яшәгән татарларның ничек башкорт сословиесенә кереп китүен күрсәтәм.

Башкортларга тарихны бозу шуның өчен кирәк: алар үзләренең санын бер миллионга җиткерде, халык санын алуда арттырып баралар, башкорт санын арттыруның нигезе булсын өчен шул китаплар чыга. Шул китаплар башкорт дип язылган бөтен кешенең чыннан да башкорт булуына ышандыра. Алар халык санын алу вакытында булган саннарны дәлилләгән булалар. Имеш, сез башкорт булгансыз, үзегезнең телегезне оныткансыз, татарлашып киткәнсез дигән уйдырмалар бар.

Башкорт сословиесенә төрле милләт кешеләре кергән, әмма төп нигезен татарлар тәшкил иткән. Башкорт «сословиене» күрмәмешкә салыша. Сословиене нигә милләт дип язарга кирәк? Архив чыганакларында сословие дип күрсәтелә. Аның татарча сүзе дә бар — таифә. Ул борынгыдан килгән татар сүзе, аны кулланырга кирәк.

Төрле төбәктән килүче тарихчылар теманы объектив яктырта, бернинди шаукымга бирелмичә үзләренең фәнни фикерләрен белдерәләр. Татарстан тарихчылары тарихны чыганакларга таянып күрсәтә, татар башкорт сословиесенә кергән дип күрсәтәбез. Россия территориясендә биләмәчеләр күп булган, аларның барысын да башкорт булган дип әйтә алмыйбыз ич», — дип сөйләде тарихчы.

«Башкорт сословиесенә башка халыклар да кергән»

Башкортстан Республикасының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Масагутов сүзләренчә, башкортларда биләмәләр булуны үзенчәлек итеп карап булмый. «Ул халыкны башкортлаштыру белән бәйле. Ул вакыттагы социаль төзелеш үзенчәлекләрен исәпкә алынмый. 17-18 гасырдагы «башкортларны» хәзерге башкортлар белән чагыштыру мөмкин түгел. Башкорт сословиесенә башка халыклар да кергән.

Тарихны бозу булмасын өчен архив документларын өйрәнүгә игътибар бирергә кирәк. Бик күп материаллар архивларда сакларда, аларны бастырырга, таратырга кирәк. Сословие булган башкортларның этник башкорт булмавын аңлатырга кирәк. Башкортстандагы тарихчылар үз позицияләрен раслаган фактларны үз эшләренә кертәләр, ә каршы килгән материалларны кертмиләр», — дип сөйләде ул.

«Башкортларга җир биләмәсе чыннан да бирелгән, әмма алар бирелгән төркемнең бер өлеше генә»
Институтның яңа тарих бүлеге җитәкчесе Илдус Заһидуллин конференциянең максаты турында әйтеп узды.

«Темага киң карарга кирәк, башкортлар ул җирләргә хуҗа булган төркемнең берсе генә, шундый ук хокуклар Себердә дә булган. Башкортлардагы асаба (вотчина) системасы киң масштабта кулланылган.

Галимнәр аерым бер төбәк белән шөгыльләнә, ул гомумиләштерергә ирек бирми. Конференция киң карарга мөмкинлек бирә. Башкортларга җир биләмәсе чыннан да бирелгән, әмма алар бирелгән төркемнең бер өлеше генә. Башкортлар үзләре турында гына сөйли һәм дөрес сөйли, киң итеп караганда аларның бер система булуын күреп була. Тарихчыларның эше, үткән буын хезмәтләренә тәнкыйди карап, тарихны төгәлләштерү», — дип сөйләде ул.

Бу конференциягә Башкортстан тарихчылары да чакырылган булган, тик алар килмәгән. 

intertat.tatar

Просмотров: 1285

2 комментариев

  1. Недавно только писали что башкиры сформировались 17 веке,теперь в 20 веке. следующий раз вообще напишете что башкир придумал Муртаза бабай.

    Чтобы вы там не сочиняли башкиры остаются одним из древних тюркских народов.

  2. Если в сословии были большинство татары.то оно называлось бы татарским.татарцы.