Милләт турында MOÑлы һәм моңлы хатирәләр яки чын татар нинди була?

IMG_20210314_194146MOÑ театр мәйданчыгының чираттагы эксперименталь спектаклен безнең хәбәрчебез карап кайтты. 

Чын татар нинди була икән, дип уйга калган «Живой город» заманча сәнгатьне яклау фонды иҗатчылары. MOÑ театр мәйданчыгында чыгарылган чираттагы спектакль — «Чын татар» дип атала. Катнашучылар артист түгел. Режиссер да юк. Бары тик «продумали һәм бергә җыйдылар» гына бар. Алар — Ксюша Шачнева һәм Динә Сафина. Ксюша «чын татар түгел», Динә — «чын татар». Алар кигән футболка артына шулай язылган.

Спектакль алдыннан анкета тутыру өчен кәгазь һәм ручка тараталар. Анда «Өчпочмак рецептын белмим», «(Мәчет рәсеме) йөрмим», «Бер татар (ноталар рәсеме) да искә төшерә алмыйм», «Бас, кызым, әпипә» биегәнем юк (киң итәкләрен күтәреп биюече кыз рәсеме) (Әпипә кечкенә хәреф белән башлап язылган)», «Ак Барс» — чемпион» дип кычкырганым юк (микрофон рәсеме)», «Бер тапкыр да түбәтәй киеп караганым юк», «Сабантуйда булганым юк (аякларын ян-якка аерып кулларында басып торган кеше рәсеме)», «(чынаяк рәсеме) (ак сыекча салынган стакан рәсеме) белән яратмыйм», «Республика көне кайчан икәнен белмим», «Минем әбием булмады, бары тик «бабушка», «Сало һәм (чучка борыны тишеге) шашлыгы ашыйм», «Шүрәлене Сөембикдән аермыйм», «Камалга (театраль битлекләр) барганым юк» дип язылган. Бер ягында татарча, икенчесендә — русча.
Татарлык дәрәҗәңне билгели торган тесттан соң караңгы залга үтәсең.

Әлеге үзенчәлекле тамаша төрле яшьтәге һәм төрле җенестәге татарларның татарлык турында сөйләшүләре. Дөресрәге, Зуля, Әминә, Адель, Гөлнара, Салават, Неля, Разалия, Ләйсән, Лилия, Диля, Азалия, Гүзәлиянең татарлык хатирәләре.

Берсе балачакта татар әбисе янында яшәгән, әбисе аны тәртипсезләнгәч, өйалдына чыгарып аткан. «Почти» Тукай, диярсең. Әбисе аны анда озак яткырмаган, тиз генә алып та кергән. Әмма кызга спектакльдә сөйләрлек сүз булган.

Бер өлкән яшьтәге ханымга татар булырга дүрт сүз җитә. Ә милли киемнәр аңа бөтенләй кирәкми.

Берсе өчен татарлык ул Салават, Хәния Фәрхи җырлары. Ул аны җырлап та күрсәтте. «Салкын чәй”не тыңладык. Ксюша Шачнева аңа чәй дә ясап бирде. Чәе бик сыек иде, андыйны татарлар «чәеңнән Мәскәү күренә» диләр. Татарлар сыек чәй эчми, Ксюша!

Әстерханнан килгән татар кызы майлы-сөтле чәй кайнатып, тамашачыны сыйлады. Менә бу чәй ичмасам, рәхмәт!

Бер ханым балалайкада «Галиябану”ны уйнап күрсәтте. Балалайкада теләсә кайсы халык көен, шул исәптән татарныкын да гаҗәеп итеп уйный алган музыкантыбыз Рәфикъ Таҗетдинов бар иде — шул искә төште. Әйе, балалайка рус халкының милли уен коралы. Әмма коралдамыни эш? Эш әлеге коралны милли көй чыгарган остада.

Берсе татар әбиләре темасына фәлсәфә корды. Үзе финикларны милли бизәкле кәгазьгә төрә. Кызыклы табыш.

Геройларны тыңлап-тыңлап утырасың да, татарлык ул «традицион булмаган ориентация» кебек үк кешенең бер үзенчәлеге булып тоела башлый. Әйтерсең лә, зәңгәрләр җыелышканнар да үзләренең бу халәтләре турында гәп куерталар. Яки җирән чәчлеләр җыелган да, җирән булуның файдасы яки зыяны турында сөйләшә.

Хатирәләр, акланулар, үз-үзеңнән көлүләр…

Кайбер чыгышлар озынгарак китсә дә, тотып ала торган мизгелләр бар. Кызыклы гына «артистлар» бар. Әмма болар барысы да күпмедер дәрәҗәдә бер-берсен кабатлаган «хор» иде. Ә «солист» журналистикада укучы кыз бала — «Казан утлары» журналы стипендиаты Лилия Низамова.

Текстының беренче өлешен Лилия Низамова татарча сөйләде. Әмма залда аңламаучылар да барлыгын белгәч, тәрҗемә итү өчен ярдәм сорады. Ярдәм итәргә Йолдыз Миңнуллина алынды. Түбәндәге текстны Лилия җөмләләп татарча сөйләде, Йолдыз русчага аударып барды.

 «Нәтиҗәдә, мин Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетына укырга кердем. Анда керү өчен миңа татар телле журналистлар үстерү максатыннан татар телеканалы оештырган бәйгедә катнашырга кирәк иде. Әлеге бәйгегә әзерләнгән вакыт минем татарлыгымның иң югары ноктасы булгандыр. Мин әлеге бәйгегә чын татарлар дөньясына эләгәм дигән ышаныч белән бардым. Чара узачак бинага керүгә үк безне, әлбәттә, рус телендә каршы алдылар. Барлык оештыру мизгелләре дә рус телендә иде. Рус кухнясында татар ризыгы пешерәләр. Мин әлеге бәйгедә үземне ниндидер зур бер ялганда катнашкан кебек хис иттем. Мин җиңү яуламадым һәм бу минем өчен зур мәртәбә булды».

Ә бу өлешен Лилия үзе башта татарча, аннары русча сөйләде.

«Бәйгедә җиңелгәч, мин «Татмедиа”дан максатчан белем алуга грант отып укырга кердем. Минем юнәлеш яшь татар журналистлары тәрбияләргә тиеш. Кызык, ләкин төркемдә берничә татар телен аңламаучы студент булу сәбәпле, I курсны без рус телендә укыдык. Без бит татарлар! Арабызда татар телен көнкүрештә уңайсыз санаучылар да бар. Татар телендә махсус сөйләшмәүчеләр дә җитәрлек. Янәсе, татар телендә тулы фикер җиткерергә кыен. Алайса нишлисең син бу юнәлештә? Без рус контенты кулланабыз, рус телендә аралашабыз һәм үзебез татарча контент җитештерәбез. Кыскасы, испанча оят! Татар телендә сөйләшү бүгенге көндә үзе бер принципиальлек кебек. Ә принципиальлек күпләрнең ачуын китерә…»

Алга таба Лилия русча сөйләүгә күчте. Ул бирегә килүчеләрнең дә татарча сөйләргә батырчылыгы җитмәвен әйтте. «Без татар үзенчәлегеннән телне дә, мәдәниятне дә, традицияне дә, динне дә — безгә уңайлы яшәргә комачаулаган бар нәрсәне чыгарып атарга әзер. Татарлыгыбыз белән без хатирәләрне генә сөйлибез. Без шулай итеп милләтебезне җирләмибезме?» — дип рус телендә сорау куйды Лилия.

Аның чыгышы мисалында без рус теленә күчә баруыбызның сәбәпләрен күрдек. Әйе, башта ике телдә сөйләшеп маташабыз, аннары татарча матур итеп «чукынып китсен» дибез дә, русчага күчәбез…

Спектакль финалында катгый тавыш кызларын биергә өйрәтте. Бии белмәгәнен дә… Аннары әлеге бию әкренләп заманча бию залына әйләнә башлады…

Соңыннан фикер алышуларда берара Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары булып эшләгән, хәзер заманча сәнгать галереясе җитәкчесе Эльвира Камалова бу спектакльне даһи дип әйтте. Мин андый ук сүз белән шаярмас идем. Әмма эзләнүләр кызыклы.

Тагын шунысы да бар — бу спектакль үзенең милли тәңгәлләге белән буталып беткән комплекслы татарлар өчен бик файдалы — алар мин ялгыз түгел икән, минем кебекләр күп дип үзен кыюрак тоя башлаячак.

Фикер алышканда чыгыш ясаучыларның берсе туксанынчы елларда Казанда оештырылган «татарча пятачоклар”ны искә төшерде. Аларның иң зурысы шушында — Милли үзәк фойесында була иде. Менә кайда иде ул милли тәңгәллек, милли үзенчәлек. Милли рух белән өртелгән ул кичәләрдән соң 25 ел вакыт узган… һәм менә сиңа мә — нинди була ул чын татар? Кайда соң ул пятачокларда биегән кызлар-егетләр — чын татарлар?

ХХХ

Шул ук көнне Милли китапханәнең икенче залында — зур якты залында — Yummy Music иҗат берләшмәсе һәм музыкаль лейблы үзенең 9 яшьлек туган көнен бәйрәм итте.

Сәхнәдә Zarina һәм Malsi Music исеме белән Зәринә Вилданова һәм Ислам Вәлиев чыгыш ясаган. ОММАЖ электропоп-триосы шагыйрә Зөләйха Камалова катнашында иҗат ителгән «Хис ит» альбомын тәкъдим иткән.

«Үзгәреш җиле» командасы белән Нью-Йоркка барган Илгиз Шәйхразиев Manhattan альбомына керәчәк урбан-хитларын башкарган. Рәдиф Кашапов җитәкләгән qaynar триосы Калифорния татарлары өчен җыр язган. Боларны мин иҗат берләшмәсенең программасы аша гына белдем, әлбәттә. Чөнки бу вакытта «Чын татар» спектаклен карый идем.

Ә безнең фотограф Салават Камалетдинов тамашачыларга ияреп Yummy Music концертына эләккән. Биредә — сәхнәдә дә, залда да чын татарларны күргәч, үзе төшерәсе «Чын татар”ның башка залда икәнелеге башына да килмәгән. Чын татарларның чын татарча сәнгатен төшергән дә тыныч кына кайтып та киткән. Без әле ул вакытта Елена Ковальская һәм Ксюша Шачнева белән бергә чын татарларның кемлеген хәл итеп утыра идек… 

intertat.tatar

Просмотров: 1044

Комментирование запрещено