Яңа Ярмәк авылында “Шигырьләр​ түшәлгән сукмакта” дигән​ ​ шигъри кичә үтте

ngmPWQuP4z4

Бәйрәмгә авылыбызның шагыйрәсе, өч китап авторы Гөлсинур ханым Гафурова килде.

21 март – Халыкара​ ​ шигърият көне. Бу көнне күп клубларда, китапханәләрдә шигъри​ ​ кичәләр үткәрелә. Без дә Яңа Ярмәк авылы китапханәсендә балалар өчен​ “Шигырьләр ​ түшәлгән сукмакта” дип ​ ​ исемләнгән ​ ​ шигъри кичә үткәрдек..

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай, герой-шагыйрь М.Җәлил, табигать “җырчысы” Х.Халиков, Ш.Галиев, Р.Мингалим, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева, М.Фәйзуллина һ.б.ларның шигырьләре безнең күңелләрдә Туган ил, ​ торган җир, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә, үз илең белән горурлану хисләре тәрбияли.

Шагыйрьләребез иҗаты безгә телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

Әнвәр Давыдов, Зыя Ярмәки кебек татар шигърияты тарихында үзенчәлекле эз калдырган әдипләребез ​ безнең Камышлы районында туып-үскәннәр.

Бәйрәмебезгә авылыбызның шагыйрәсе, өч китап авторы Гөлсинур ханым Гафурованы чакырдык. Ул балаларны үзенең тормыш юлы белән таныштырып үтте. Кичә барышында җирле авторның куп шигырьләре укылды. ​

Гөлсинур апайның шигырьләре гүзәл туган ягыбыз табигатен сакларга-яратырга, ата-аналарга игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык-туганлыкның кадерен белергә өйрәтә. Яшь буынны чын кеше булып үсәргә чакыра.

?????????? ????? ????? IMG_20210319_114237

ngmPWQuP4z4

Балаларга шагыйрәбезнең табигать күренешләрен тасвирлаган шигырьләре аеруча ошады. Яңа иҗат ителгән “Яшә, туган телем”​ шигыре дә барыбызга да зур тәэсир ясады.

“Иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлек, иминлек, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә безне яңа китапларыгыз белән сөендерегез”, — дип Гөлсинур апайга рәхмәтләр әйтеп таралыштык.

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ҖӘЛӘЕВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 949

Комментирование запрещено