Чувашия татарлары лидеры: «Бездә татарлар саны арта»

703A2282[1]Ни өчен Чувашия Республикасында татарлар саны арта? Аларның бай яшәү сере нидә? Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясен оештырган Фәрит Гыйбатдинов чыннан да ковид корбаны булганмы? Әлеге һәм башка сорауларга Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин җавап бирде. 

Чувашия татарларының хәлләре ничек? Аларның күбесе мишәр. Җанисәп вакытында алар кем дип языла? Башка милләт дип язылучылар, язылырга өндәүчеләр бармы?

Узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Чувашия Республикасында 36 меңнән артык татар бар иде. Быел 40 меңнән артыр дип уйлыйбыз. Бездә Ислам дине кушканча яшәүче 3-4 балалы гаиләләр күп. Татарлар күпләп яшәүче Комсомол һәм Батыр районнары халык саны үсүе буенча алга чыктылар.

Узган җанисәп вакытында мишәрләр һәм болгарлар дип язылучылар да күп булды. Аңлату эшен алып барсак, алар бу юлы аңга килерләр дип уйлыйм. Мишәр бит ул диалект — тел үзенчәлеге генә. Бездә татар каны ага.

Без үзебезнең татар икәнебезне аңлыйбыз, Татарстанга килгәч кенә мишәр икәнебезне беләбез. Кечкенәдән үземне татар итеп хис итәм. «Син татар түгел», — дигән сүзне без ачулану дип кабул итә идек. Бала вакытта бу сүз өчен канга батып сугыша идек.

Халык санын алу уңаеннан, быел «Мишәр» ансамбле белән барлык авылларны, шәһәрләрне йөреп чыгарга җыенабыз. Татарлыкны, халык санын алуга җаваплы карарга кирәклеген аңлатырга телибез. Безгә бу эштә булышырга теләүчеләр күп.

Чувашия Республикасындагы татар авылларында миллилекне саклауда мәхәлләнең дә роле зур дип беләм. Сездәге мәхәллә системасы белән тулырак таныштырсагыз иде.

Мәхәллә системасы безнең Тукай авылында гамәлдә. Тукайлылар бик акыллы эшләде — элеккеге колхоз җирләрен мәчеткә рәсмиләштерделәр һәм алар белән иҗтимагый совет идарә итә. Бөтен эш сөйләшенеп башкарыла. Мәчет җирләрне фермерларга арендага бирә. Калган авылларда аны вакытында кертеп җибәрә алмадык.

Горурланырлык бик матур мәдрәсә ясадылар. Авылда дин куәтле. Муллалар белемле. Наил хәзрәт бик күп эшли, халыкны дөрес юлдан алып бара.

 «Безгә я эшләргә, я сәүдә итәргә булсын»

Татар авылларындагы халык нәрсә белән шөгыльләнә?

Шыгырдан халкы электән Казанга ит китерә. Күбесе фермерлар, балык үрчетүчеләр дә бар. Анда барысына да эш җитә. Тукайда да күп кеше итчелек белән шөгыльләнә. Итләре Чебоксарга да, Мәскәүгә дә китә.

«Татар-информ» журналистларының Чувашиянең татар авылларында булганы бар. Сездәге татарлар безнекеләргә караганда байрак яши кебек. Моның сере нидә?

Халык җыелган, бердәм. Алар үзләрен бер милләт итеп сакламыйча булдыра алмый, чөнки әйләнә-тирәдә чуваш, рус авыллары. Милләт электән шулай сакланып килгән.

Руслар безне эшлекле, диләр. Эшмәкәрлек электән аңга сеңгән. Безгә я эшләргә, я сәүдә итәргә булсын.

Үзем Урмай авылында туып үстем. Унөч яшемдә мине төзелешкә алып киттеләр. Төзү эшләре белән Татарстанның күп авылларын ерып чыктым. Бик күп өйләр төзедек, фермалар ремонтладык. Бер урында тору булмады. Бездә һаман да шулай ук. Хезмәт хакы көтеп ятмыйлар. Үзеңнең өеңне булдыру һәм яхшы яшәү аңга сеңгән. Күп кеше авылда кала, ә эшкәртер җирләребез күп түгел.

Чувашия татарлары үткен алар.

Үткен булмасаң, Татарстанга килеп ничек ит сатарга, төзелеш алып барырга? Сөйләшә белергә кирәк. Яшәү шартлары безне үткен булырга мәҗбүр итә.

 «Һәр татар авылында татар балалар бакчалары бар»

Чувашия мәктәпләрендә татар телен укыту буенча вәзгыять нинди?

Татар мәктәпләрендә татар теле укытыла. Элек татар методистларыбыз юк иде. Бер кызны квалификациясен күтәрергә җибәрдек. Татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре буенча бергәләп эшлибез дип сөйләштек.

Татар теле дәреслекләре җитмәү проблемасы ачыкланды. Мәктәпләрдән дәреслекләргә заявкалар җыеп чыктык. Татарстандагы китап бастыручылардан бәяләрен белештек. Алла теләсә, мәктәпләрне дәреслекләр белән йөз процент тәэмин итмичә, бу мәсьәләне контрольдән төшермим.

Һәр татар авылында татар балалар бакчалары бар. Алар татар телендә белем бирә. Авыл — ул шәһәрне татарлар белән тулыландыручы урын. Авылларда балалар татар телендә иркен аралаша.

2017 елда мәктәпләрдә милли телләрне кыскарту башлангач, чувашлар үз телләрен саклау буенча эш алып барамы? Татарстанда Президент каршында махсус комиссия төзелде. Чувашиядә чуваш телен саклау буенча нинди вәзгыять?

Чуваш телен саклау буенча комиссия барлыгы турында ишеткәнем юк. Казандагы яңалыкларны Чебоксарда да кертергә тырышалар. Уйлавымча, алар Казаннан калышмаслар.

Чебоксарда халык күбесенчә рус телендә сөйләшә. Соңгы вакытта чувашларда милли горурлык уянганы сизелә. Алар да, Казанга карап, бу юнәлештә эшли башлады.

 «Татар телендә чыга торган бердәнбер газетаның хәле начар»

Чувашиядә яшәүче татарларының бүгенге көндә кискен проблемалары бармы?

Чувашиядә татар телендә чыга торган бердәнбер «Вакыт» газетасы бар. Аның хәле начар. Штатында бер редактор, бер машина йөртүче. Редакторы эшли, яза инде, ләкин бер генә кеше туплаган мәгълүмат аз. Шул ук вакытта Татарстанда чуваш телендә дүрт газета бар. «Сувар» газетасын карадым. Ул унике битле булып төсле форматта чыга. Аны кулга тотарга рәхәт.

Чувашиянең цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Казанга килә. Мин аңа «Вакыт» газетасы буенча сораулар юлладым. Министр Казанга килгәч, газетаны үстерергә этәргеч бирер дип өметләнәм.

Башкортстанда татарларны кысрыклау очракларын еш ишетәбез. Сезнең республикада татарларга мөнәсәбәт нинди?

Безгә Чувашия хөкүмәтенең татарларга карата мөнәсәбәте ошый. Министрларның кабул итмичә йөрткәннәре юк. Чебоксарда бер урамга Габдулла Тукай исемен бирү һәм Тукайга һәйкәл кую мөмкинлеге турында республиканың яңа башлыгы белән сөйләшү булды. Казандагы берәр урамга да чуваш мәгърифәтчесе исеме бирелсә, Чебоксарда Тукай урамы һәм һәйкәле барлыкка киләчәк.

«Татар тарихының башлангыч ноктасы кирәк»

Сезнеңчә, Татарстаннан читтәге татарларга үз телләрен саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Мин бу турыда күп уйландым. Татарның килеп чыгышы турында фәнни нигез юк. Руслар үзләрен Невскийдан башлап күрсәтәләр, шул фикерне алга сөрәләр. Безгә дә тарихның башлангыч ноктасы кирәк. Әлбәттә, горурланырлык аерым фрагментлар бар. Аларны бер көчкә җыеп күрсәтсәк яхшы булыр иде. Гарәп алфавитында язылган мирасыбыз кайда икән? Ул кириллицага күчерелсә, яхшы булыр иде. Тарихыбыз революциядән соң гына күренә. Аңа кадәр дә бай тарихыбыз булган.

Нигә Чувашия татарларыннан язучылар, җырчылар аз чыга? Бәлки мин генә белеп бетермимдер?

Җырчылар бар бездә. Фәрит Габдуллович җырчылар пластын күтәрде. Урмайда талантлы җырчылар барлыгына хәзер үзебезнең исебез китә. Элек җыр туйда гына кирәк иде, сәхнәгә менеп җырлаучылар булмады.

Югары биеклеккә күтәрелгән шәхесләребез бар. Язучы Ркаил Зәйдулла — безнең горурлыгыбыз. Академиклар Хәбиб Миначёв, Әнвәр Фәизов бар иде.

Шәхсән үзегез өчен татарлык нәрсә ул?

Мин татар булып туганмын. Ул минем канымда. Кечкенәдән радиодан татар җырлары, спектакльләре тыңлап үстем.

 «Без Фәрит Гыйбатдинов белән 1982 елдан бирле дуслар булдык»

Милли автономиянең хәле ничек? Узган җәйдә аны оештыручы һәм беренче җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов вакытсыз якты дөньядан китеп барды. Аның үлеме бөтен татар җәмәгатьчелеген тетрәндерде. Ул милли җанлы, актив кеше иде. Сезнең Фәрит Гыйбатдинов турында китап язу теләге бар иде. Нинди этапта бу эш?

Милли автономиянең хәлләре яхшы. Автономия рәисе булып эшкә тотынганыма ярты ел булды. Шактый эшләр кылынды. Беренче максатым Фәрит Гыйбатдиновның барлык проектларын да алып бару булса, икенчесе — аның исемен мәңгеләштерү.

Беренче проекты «УРМАЙ-ZELIDE» исемле төрки халыклар мәдәниятенә багышланган Бөтенроссия фестивале. Аның яртысын ул узган елда үзе башкарып калды. Гала-концертын 26 октябрьдә үткәрдек. Пандемия сәбәпле без аны онлайн форматта эшләдек. Ике меңнән артык кеше карады. 2021 елгы фестивальне оештыруга тотындык, нигезләмәсен оешмаларга җибәрдек. 29 майда Сабан туенда гала-концертын үткәрергә телибез.

Икенче проектыбыз — татар халкының милли мирасына багышланган «Кәрван-мирас» фестивале. 2021 елда укытучылар форумында аның беренче концерты булды. Алга таба да ул дәвам итәр. «Уйнагыз гармуннар» проектын октябрь-ноябрь айларында үткәрергә уйлыйбыз.

Фәрит Габдулловичның истәлеген мәңгеләштерү Гыйбатдинов укуларыннан башланып китте. Чара ике көн барды. Беренче көнне Чебоксарда фәнни конференция уздырдык. Икенче көнне Комсомол районының ул эшләгән сәнгать мәктәбендә һәм Урмай авылында истәлек такталары ачтык, каберенә барып догалар кылдык. Фәрит Габдуллович турында истәлекләрне җыеп, китап чыгардык. Аның беренче экземплярлары әзер. Гыйбатдинов укуларында яңгыраган докладлар белән китапны тулыландырачакбыз. Март аенда бу эшне тәмамларга тиешбез.

Урмай авылындагы яңа урамга Гыйбатдинов исеме биреләчәк. Бу хәл ителгән мәсьәлә. Эше беткәч, кабат хәбәр итәрбез. Сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исеме бирү буенча эшлибез. Комсомол районында комиссия төзелеп, рөхсәт алынды, прокуратура тикшерде. Бу мәсьәләне хәл итеп бетерү өчен бераз вакыт кирәк, киләсе елдан да калдырмаска иде.

Узган елның 1 ноябрендә татар авыллары арасында мини-футбол буенча ярышлар үткәрдек. 14 мартта хоккей турниры матур гына узды. 28 мартта берничә этаптан торган волейбол турнирына йомгак ясыйбыз.

Фәрит Гыйбатдинов ковид корбаны булдымы?

Ул чирли башлагач, миңа шалтыратып, кул куясы документларның эшен бетерергә үзенә чакырды. Мин аның үтенечен үтәдем. Бераз вакыт узгач, хастаханәгә ятуы турында шалтыратып әйтте. Мин дә ул вакытта өйдә генә уколлар алдым. Аннары берничә көннән аны Чебоксардагы хастаханәгә күчерделәр. Үпкәсенең кырык проценты ялкынсынган булган. Язышып тордык, хәле башта ярыйсы иде. Бервакыт язмый башлады. Хатыны Фәритнең хәле начарланганын әйтте. Баш табибның телефонын табып сөйләштем. Ике көн эчендә ике инфаркт кичерүен хәбәр итте. 2007 елда аның бер инфаркты булган иде инде. Соңгылары гомерен алып китте.

Без Фәрит белән 1982 елдан бирле дуслар булдык. Армиядән кайткач, аңа клубтагы электр гитарасын көйләргә ярдәм иттем. Аннары бергә «Ләйсән» ансамбле оештырдык, мин тавыш операторы булдым, яктылык аппаратураларын көйләдем. Минем белгечлегем дә электр машиналары, электроника буенча инженер.

2000 елда Мәскәүдә мәчет төзегәч, Фәрит мине Чебоксарда да мәчет төзергә чакырды. Төзелеш җитәкчесе булдым. Төзелеш беткәч, мәчет белән идарә итүне дә миңа тапшырдылар. Шул вакытта җәмәгать эшенә кереп киттем.

2007 елда Фәрит Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясен оештырды. 2014 елда миннән Чебоксарда шундый ук автономияне оештыруны, «Ялкын» ансамблен канат астыма алуны сорадылар. Бүгенге көндә дә алар эшли. 

intertat.tatar

Просмотров: 459

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>