Даниянең сәламе

ДанияКошки районының Надеждино авылында яшәүче 19 яшьлек Миневәли Мостафин сугышка киткәндә, әти-әнисе дә, туган-тумачалары да, дус-ишләре дә аны елый-елый озаталар. Сөйгән кызы Хәлимә генә еламый, күзеннән бер тамчы да яшь чыгармыйча уйный да көлә, җырлый да шаяра. Сөйгән егетенең күңелендә шундый ачык күңелле, сөйкемле кыз булып каласы килә аның. “Кара аны, Вәли, дошманны дөмектермичә авылга кайтма! Бик авырга туры килсә, миңа хәбәр бир, ярдәмгә үзем барырмын”, – дип шаяра.

Хәлимә егетне озатып өенә кайткач кына күз яшьләренә ирек бирә, мендәргә каплана да бик озак елый. Үксеп елап туйгач, сугышның тизрәк бетүен, Вәлиенең исән-сау әйләнеп кайтуын гозерләп сорый…  Ә икенче көнне, таңнан торып, урман кисәргә китә, эчке халәтен беркемгә дә күрсәтми. Ялгыз төннәрендә генә Ходайга догалар яудыра, дошман пулялары егетен урап узуын сорый… Пуля егетнең тәненә керә, керүен. Тик кызның догалары Ходай колагына барып җиткәнгәме, тормыш өчен мөһим органнарын чынлап та урап уза…

Сул күзен кара тасма каплаган Вәли сугыштан үз аяклары белән кайтып кергәч, шатлык-сөенечләрнең иге-чиге булмый. Бераздан Хәлимә Вәлине Куйбышевка да, Свердловскига да алып барып, күзен танылган табибларга күрсәтә, әмма алар булмаган күзгә берничек тә ярдәм итә алмыйлар, билгеле. Дошман пулясы Вәлинең сул күзеннән кереп, битен чәрдәкләп, муенына кадәр төш­кән икән. Нишләтәсең? Исән кайтканына шатланырга гына кала!

Хәлимә Миневәлинең кү­зенә түгел, үзенә гашыйк бит. Ул аны бик яратып, хөрмәтләп кияүгә чыга. Алар бик матур тормыш корып җибәрәләр, берсеннән-берсе күркәм сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Барысына да югары белем алырга ярдәм итәләр һәм бу гүзәл дөньяда 67 ел тигез гомер үтәләр. Менә шушы түгелме инде бәхет?!

Бу матур парның Дания исемле кызлары Куй­бышевның төзү институтында укып чыкканнан соң, авылдашы Наил Хисамов исемле егеткә кияүгә чыга, һәм алар Мәскәүгә ки­тәләр. Дания пенсиягә чыкканчы Авыл хуҗалыгы министр­лыгында эш­ли, кызлары Юлияне үч­те­киләп үстерәләр. Хатынның күңеле тартылган шөгыле дә була – ул  бик моңлы итеп русча да, татарча да җырлый. Халык та аны бик ярата, чыгышын түземсезлек белән көтеп ала. Дөрес, хәзер инде пенсиядә булган Даниянең музыкаль белеме юк. Әмма җырларга ул балачактан яраткан, мәктәптә аны гел «запевала» дип йөрткәннәр.

Җырчыны төрле рус оешмалары үзләренә чакырсалар да, Дания Мәскәүнең  “Диләфрүз” татар театры сәхнәсен сайлый. Монда да аның рольләре чиксез. Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган «Күрше кызы Фәния»дә — Фәния, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә — Саҗидә, «Судлашырга штули?»да — судья роле кебек әйдәп баручы рольләрне башкара. Тамашачылар бу пьесаларны кабат-кабат карасалар да, беренче тапкыр күргән сыман көчле алкышлар белән сәламлиләр.

Даниянең туган авылы Надеждино белән кендеге әлегәчә өзелмәгәнлектән, шушы язманы авылдашлары аның һәм мәрхүм ире Наилнең сәламе итеп кабул итсеннәр иде. 

 

Диләфрүз ДЕЖУРОВА-ХӘЙРУЛЛИНА,

“Диләфрүз” театры җитәкчесе.

Мәскәү шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1065

Комментирование запрещено