Фәрид Шириязданов: «Нәрсә соң ул бәхет?»

i20 мартта Халыкара бәхет көнен билгеләп үттек.

Бәхет турында элгәредән күп сөйләнә. Шул хакта бихисап җырлар, шигырьләр, әдәби әсәрләр язылган. Тик шулай да, дөньяда күпме кеше яши – моңа карата һәркемнең үз карашы.

Берәүләр бар булганына канәгать булып, тормыштан ямь һәм тәм табып, туганнары, дуслары белән уңай аралашып, гади тормышта кинәнеп яшиләр. Икенчеләрнең миллиардлары булса да, аңа нидер җитми, берүзе, яисә икәү 3-4 катлы өйдә яшәсәләр дә, аларга дөнья кысырык, тирә-якта кайнашкан халык аның ачуын чыгара. Тик шулай да: “Бәхетлеләр бар да бер төсле, бәхетсезләр – шулай ук!” — дигән әйтем дә дөрестер.

Аннан соң, “Бәхет кошы” дигән төшенчәне дә еш ишетәбез. Моңа да тирән мәгънә салынган. Бәхет тойгысы көтмәгәндә килеп куна һәм сиздермичә очып та китә. Хәтта “Мин бәхетле!” дип шатланып калырга да өлгермисең.

Хәбибулла исемле бик акыллы бер үзбәк дустымның: “Шатлык килсә – куанычыңнан чыгып төшмә, кайгы килсә – артыгын кайгырма, алар гел бер-бер артлы йөри!” — дия торган иде.

Авырлык килгәндә дә: “Аллаһы Ул үзе белә – барын да тигезли, җайлый”, — дия иде. Нинди генә кыенлыклар очраса да, йөзе һәрвакытта тыныч, аннан елмаю да бик сирәк төшә иде.

Андыйлар янында яшәү дә җиңел һәм рәхәт тоела. Мәсәлән, иртә белән кемдер очраклы рәвештә чын күңелән шатланып көлеп узса, яисә көлдерсә, мактаса – ул көне буена җитә. Я булмаса, иртүк бер дә юкка рәнҗетеп, җаныңны җәрәхәтләсә – шулай ук, кичкәчә бәгерең борчыла.

Бәхет шул ул көзге кебек. Үзеңнең дөньяга карашың нинди – анда шуны күрәсең. Ә көзге – ул тиз ватылучан, саксыз кыланганда. Шуңа да борынгылар көзге ватылуны бәхетсезлеккә юраганнар.

Безгә озак еллар буена уй-фикерләр материаль түгел дип тугылап килделәр. Тойгыларның материаль икәнлеге – хәзер фәнни расланган факт. Менә бәхет тойгысы да – шулай ук. Тик аны сизә, тоя, саклый һәм шул мизгелләрнең кадерен белергә өйрәнергә кирәк.

 Шулай да, нәрсә соң ул бәхет?!

Бәхет бит ул – сөя белү,
Була белү ачык күңелле,
Чын күңелдән көлә белү,
Капласа да болыт күгеңне.
 
Бәхет бит ул — көтә белү
Кыенлыклар үтеп киткәнен.
Сабырлыклар итә белү,
Авырлыклар басса җилкәне.
 
Бәхет бит ул — тоя белү,
Ялгыш уйлар килсә башыңа.
Зиһенеңне җыя белү,
Билгесезлек чыкса каршыңа.
 
Бәхет бит ул — тоту кулда
Чабулаган фикер-уйларны.
Тайпылмыйча уңга-сулга,
Үтә белү туры юлларны.
 
Бәхет бит ул — сыя белү
Якыннарның йөрәк түренә.
Фикерләрне җыя белү,
Масаймыйча беләк көченә.
 
Бәхетсезлек — шуны белмәү,
Борын чөеп кеше күрмәү.
Кешеләргә сәлам бирмәү,
Бәхет кошын читтә эзләү!

 

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

 

Просмотров: 1412

Комментирование запрещено