Камышлы районының юбилее уңаеннан…
Мәңгелек төшенчәләр җыелмасы — туган җир, авыл, йорт, туфрак кеше өчен иң кадерле газиз сүзләр. Алар адәм балаларының җанында, йөрәгендә саклана. Кайда гына яшәмәсен, гомер кичермәсен, авыл кешесе туган туфрагын юксынып яши.
Камышлы — һәрвакыт минем җанымда, картиналарымда. Гомумән, һәр иҗат җимешем туган ягымның матурлыгына мәдхия булып яңгырый. Туган авылым миңа дәрт, көч, шатлык бирә. Камышлы авылы тирәсендә ясалган рәсем-картиналарым мине еш кына туган ягыма алып кайта. Мин ясамаган күпме матур урыннары бар әле аның.
Юбилеең белән сине, Камышлы районыбыз.
Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.
Просмотров: 1192
Сезнен картиналарыгыз минем оемне. дачамны.эшемне бизилэр. рэхмэт СЕЗГЭ.РАЗИЯ АК КАЛФАК