Кыңгыраулы мәктәп еллары олыгайган саен тагын да сагындыра…

0Pwl3rGjHrw

Гомер су кебек ага да ага… Быел мәктәпне тәмамлауга 45 ел була инде.

Табигатьнең иң матур почмагында, боргаланып аккан Сок елгасының сул ягында бер авыл урнашкан. Сүзем туган Яңа Ярмәгем турында.

Авылымның матурлыгы, халкымның күркәм холыклы, уңган һәм сабыр булуы үзенә җәлеп итә. 

Истәлекләр мине бала чагыма алып кайта. 1966нчы ел. 1 сентябрь. Кечкенә генә кызлар һәм малайлар мәктәпкә ашыгалар. 1 сыйныф укучылары без. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, иң беренче булып барам диеп, өскә матур күлмәк киеп,  йөгерә-йөгерә  чыгып киткәнемне.  

Беренче укытучыбыз Әлфия апа Шиһапова 20 баланы каршы алды. Матур итеп тезелеп бастык, үзебез  этешәбез-төртешәбез. Алгарак басасы килә. «Минә ул мин бу, килдем, күрдегезме?» — диеп кычкырасы килә…

Хәрефләр танырга, матур итеп язарга һәм укырга өйрәтте ул безне. Ярдәмчел булырга, беренче булып исәнләшергә, хәл-әхвәл сорарга — барысын да апабыздан өйрәндек. Беренче укытучымның тырышлыгын, тыйнаклыгын һәм тәлапчән булуын әле дә исемә төшерәм, аның хезмәте алдында баш иям!

4 сыйныфны укып бетергәч, Әлифба бәйрәме үткән иде. Шундый шук, төре балалар. Егермәү бит әле. Барысы матур итеп киенгәннәр, шигырьләрен дә ятлаганнар… Апа безгә шунда күчтәнәчләр дә биргән иде.

Гомер бит ул — бер мизгел… Әле яңа гына тәпи йөрергә өйрәнгән сабыйлар  идек, ә хәзер барыбыз да пенсия яшендәге карт белән карчыклар инде. Балалар гына түгел, оныклар да тәрбиялибез. Кемнәрнеңдер хәтта оныкчыклары да бар инде…

Бишенче сыйныфта безнең класс җитәкчебез Фатыйма апа Минһаҗева булды. Татар телебезне, ана телебезне онытмаска, итагатьле-игътибарлы булырга өйрәтте ул безне. «Туган телен белмәгән - туган илен дә белмәс», — дия иде ул.

Укытучы апаларыбызның икесе дә юк инде, искә алулар дога булып барсын. 

Наилә апа Ризатдин кызы Мифтахова безне, татар балаларын, рус телендә язарга-укырга өйрәтте. Аның матур итеп биюенә сокланып карап торгач, без дә аның кебек тыпырдарга өйрәндек.

Әкрәм абый Хәмит улы тарихны укытса, Сабир абый Ярулла улы биология, химия дәресләреннән керде, Рәис абый Сәгыйров физиканы алып барды. Бу укытучы абыйлар якты дөньяда юклар инде, урыннары оҗмахта булсын…

Ә инде Ринат абый Нуриев физкультура дәресеннән керә иде. Чаңгы ярышларында авылда гына түгел, районда да беренчелекләрне яулап кайта идек. Әле дә  булса безнең кубоклар мәктәптә саклана. Әле бит агач чаңгылар иде…  Шау-гөр килеп кайтабыз, бөркәүле 52нче машинасында — кузовта. Шул кадәр күңелле иде, ярыша-ярыша сөйлибез. Авыздан пар бөркелә, мактанабыз. Кем-кемне узган…

Җәй көнне без, мәктәп укучылары, колхоз эшенә дә йөрдек. Бәрәңге дә җыйдык, бер-ике ел мәк тә кистек. Кышын ат белән урманга барып, нарат күркәсе дә җыя идек. 

Менә шулай шаулап-гөрләп мәктәп еллары үтеп тә китте. 1974 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, аттестатлар алдык. Күбебез укуын Иске Ярмәк авылының урта мәктәбендә дәвам итте. Белемгә омтылыш көчле иде бездә. Иске Ярмәктә өч сыйныф булдык — 99 бала. Берничә бала, мин дә шул исәптән, рус классына эләктек. Авылда гел татарча гына укып килдек, анда укуы кыенрак булды, билгеле. Алай да бирешмәдек.

Аннан соң кем кайда китеп, уку йортларына кердек, эшкә урнаштык. Төрле һөнәр ияләре булып, классташларым илебезнең төрле почмакларына таралдылар.

Гомер бит су кебек ага да ага… Быел мәктәпне тәмамлауга 45 ел була инде.

Беркөнне Камышлы авылында яшәүче классташым Вәлитова Гамилә шалтыратты. Хәл-әхвәл белешкәч, очрашу турында киңәшләшеп алдык. Яман чирләр бетеп, яңадан элеккеге тормышларга кайта алсак, күрешер идек шул. «Бер очрашу — үзе бер гомер», — диеп юкка гына әйтмиләр бит. 30, 35, 40 ел үткәч тә очраштык. Кичәләребез бик тә күңелле, эчтәлекле үттеләр. Кызганычка, кайбер сыйныфташларыбыз гына бакыйлыкка күчте инде…

Кыңгыраулы мәктәп еллары олыгайган саен тагын да сагындыра.

Классташларым, барыгызга да бик күп сәламнәрем.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1056

Комментирование запрещено