Линар Абсаттаров — “Болгар радиосы” үткәргән бәйгенең җиңүчесе! (ВИДЕО)

4I8w-jh-5cMҺәр авылның үз көе, үз җыры бар! “Сарманай”, “Әлдермешкә кайтам әле”, “Борай көе”, “Барда көе”… Алар бихисап. Әлеге җырлар авылларын танытып, аларның тарихын мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. Шул максаттан “Болгар радиосы” “Безнең авыл көе” бәйгесен үткәрде. 

Бәйге шартлары буенча, туган авылга багышланган җырны башкарып, видеога яздырырга, аннан видеоязманы  #болгаравылкое хэштегы белән инстаграмга урнаштырга кирәк иде. Камышлы районы, Балыклы авылыннан Линар Абсаттаров «Камышлым» җыры белән 752 тавыш җыеп, өченче урынга һәм ун мең сум акчага лаек булды! 

Просмотров: 1109

4 комментариев

  1. Линар,котлыйм!Әфәрин.

  2. Котлыйм, Линар, янадан яна унышлар, сэламэтлек телим