Айдар Галимов Фирдүс Тямаевтан гафу үтенде: «Шундый хәл булыр дип кем уйлаган»

022-1Айдар Галимов  үз районында килеп чыккан хәлдән соң бик уңайсыз хәлдә калуын әйтте һәм Фирдүс Тямаевтан гафу үтенде:

– Бу – беркем өчен дә матур күренеш түгел. Моннан беркем дә отмый, барысы да отылалар гына. Минем өчен бигрәк тә күңелсез хәл, Миякә туган районым. Шундый хәл булыр дип кем уйлаган… Кыргыз-Миякә гомер-гомергә талантларга бай, толерант, киң күңелле, күпмилләтле район ул. Мин  монда район хакимиятен дә гаепли алмыйм. Нишләсеннәр инде алар, өстән әйтелгән сүз бит, ә аларга үтәргә һәм бөтен тукмакларны үз өсләренә алырга туры килә. Шушы акылсыз эшне эшләргә кушкан чиновник әйтте дә, читкә качты инде, без аның исемен дә белә алмабыз… Ә бит бу очракта иң начары –җырчыны яратып, акчасын түләгән тамашачы уңайсыз, аңлаешсыз хәлдә калган. Инде килеп туган хәлне маршрут кәгазе юк дигән сылтау белән капларга тырышу – бик иске ысул, уткән гасырдагы инструмент. Советлар заманында бар иде ул, хәзер аны яңадан кайтарырга тырышу бик кызык хәл. Без бит инде бөтенләй икенче заманда яшибез, таш гасыр түгел, мондый алымнар мәгълүмат заманында эшләми. Бөтен халык шул ук мизгелдә барын да белә, үз фикерен шунда ук белдерә. Кертмибез, тыябыз, ябабыз, сүндерәбез дигән ысул инде кирегә генә эшли бу заманда?!

Маршрут кәгазе кирәк булгач, нишләп билетларны сатканнар соң? Күпме кеше эшләгән, бер ай алдан реклама бирелгән, коллектив күпме юл үтеп килгән. Аны алдан әйтеп булмадымы икән? Концерт алдыннан һичьюгы консультация үткәрергә, аңлашырга кирәк иде. Нәрсәдер бәлки әйтергә, җырларга ярамыйдыр, ә нәрсәнедер киресенчә, әйтергә, менә бу нормаль мөнәсәбәт булыр иде… Әлбәттә концертлар куелган булса, минемчә, барысы өчен дә уңай булган булыр иде. Мәдәният булеге дә, сарае да, җырчы да, тамашачы да отар иде. Фирдүс ике көн концерт куйганнан гына нәрсәдер начар якка үзгәрмәс иде. Мин коллегам алдында, Фирдүс алдында гафу үтенәм. Үз районымда шундый хәл килеп чыкканы өчен миңа бик уңайсыз. Мин аны аңлыйм, үзаллы эшләү бик җиңел түгел, коллективны тотарга, хезмәт хакы, салымнар түләргә кирәк. Мондый аяк чалу ул финанс ягыннан да, мораль яктан да бик авыр. Бирешмәскә, провокацияләргә бирелмәскә инде. Ә мондый фәрманны бирүчеләр, акылсыз ысулны кулланучылар республика җитәкчесен дә уңайсыз хәлдә калдыра. Ике республика җитәкчесе арасында эшлекле мөнәсәбәтләр барлыкка килде, бу хәл әлеге мөнәсәбәтләргә күләгә төшермәс дип ышанасы гына кала.

vatantat.ru

Просмотров: 1115

3 комментариев

  1. Русчалап айткяндя-Не от большого ума,кто то дал такое указание!Эмма-лякин бу хял безнен ин якын туган булган татар-башкорт халкы арасын боза алмас!

  2. Айдар молодец! Авыр чаклар бардыр анда да, лэкин телен тешеннэн уткэрми. Молодец!