Рамил Шәмсетдиновка янә суд булачак / Апелляционный суд назначил дату рассмотрения жалоб на приговор срочнику Рамилю Шамсутдинову

news_32493Апелляция хәрби суды Рамил Шәмсетдиновка карата шикаятьләрне карау датасын билгеләде, утырыш 21 апрельдә узачак. Бу хакта мәгълүмат суд картотекасында урнаштырылган. Апелляция хәрби суды Мәскәү өлкәсендә урнашкан.

Искәртеп узабыз, 21 гыйнварда Читаның икенче Көнчыгыш округы хәрби суды Рамил Шәмсетдиновны 2019 елның октябрендә Байкал аръягы крае Горный поселогының хәрби частенда атыш өчен 24 елга һәм 6 айга катгый режимлы колониягә хөкем иткән иде. Ул үзенең сигез хезмәттәшен үтерүдә һәм тагын ике кешене үтерергә омтылуда гаепле дип табылды. Шулай ук суд һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең туганнарының 9,8 миллион сумлык гражданлык дәгъваларын канәгатьләндергән.  

Хөкем карарыннан яклау ягы да, зыян күрүчеләр дә канәгать түгел. Адвокатлар үз шикаятьләрен тапшырган, алар хөкем карары йомшаграк булырга тиеш дип саный, чөнки присяжный утырышчылар Рамил Шәмсетдиновка карар срогы киметелүгә лаек дигән карарны чыгарган, чөнки хәрби частьта солдат мыскыл ителгән, ә хөкем ителүче үзе суд тикшерүе барышында тулысынча тәүбә иткән һәм тикшерү эшенә булышкан.  

Алардан ике апелляция шикаяте килде. Тагын берсен зыян күрүчеләрнең адвокаты Рамил Шәмсетдиновка җәзаны катгыйландыру таләбе белән биргән.   Соңрак хәрби прокуратура барлык шикаятьләргә дә каршы килә. Күзәтчелек органы суд карарын законлы һәм нигезле дип саный һәм аны йомшарту яисә катгыйландыру өчен нигез күрми. 

matbugat.ru

***

21 апреля Апелляционным военным судом будет рассмотрена жалоба на приговор солдату срочнику Рамилю Шамсутдинову. Информация об этом размещена в картотеке суда. Суд пройдет в Московской области.

«Рассмотрение дела нашего подзащитного Рамиля Шамсутдинова в апелляционном военном суде назначено на 21.04.2021г. На 10-00.

Будут рассмотрены моя апелляционная жалоба, жалоба моего коллеги и друга Руслана Нагиева и жалоба поданная от потерпевших. Готовимся к судебному процессу»,- сообщил на своей страничке в Фейсбуке адвокат Равиль Тугушев.

Напомним, 21 января военный суд в Чите приговорил Рамиля Шамсутдинова к 24 годам и 6 месяцам колонии строгого режима за стрельбу в воинской части поселка Горный Забайкальского края в октябре 2019 года. Его признали виновным в убийстве восьмерых сослуживцев и покушении на жизнь еще двоих.

islamnews.ru

Просмотров: 748

Комментирование запрещено