Алар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр

ytHOuJbqPxE

Яңа Ярмәк авылында гомер кичергән Шәех абзый Төхбәтуллин турында.

Тиздән без Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Аннан аның 80 еллыгы да, 85 еллыгы да булыр, чөнки гомерне туктатып булмый. Тормыш дәвам итә…

9 май көне — безнең халык өчен иң кадерле һәм данлыклы бәйрәм. Авыр елларда әтиләребез, абыйларыбыз, бабаларыбыз, ир-егетләребез, кыю хатын-кызларыбыз явыз дошманны җиңеп, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калдылар. Сугыш безнең халыкка котычкыч сынаулар алып килде, яу кырында миллионлар ятып калды. Ә исән калганнар йөрәгендә бүген дә әле кан тама…  Әйе, Бөек Ватан сугышы иң каты, иң явыз, иң афәтле сугыш булган шул. 

Хәзер инде безнең авылыбызда сугыш ветераннарыбыз да  юк. Минем бүгенге язмам Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, күпме эшләр майтарган, күпме тырышкан күршем турында.

Шәех абзый Төхбәтуллин 1913 елның 2 январендә Яңа Ярмәк авылында дөньяга килә. Харис абый белән Хәнифә апаның куанычларының иге-чиге булмый. Беренче сабыйлары бит. Аннан Нәгыйм абый, аннан соң Вахибә апа туа…

Шәех абзый яшьтән үк ару-талуны белмәгән егет була. Балачагы колхоз кырларында уза, ул һәрвакыт беренчеләрдән булып йөри. Мәктәптә 4 сыйныф белем ала, бишле билгеләренә генә укый. Тик башка авылга барып укуын дәвам итәргә кием-салым да әллә-ни булмый, ата-инәсенең дә кул арасына кереп, эшләрдәй егет кирәк була.

1937 елда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп, 1940 елны туган ягына — әтисе-әнисе янына кайта.

Булган, уңган егетне колхоз юллама биреп, Похвистневога хисапчылар курсына укырга җибәрә. Һөнәрне бик тиз үзләштерә ул. Анда да тырышып, гел бишлеләргә генә укып, таныклык алып кайта. Тик эшләргә генә туры килми. 1941 елны сугыш башлана. Шәех абзый үзе теләп фронтка китә. Ленинградта булган сугышларда үз-үзен аямыйча көрәшә. Юкка гына медальлар бирелми бит инде. 1944 елны «Батырлык өчен», 1945 елны “Германия гаскәрләрен җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

1945 елның октябрендә демобилизацияләнә, туган якларына кайтып төшә, җиң сызганып колхозда эшли башлый.

Фронттан кайткан кышта ук Шәех абзый безнең авылга кунакка килгән Мансур авылы кызына гашыйк була. Озак та үтми ул Мәйсәрвәр апага өйләнеп тә куя. 

Тормыш матур гына башланып китә. Шәех абзый күп еллар бухгалтер булып эшли, соңрак баш хисапчы итеп куялар. Ә инде Мәйсәрвәр апа колхозда утаулар утый…

Буш вакытында башка эшләрдә дә катнаша Шәех абзый. Кирәк икән — кырларны чистартырга, кирәк икән — келәттә булышырга һәм башкасында… Аның эш стажы -  52 ел.

1975 елны лаеклы ялга чыга. Аннан соң күп еллар төзелеш эшләрендә йөри. Аның белмәгән эше юк, ишекләр, урындыклар да ясый иде. Сепараторлар да төзәтә иде, итек астына да сала иде абзыебыз.

Ә Мәйсәрвәр апага керсәң, мичтә чаш-чыш коймак пешерер иде, ашка-суга бик тә уңган иде ул. Аның күмәчләрен ашап туймассың, кояшта күпереп пешкән диярсең!

Күп-күп маллар асрап, бик тә матур яшәделәр алар. Ходайга шөкер итеп, һәр туган көнгә шатланып. Олы мәхәббәт җылысында дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Гадилә апай 1948нче елгы, Хәйдәр абый — 1950нче, Әсхәт абый 1954 елны, ә иң кече кызлары Халидә 1958 елны дөньяга аваз салалар. Балалар бар да укымышлылар. Тормышта үз юлларын табып, матур гына эшләп-яшәп яталар. Тормышларыннан канәгатьләр: фатир-өйләре, машиналары, сөяргә сабыйлары, инде оныклары да бар.

Төп йортларын да ташламыйлар. Төпчек малай Әсхәт абый авылга кайтып менә дигән өй корды, йортлары чиста, гөлбакча ясап тоталар. Җәй буе авылда бәрәңге, яшелчә чәчеп, ял итеп, рәхәтләнеп яшиләр.

 …Шәех абзый сугыш галәмәтләрен сөйли башласа, күзләреннән яшьләр тама иде.

 - Балалар, сугыш кырларында ятып калган сугышчан иптәшләрем күз алдыма килде, бүгенгедәй миңа карап торалар сыман, - дип сөйли иде безгә, сәгатьләр буе тыңлап утыра идек.

Без – балалар – аларга лато уйнарга көндә диярлек керә идек. Мәйсәрвәр апада һәрвакыт кипкән урюк, йөзем була торган иде. Безне – зур кунакларны – шушы тәмле җимешләре белән чәй эчереп, тәмләшкәләр белән сыйлап чыгара иде.

Без күршеләр белән бик тә тату яшәдек: нинди генә гозер белән керсәң дә, борып чыгармыйлар иде. Киң күнелле, ачык йөзле иделәр икесе дә.

Атна саен мунчага дәшеп ала иделәр. Ул чакларда утын әзрәк булгандыр инде бездә, ялгыз хатын-кызда. Үзләре ничәү, без дә сыйганбыз. Менә бит нинди рәхәт, яхшы заманда яшәгәнбез. Бердәм булып, бергә булып.

Әй, гомерләр… Кемне сөйләсәң, шул юк… 1994 елны икесе дә вафат булдылар: иң элек Мәйсәрвәр апа, аннан соң Шәех абзый.

Бер Ходаем, рухларын шат кылып, яткан урыннарын тыныч, каберләрен якты итеп, Шәех абзый белән Мәйсәрвәр апага җәннәтеңне насыйп итсәң иде.

Ә баларына корычтай исәнлек, бәхетле тормыш телим.


Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 889

Комментирование запрещено